|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2021 Хәвеф-хәтәр
Казанда авариядә дүрт кеше зыян күргән, берсенең аягы өзелгән«Компрессорный» тукталышында ике трамвай бәрелешү нәтиҗәсендә зыян күргән бер кешенең аягы өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы аша билгеле булган. Агентлык Казанда ике трамвай бәрелешүе хакында алдарак хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, ике кондуктор һәм ике трамвай йөртүче (27, 50, 64 яшьлек ир-атлар, шулай ук 54 яшьлек хатын-кыз) зыян күргән.
Зыян күргән бер ир-атның авария вакытында аягы өзелгән. Барлык зыян күрүчеләрне дә 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|