|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2021 Мәдәният
Бүген 18 майда – күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның тууына 95 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)Күп кенә мәгълүмат чыганакларында Габдулла Рәхимкулов 1926 елның 15 февралендә туган дип язылган. Әмма Татар дәүләт филармониясе архивында сакланучы "Личное дело"сында ул 18 майда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында туган дип күрсәтелә. Габдулла кечкенәдән үк җырларга ярата, мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнаша. Ул 1943 елда сугышка алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый.
Беренче рәттә (сулдан уңга): Фәхри Насретдинов, (?), Сара Садыйкова, Г. Азаматов, Разия Тимерханова. Икенче рәттә (уртада): Габдулла Рәхимкулов. Мәскәү, 1969 ел Татарстан районнары буйлап гастрольләрдә. 1969 ел Габдулла Рәхимкулов. Баянчылар: Данис Хафизов, Фәйзи Садыйков. Сәхнә ветераннары бер сәхнәдә. К.Тинчурин театры. 1993 ел Габдулла Рәхимкулов үзенең инструменталь ансамбле белән. 1 Май демонстрациясендә. Казан Композитор Сара Садыйкова иҗат кичәсе белән Мәскәүдә. 1969 ел Габдулла Рәхимкулов, баянчы Рафаэль Курамшин Габдулла Рәхимкулов, Мансур Гатиатуллин Габдулла Рәхимкулов, баянчылар: Данис Хафизов, Фәйзи Садыйков. 70 нче еллар
--- |
Иң күп укылган
|