|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2021 Криминал
Өч яшьлек сабый табылганСтәрлетамакның суд приставлары 3 яшьлек баланы бәладән коткарган. Территорияне тикшереп йөргәндә лейтенант Лиана Петрова машиналар арасында яланаяк, куркынган баланы күреп ала. Бала сөйләшә дә белми, куллары белән күпфатирлы йортка гына күрсәтә. Постта баланың кайда яшәгәнлеге ачыклангач, хокук сакчысы бала белән шул фатирга киткән. Күршеләр әйтүенчә, бала чыннан да бу фатирда яши. Әти-әнисе аны сөйләшә алмаучы, саңгырау туганына калдырып эшкә киткән булган. Ул туганы эчәргә яраткан, бу көнне дә ул исереп йоклап киткән, нәкъ шул вакытта бала урамга чыгып киткән.
Баланы өйдә калдыра алмыйча, инспектор хатын аны янә полиция бүлегенә алып килгән. Әйткәндәй, сабыйның әти-әнисе нормаль тормыш алып баручы кешеләр булып чыккан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|