|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2021 Җәмгыять
Коронавирус аркасында 11 көн агач башында утырганҺиндстанда коронавирус йоктырган студент, үзизоляция режимын саклап, 11 көн агач башында утырган. Налгонда шәһәрендә яшәүче Шива исемле18 яшьлек һинд егете 4 майда коронавирус белән авыруын белгән. Таҗлы вирусны туганнарына йоктырмас өчен, егет ихатасындагы агач ботакларында үзенә ятак корган. Күп вакытын Шива телефоннан аралашып үткәргән, туганнары исә аны егет үзе уйлап тапкан махсус күтәргеч система ярдәмендә азык-төлек белән тәэмин иткән.
“Волонтерлар урындагы чиновникларга миндә коронавирус икәнлеген әйттеләр микән – белмим. Миңа ярдәм итәргә килүче булмады. Барысы да, вирустан куркып, өйләреннән чыкмыйча яталар”, – ди Шива.
Студент Һиндстанның көньягында урнашкан Хайдарабад шәһәрендә университетта белем ала. Ул өенә бер ай элек кайткан, чөнки Хайдарабадта COVID-19 йоктыручылар саны кисәк арткан.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Danish Siddiqui / Reuters
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|