|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2021 Шоу-бизнес
Рамил Әсхәдуллин: Әтинең хатыны белән кунакка йөрешәбезРамил Әсхәдуллин — җырчы һәм композитор, “Мунча ташы” эстрада театры музыканты. IX сыйныфны тәмамлагач, Түбән Кама музыка училищесына укырга керә. Тик моны ул үз теләге белән түгел, беренче чиратта әтисе кушуы буенча эшли. — Әти: “Музыка училищесына барасың”, — диде. Каршы төшеп карадым, — ди Рамил. — Музыка мәктәбендә укыгач, дәресләрне калдырып, кайларга гына бармый идек. Һаман чыгыш ясап йөрү бала вакытта ялыктырган булганмы, белмим. Тик әти үзенекен итте, шул юнәлешкә кертеп җибәрде. Укый башлагач, кызыксыну артты. Җырсыз бер эшне дә башкармыйм. — Рамил, музыкант буларак эшчәнлекне “Мунча ташы” эстрада театрында башладыңмы? — “Мунча ташы”на музыкант кирәк иде. Шунда җырлый башладым һәм клавишлы музыка коралында уйнадым. “Атасы урнаштырган”, — диючеләр күп инде.Әмма эшли белмәсәм, составка алмас иде. Әти башка өлкәдә эшләгән очракта да, сәнгатьтә үз урынымны табар идем. Язган көйләремне күп җырчылар башкара.
— Хәзер дә шунда эшлисеңме?
— Бүген дә “Мунча ташы”нда. Гастрольләргә йөрибез. Моңа өстәп, әйткәнемчә, көйләр язам, аранжировка эшлим.
— Әгәр музыкант булмасаң, сине нинди һөнәр иясе итеп күрер идек икән?
— Шеф-пешекче булырга өмет бар иде. Ашарга пешерергә, тәҗрибә ясап карарга яратам. Интернеттан табып, төрле ризыклар әзерләү ошый.
— Җырларны элек күп яза идең. Хәзер сирәгрәк кебек?
— Хәзер алай күп язмыйм. Соңгы вакытта “Казан егетләре” төркеме солисты Айдар Әгъләмов белән кайбер җырларны бергәләп яза башладык. Чөнки бер баш яхшы, ике баш тагын да яхшырак. Чит ил студияләрендә өчәр-дүртәр кеше бергә иҗат итә.
— Студияң бармы?
— Өйдә иҗат итәм. Фатирда бер бүлмә студия вазыйфасын үти. Айдар белән язганда, “Казан егетләре” студиясенә барам.
— Гаиләңдә нинди яңалыклар бар?
— Казанда яшибез. Хатыным Нәфисә инглиз теле буенча онлайн курслар үтә. Киләчәктә үзе онлайн дәресләр бирергә планлаштыра. Кызыбызга 7 яшь тулды. Мәктәпкә әзерлек курсларына йөри. Җырларга ярата, уенчыклары белән спектакльләр куя.
— Әниең Алсу апа үзе генә яшиме?
— Әни Түбән Камада үзе генә яши. Химия сәнәгатендә машинист вазыйфасын башкарды. Хәзер лаеклы ялда. Бертуган энем Ирек гаиләсе белән Түбән Камада төпләнеп калды. Еш күрешәләр, кунакка йөрешәләр. Әнигә терәк бар.
— Гамил абыйның икенче никахтан туган балалары белән туганлык мөнәсәбәтләре ничек?
— Бик яхшы. Алар белән генә түгел, әтинең хатыны Алсу апа белән дә кунакка йөрешәбез. Безгә киләләр, үзебез дә аларга авылга кайтабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|