|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2021 Фаҗига
Бүген Казан мәктәбендә һәлак булган балаларны җирлиләр
Казандагы 175нче мәктәпкә һөҗүм вакытында һәлак булган Зөлфия Галимҗанованы Җиңү Проспекты урамында урнашкан йорттан Курган зиратына озаттылар. Аңа 15 яшь булган. «Бик тыйнак, оялчан бала иде. Кечкенә вакыттан ук әтисе белән җитәкләшеп балалар бакчасына йөрде. Аның күзе начар күрә иде, шуңа беренче парта артында утырган», — дип сөйләде күршеләре.
Икенче күршеләре сүзләренчә, кызның йөрәк авыруы да булган, дип яза Татар-информ.
Шулай ук фаҗига корбаннары — 8А сыйныфы укучылары Дамир Гайнетдинов һәм Әмир Зариповны бүген соңгы юлга озаттылар.
«Оныгыбыз бик акыллы, тәүфыйклы, сүз тыңлый торган, җәннәт кошы кебек бала иде. Укытучылары, дуслары, күрше-тирәләре дә шулкадәр тәртипле иде дип сөйләделәр. „Мин кайттым“ дип килеп керер иде мәктәптән… Белмим, күз тидеме, белмим нәрсә… Ничек итеп түзәрләр әти-әнисе… Мәңгелек яра ясап китте ул бала безгә», — дип сөйләде Әмирнең әбисе Гатыйфа апа «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әмир Биектау районы Зур Кавал авылында җирләнә.
Дамир Гайнетдиновны Кече Клыки бистәсендәге йортыннан озаттылар. Хәзрәт Җеназа намазы укыгач, машина Самосырово зиратына кузгалды. «Урамнан барганда, сиңа эндәшмичә узмый иде ул, әллә каян күреп исәнләшә иде. Шулкадәр матур малай иде», — диделәр күршеләре.
--- |
Иң күп укылган
|