поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.05.2021 Җәмгыять

Әдилә Сәфәрова: "Бала туган саен, тормышның бәрәкәте арта"

Әдилә Сәфәрова безгә “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруын алып баручы, газеталарга төрле мәкаләләр язучы журналист буларак яхшы таныш. Ул гел эзләнүдә, һәрчак нидер белән кызыксына. Әле Әдиләнең кадр артында без белмәгән башка эшләре дә җитәрлек. Барысына да өлгерә. Һәм зарланмый! Үзе әйткәнчә, план белән эшләгәндә, һәр нәрсәгә җитешеп була!

— Университетта укыганда ук “ТНВ”да практика үткәнсең. Ә “Манзара”га килү ничегрәк булды?
 
— V курста практика узгач, ул чакта тапшыруның баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина алып калды, “Намаз уку дәресләре” сәхифәсен бирде. Яза, сөйли белсәң, тышкы кыяфәтең матур булса, “ТНВ”га эләгергә мөмкин. Әмма штатка керү авыр. Берничә эшне башкара белү хуплана. 2003 елда килдем, 2009 елда гына штатка кердем. Продюсер һәм алып баручы булдым, сюжетлар әзерләдем. Берара китеп тә тордым. Телевидение күп вакытны йота. Өйгә кайткач та тапшыруны уйлыйсың. Балалар үсә. Алар белән шөгыльләнергә кирәк. Кирәк чакта әниләр ярдәм итә. Аллага шөкер, балалар ике яктан да әбиле. Әмма түгәрәкләргә дә, биюгә дә йөртәсе бар бит. Берара шулхәтле арытты. Ял итәсем килде. Җае табылды — өченче балага йөккә уздым.

— Соңгы елларда хәләл мәҗлесләр алып барасың. Бу эш ничек башланды?
 
— Тамадалыкка бөтенләй уйламаганда кердем. Өебез янында “Ярдәм” мәчете урнашкан. Шунда намаз укып чыга торган гадәтем бар иде. Күңел төшенкелеге вакытында да азан тыңлап, укып кайтсам, бушанам, күңел үсә, рәхәт була иде. “ТНВ” кызлары да шунда йөри икән: никах үткәрәләр, төрле мәҗлесләр оештыралар. “Ә син нәрсә эшләп торасың?” — дим үземә. Шулай үзеннән-үзе кереп киттем. Башта авыррак булды. Чөнки сәхнә кешесе түгелмен. Телевидениедә камерага эшлисең. Ә мәҗлестә башкача, күпме кунак каршында чыгыш ясыйсың. Ярты ел эчтән үзем белән көрәштем. Киңәшләшеп, психологка бардым хәтта. Ирем Данил тәкъ¬диме белән, үземне сынап карар өчен, башта бушка эшләдем. Бушка дисәм дә, рәхмәт әйтеп, бераз акча биргәннәр иде. Кеше күзәтеп, күреп сайлый. Менә шулай китте. Дүрт ел алып барам. “Ярдәм” мәчете белән эшлим. Хәләл мәҗлесләр генә үткәрәм: никах, юбилей, бәби чәйләре һ.б.
 
— Данил белән танышу мизгелләрен искә төшерик әле.
 
— Мин “Татмедиа”да эшләгәндә, Данил “Кәеф ничек?” газетасының баш мөхәррире иде. Эш буенча аның белән элемтәгә чыгарга туры килде. Шулай аралаша башладык. Параллель рәвештә “ТНВ”да да эшлим. “Җитешмәгән җирең юк икән”, — дип, Данил соклануын белдерде. Туган көнем белән котлап, кафега чәйгә чакырды. Беренче очрашудан ук сөйләшеп сүзебез бетмәде. Уртак темалар, кызыксынулар күп. Ул: “Сине кайсы якка кайтарырга?” — дип сорагач кына күршеләр икәнебезне белдек. 2007 елда очраша башлап, 2009 да өйләнештек.

— Өч бала үстерәсез, Әдилә!
 
— Данил белән өйләнешкәндә үк: “Өч балабыз булса иде”, — дип хыялландык. Сабирга — 10, Нәргизәгә — 6, Саматка 1 яшь. Улларыбызның туган көннәре дә бер датада — 8 апрельдә. Өч бала булу бик рәхәт. Бергә уйныйлар, күңелле үсәләр. Бер баланы үстерү дә җиңел түгел, диючеләр бар. Аллаһы Тәгалә ризыгын бирә. Бала туган саен, тормышның муллыгы, бәрәкәте арта.

— Гаилә, телевидение, мәҗлесләр, тагын күп башка эшләрең бар. Ничек өлгерәсең?
 
— Бөтен эшне телефонга язып куям, махсус календарем бар, шуңа терким. Башта ашыгычларын төгәлләргә тырышам. Нинди генә эш булмасын, беренче чиратта гаиләм өчен һәрчак ашым әзер торырга, иртәгә балаларым мәктәпкә-бакчага нәрсә киеп бара, ул бөтен нечкәлегенә хәтле бүген хәл ителгән булырга тиеш. Бәйрәмнәргә бүләкне дә көне җиткәч түгел, иртәрәк алып, матур итеп бизәп куям. Мәҗлесләргә сценарийларны да алдан язып, башымда төрле идеяләрне туплыйм. Планлы эш таркалмас! Шул девиз белән эш итәм.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.05.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»