|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2021 Мәдәният
Кариев театры нәни тамашачылар өчен спектакль әзерлиЯңа театр сезонында Кариев театры балалар өчен "Бер бәхетле көн" дип аталган спектакльнең премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакль гади генә түгел, ә могҗизалы. Чөнки мондагы кечкенә генә әйберләр безне зур галәмгә алып чыга. Ә галәм үзе яңгыр тамчыларына, үләндәге чыкларга сеңеп бетә. Әлегә без кайбер серләрне ачабыз. Спектакльне режиссер – Екатерина Гороховская рәссамнар һәм актерлар белән бергәләп тудыра. Бу – һәркайсыбызның тормышында булган бер үзенчәлекле көн турында хикәя. Балачактагы хисләрне хәтерлисезме? Туган йорт, әти һәм әни, монда барысы да шундый таныш һәм кадерле. Иртәгә - яңа көн, ә аннан – тагын берсе, тагын, тагын... Һәм болар барысы да – безнең бәхетле көнебез.
--- |
Иң күп укылган
|