поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2021 Дин

«Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны нәтиҗәләре әзер: ярдәм 19 авыру балага күрсәтелде

Изге Рамазан аеның беренче көнендә Татарстан Республикасында Диния нәзарәте башлангычы белән традицион «Рамазан - игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны старт алган иде. Пандемия аркасында килеп чыккан катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан мөселманнары акция кысаларында күпсанлы социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда актив катнаштылар.

Нәтиҗәдә, Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 30 көн эчендә, битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән, авыру балаларны дәвалауга, азкеремле гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтүгә акча җәлеп итә алды.

Шулай итеп, Татарстанның төрле почмакларыннан 19 авыру балага дәвалану курсларын түләү өчен акча җәлеп ителде. Бу акчалар аларга баш миенең арахноидаль кистасы, ВВС, ДЦП, спастик тетрепарез, Веста синдромы һ. б. диагнозларга каршы көрәштә ярдәм итәчәк.

Шулай ук Татарстанда Рамазан аенда мөселманнар арасында мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасы җыю игълан ителгән иде. Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, акчаны махсус счетка электрон рәвештә күчерү мөмкинлеге булдырылды. Нәтиҗәдә ТР мцселманнары Диния нәзарәте «Зәкят» хәйрия фондының махсус картасына 1 миллион сумга якын акча кергән. Фитр сәдакасы мохтаҗ гаиләләргә акча рәвешендә тапшырыла.

Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үзеннән дә Татарстанның азкеремле гаиләләренә азык-төлек ярдәме күрсәтте. Күпбалалы, авыру балалар тәрбияләүче һәм тулы булмаган 790 гаиләгә 5,1 тонна күләмендә азык-төлек җыелмалары, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләренә 3 тонна азык-төлек тапшырылды. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан азык-төлек күчтәнәчләрен бөтен республикадан 110 хөрмәтле ветеран алды, алар арасында Татарстан имамнары да бар.

Шулай ук Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар да уздырылды. Моның өчен хәйрия акциясе кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте 500 тоткынга 5 тонна күләмендә ярымфабрикатлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш тапшырды. Тоткыннар өчен махсус туклану һәм гыйбадәт кылу режимы кертелде, шулай ук гает намазлары үтте.

Тагын бер зур социаль чара Рамазан аеның соңгы көнендә узды — Казанда 9 нчы Республика ифтары матәм форматында узды. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган Авылым» милли-туристлык комплексы. Оештырды. Ифтарда 3,5 меңнән артык кеше булды.
Шулай ук Казанның «Ярдәм» мәчете ел саен Рамазан аенда үзенең социаль эшчәнлеген активлаштыра. Бу юлы биредә 50 сукыр һәм начар күрүче мөселманнар өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дигән бушлай тернәкләндерү курслары узды, ай дәвамында 40 мең кеше - мөмкинлекләре чикләнгәннәр, аз тәэмин ителгән гаиләләр һәм студентлар ифтар җыелмалары алды. Мәчет «Тормыш юлы» акциясе кысаларында азкеремле 500 кешене азык-төлек җыелмалары белән тәэмин иткән.

Рамазан аенда кылынган барлык изге гамәлләрне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»