поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.05.2021 Фаҗига

«Улларының туена әзерләнеп йөргән көннәрендә кызларының җеназасын үткәрәләр…»

Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булганнарны бүген -12 май көнне җирләделәр. Алар арасында инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева да бар иде. Әти-әнисе, абыйсы, туганнары соңгы минутка кадәр аны исәндер дип көткән. Хезмәттәшләре исә Эльвираны геройга тиңли. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул баланы читкә этеп җибәреп, аңа тиясе ядрәне үзенә алган. Вәхши аның башына аткан.

Укытучы кыз белән бер подъездда яшәп, исәнләшеп йөри идек. Алтынчы катта яшәүче Рәдифә һәм Николай Игънатьевларның газизләре иде ул. Уллары Айнурның туена әзерләнеп йөргән көннәре иде. Тик туй урынына кызларының җеназасын үткәрәләр…
 
– Шулкадәр акыллы бала иде ул. Кешегә начар сүз әйтә белми, үзен түгел, башкаларны уйлый иде. Сабыйларны яклап һәлак булган, диләр. Нигә ул чакта мине уйламады икән? Ничекләр яшәрмен соң мин ансыз? – дип өзгәләнә Рәдифә апа. –  Каршы да әйтә белмәде. Беркайчан «юк» дигәне булмады. Берәр сүз әйтсәм, әни, борчылма, дип кенә куяр иде. Аның белән шундый рәхәт булды. Үз бәхетемә тапкан балам, ди торган идем. Хәзер менә юк. Калдырды да китте.
 
Хезмәттәшләре Эльвираның актив булуы, беркайчан да тавыш күтәрмәве, авыр хәлдә дә сабыр итә белүе турында сөйләде. Кыз 2018 елда «Ел  укытучысы» бәйгесендә катнашып, 2 нче урынны яулый. Грант  ота.
 
– Гел эзләнүдә иде. Бәйгеләрдә еш катнашты. Балалар  дип яшәде. Ял итәргә дә вакыты калмый иде. Сабыйларны нык яратты. Берәр бала авырып китсә, күчтәнәч алып,  янына бара иде, – ди туганы Ләйлә.  – 10 май көнне Эльвира гимназиягә барып,  кабинетын юып кайткан. Кәефе күтәренке булган. Үлем турында уйлаган кеше түгел ул. Матур яшәде, тормыштан ямь таба белде.
 
Эльвира  Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 нче гимназиядә укыган.
 
– Бик тырыш бала иде. Кешелекле булды. Мин аның моңсу чагын хәтерләмим. Әйдәп  баручы укучыларның берсе иде. Юклыгына ышанасым килми, – ди аның сыйныф җитәкчесе Раушания Елистратова.
 
«Арча хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррире Тәлгать Гомәров Рәдифә апаның бертуган абыйсы икән.
 
– Без башта ышанмадык. Балалар белән качып утырадыр дидек. Бик авыр. Мондый авыр хәсрәт кичерербез дип  башка да килгәне булмады, – ди ул.
 
Эльвираның үлемен абыйсы Айнурга шалтыратып әйтәләр.
 
– Безгә бик авыр. Шок хәлендә йөрим. Эльвирасыз калуны аңлап та җиткермибез бугай әле. Әтигә дә, әнигә дә бик читен. Алар болай да миннән соң туган балаларын югалткан кешеләр, – ди ул.
 
Укытучы белән саубуллашырга килгән кешеләр күз яшләрен тыя алмады.  Хәтта җеназа намазын укучы Нияз хәзрәт Латыйпов та елый-елый сөйләде.
 
– Сабыйларны яклыйм дип үзе бала булган кыз гомерен корбан итте. Бер хәдистә, әгәр берәү икенче кешенең гомерен саклап калам дип җанын бирсә, Аллаһы Тәгалә каршында бөтен кешеләрне коткарган кебек савап алачак. Җәннәтләрдә булсаң иде, – диде ул.
Фото: социаль челтәрдән алынды

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»