поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.05.2021 Җәмгыять

Ун минутка “сыйган” гомер, яки Мин пандемиягә ышанмыйм

Йомыш белән Казан үзәгенә барырга туры килде. Эштән машина йөртүчебез илтеп куйды да, үз юлы белән китте. Берәр сәгатьтән эшләрне бетереп чыккач, кире кайтыр өчен автобус тукталышына ничек барасы соң әле дип аптырап, узып баручы яшь хатыннан сораган идем, әйдәгез, мин дә шул якка дип, ияртеп китте.

Мария исемле икән. Бик ачык, сүзчән хатын булып чыкты. Толстой урамыннан узганда: “Менә шушы студентлар ашханәсендә өч ел эшләдем, КХТИда укыдым, — диде ул. — Аннан соң да әллә ничә уку йортында курслар тәмамладым, әле тагын укыйсым килә, кеше һәрвакыт укырга, үсәргә тиеш. Моны ирем белән каенанам гына аңламый, мин укыганны яратмыйлар. Аларча гына булсын, аларга гына буйсынып яшә. Яшәмим әле!
 
Туйдым! Больницада ятып чыктым, каенана хәл белергә дә килмәде. Мин чылтыратмасам, үзе беренче булып хәлемне белми. Үзе якын итмәгәч, миңа нигә кирәк ул? Әле менә һава сулап керим дигән идем, ир бүген ял итә, артымнан мырлап калды: янында үз кубызына биетеп тормакчы. Бар белгәне — телевизор карау. Хәзер яңа шөгыль табыйм, белемемне арттырыйм дисәң, нинди генә мөмкинлек юк, ә ир бер нәрсә белән кызыксынмый. Шуңа нервам чыга. Ярый әле улым белән кызым бар, миңа булышалар, сүземне тыңлыйлар. Улым өч ел элек пневмония белән авырды, белеп торам: шушы коронавирус иде аңарда. Шуңа күрә пандемиягә мин ышанмыйм, электән бар ул авыру”.
 
Тукталышка килеп җиттек. “Ярар, сау булыгыз, мин бу кибеткә кереп чыгам әле”, — дип, Мария ары китте, мин аңа юл күрсәткәне өчен рәхмәт әйтеп, автобус көтеп калдым. Кызык инде, кешенең ничә елларга сузылган гомере шул барлы-юклы ун минутка сыйды да бетте...
 
Ләйсән ФӘХРИЕВА. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.05.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»