|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2021 Җәмгыять
Казан без синең белән: Петербург халкы казанлыларның кайгысын уртаклаша (ВИДЕО)2021 елның 11нче май көне йөрәкләрне өшетерлек хәбәр алып килде. Татарстанның башкаласы Казанда бер бәндә 175 нче гимназиядә балаларга карап ут ачкан. Бу хәл бөтен ил, бигрәк тә татар халкы өчен әйтеп бетмәслек фаҗига. Әлбиттә, бу фаҗигане петербурглылар да авыр кичерде. Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге каршында шартлы мемориал оештырылды. Анда җиргә Казан дип язылган. Шәһәрдә яшәүчеләр Казанның 175нче гиназиясендә һәлак булган балалар истәлегенә чәчәк гөлләмәләре салды, уенчыклар алып килде. Шунда ук Хәтер дәфтәре ачылды.
--- |
Иң күп укылган
|