поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.05.2021 Җәмгыять

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете 175нче мәктәптә үлгәннәр рухына дога кылып башланды

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете 175нче мәктәптә үлгәннәр рухына һәм яраланганнарга дога кылып башланды.

«Канкойгыч атышта балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклашучы, җәрәхәтләр алган балаларга Раббыбыздан шифа сораучы, Рамазан аен боегып озатучы, Уразаны яратып каршы алучы дин кардәшләрем, сезне сәламлим»,  дип мөрәҗәгать итте мөфти  Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетенә җыелган мөселаннарга.
 
 Мөфти әйтүенчә, татар булган җирдә хәтәр бар дигән сүз дөрес түгел. «Алай түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар», –  диде ул.
 
«Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, әдәпле, тырыш, гыйлемле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган, динне дә тарата белгән, — диде хәзрәт вәгазендә.
 
Диннәр арасында татулыкны да  күркәм холыктан килгәнлеген әйтте ул. Вәгазьдән соң бәйрәм намазы укылды.
 
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте:
 
"Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! 

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр — Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. 

Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар. 

Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде, ул хакыйкатьне ялганнан, пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан аерырга ярдәм итә. Дөньядагы миллионлаган мөэмин юмартлыгы, бихисап нигъмәтләре, кешеләргә гомер, акыл, сәләт биргәне өчен Раббыны данлый, аңа мәдхия укый. 

Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөселманнарның тынычлыкка, тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын бик ачык чагылдыра. Мөселманнар Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Мохтаҗларга ярдәм итү, нечкә тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт — болар барысы да гаетнең аерылгысыз хасиятләре. 

Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казанда коточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Православие динен һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән, республика мөселманнары әрнүле, хәсрәтле көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аллаһка сыгына. Авыр кайгы татарстанлыларның бердәмлеген тагын да ныгытыр һәм мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез дип ышанам.

Кадерле дуслар, быел республика мөселманнары тормышында гаять әһәмиятле берничә вакыйга булды. Шуларның иң күренеклесе — Татарстан мөселманнарының VIII съезды. Татарстанда уздырыла торган, мөселман өммәтенең бердәмлеген һәм ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган эшнең бу уңайдан аеруча мөһимлеген билгеләп китү зарур. Киләсе елда тантаналы чара — Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны яхшы әзерлек белән лаеклы төстә үткәрербез дип ышанам. 

Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк. 

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!" - диелә анда.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»