|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2021 Хәвеф-хәтәр
Рус Акташында 20 яшьлек хатын һәм 2 һәм 5 яшьлек малайлар чак янып үлмәгәнКичә 20.39 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Рус Акташы авылының Яр буе урамындагы бер йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, агачтан салынган бер катлы йортның түбәсе януын ачыклаган. 20 яшьлек хатын-кыз һәм ике кечкенә бала (ике һәм биш яшьлек малайлар), йортта урнаштырылган янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп, урамга чыгып өлгергән.
21.15 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Йортның түбәсе янып беткән, шулай ук кайбер бүлмәләр дә өлешчә янган. Беркем дә зыян күрмәгән, дип яза Татар-информ.
Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|