поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.05.2021 Фаҗига

"Әй, син, Ана, улың озатканда кайтмаячагын аның белдеңме?": Казанда теракт корбаннарына багышлап ШИГЫРЬЛӘР язалар

Казандагы 175 нче гимназиядәге теракт республиканы гына түгел, бар илебезне тетрәндерде. Бер гөнаһсыз балаларның гомере өзелүе, ата-аналарының күз яшьләре, күз алдында сыйныфташларын, укытучыларын атып үтерүдән шок кичергән балалар язмышы беркемне дә битараф калдырмый. Җан ачысын шушы юлларга салып, укучыларыбыз "Матбугат.ру"га шигырьләр юллый:

Кичә генә 76 нчы яз-
бәйрәм язы диеп сөендек.
Сугыш тәмам,тыныч күкләребез,
Без-батырлар күргән ил дидек.
..."Дәфтәрләрең калмадымы,улым?" -,
ана улын иртән озатты.
Ә бераздан... телефонда хәбәр-
бик күпләрнең чәчен агартты...
Кем уйлаган,мәктәпкә дип китеп,
Баласының кире кайтмасын?!
Сугыш та юк,ә сабыйлар үлә,
Кем гаепле?! Кемне акласын?!
Майның 11 нче канлы көне
Бик күпләрнең чәчен агартты.
"Туңмассыңмы,кызым?
Җиле салкын...." -,
Ана кызын иртән озатты...

Сугыш та юк...
ә кешеләр үлә...
Бер гонахсыз сабый балалар...
Ходай җәннәт биреп сөендерсен,
Шул теләктә исән калганнар....
(А.Имамиева).

Май иртәсе иде... 
Озын бәйрәм ялларыннан соң
Мәктәпләргә килде балалар. 
Ә вәхшиләр шул шатлыкны өзеп, 
Йөрәкләргә хәсрәт салдылар. 
Май иртәсе... Шомыртлар да
Ап-ак чәчәк аткан түгелме? 
Әй, син, Ана, улың озатканда
Кайтмаячагын аның белдеңме? 
Әй, син, вәхши! Ничек кул күтәрдең? 
Ничек аттың япь-яшь балага? 
Әй, Раббым, кара кайгы утын
Ничекләр соң басар бу Ана? 
(Сафиуллина И.А.)

Соңгы звонок,
Соңгы дәрес,
Ник бераз соңламадың?

Соңгы звонок, соңгы дәрес,
                                   нигә иртә  килдегез ?
Мәктәпне дә бетермичә,
                                   китәбезме инде без?

Нигә  әле безнең өчен,
                                  булды бу соңгы дәрес?
Без бит әле әзер түгел, 
                                   ник ала безне гареш?

Бу дәрескә булган звонок, 
                                  безгә соңгы булгансың!
Әмма әйтче, нигә соң син 
                                   безнең канга тулгансың?

Нигә шулай  вәхшиләрчә,
                                    соңгы дәрес бетүе?
Авыр икән, сабый килеш,  
                                    бу дөньядан китүе.

Ирексездән соңгы булды,
                                   бу дәрес һәм кыңгырау.
Кем гаепле, әй, өлкәннәр?
                                    Бездән сезгә соң сорау...
 
Таңнар бүген элеккечә атты,
Укуга дип китте сабыйлар.
Кыңгыраулар бер мәл чыңламады...
Аптырашта апа, абыйлар.
Нәрсә булды? Күктә болыт булып
Тик сораулар калды эленеп.
-Балаларны килеп алыгызчы!!!
Әниләре чапты киенеп.
Сугыш дисәм, илләр тыныч үзе,
Матур көндә түгел яшен дә.
Телефонга килгән хәбәрләрдән
Буылдым күк тозлы яшемә.
Кан эчендә яткан балалардан
Ирләр булып, ирләр үкседе.
"Исән булып, хәбәр салчы" диеп
Әниләре күпме үтенде...
Әрле-бирле алар, хәбәр көтте,
Ялган гына булсын... диделәр.
"Алты... Җиде... Уннан артык мәет..."
Өметләре шунда сүнделәр...
Телефоннар тынмый, хәбәр килә,
Кайсы дөрес, кайсы ялган соң?
Бер гөнаһсыз япь-яшь сабыйларның
Гомерләрен кемнәр алган соң?
Кем икәнен бик тиз белде халык...
Уйлар уйга хәзер бәйләнми...
Бу кешене Кеше дияргэ дә
Беркемнең дә теле әйләнми.
Ниләр булды? Әле яңа гына,
Язлар иде, җиһан уянды.
Бүген иртән ап-ак алъяпкычлар,
Костюмнар да канга буялды.
Укуга дип киткән балаларның
Кайберләре кире кайтмады.
Бөтен илне кара кайгы басты,
Бер эшкә дә күңел ятмады.
Безгә нәрсә! Сөйлибез дә бетә,
Якыннары гына тынмас шул.
Аяз көнне мондый вәхшилекне,
Оныттырып кына булмас шул
Ата-ана өчен шунсы авыр,
Бер кипмәде бүген күзләр дә.
Нишләсәк тә, инде табылмады
Юатырдай җылы сүзләр дә.
Кичерегез безне, әй, сабыйлар,
Сезнең алда без бик гаепле.
Тиеш идек бергә каршыларга
Якынлашкан бәйрәм - Гаетне...
Сезнең өчен намаз укыгач та,
Җәннәт сорап, дога кылырбыз.
Әй, Кешелек, без кайчанга кадәр
Шундый вәхши, кырыс булырбыз?
Без бит җирдә, бөтен дөньясында
Үзебез дә гүя бер кортлар.
Кызыл канга батты Казаныбыз...
Ап-ак калды бары шомыртлар.
Язның җәйгә кергән көннәрендә
Кара болыт кебек уйларым.
Мәктәпләргә ничек җибәрерләр
Ата-ана кызлар, улларын?!
Нәрсә диеп җавап бирербез соң,
Бала җуйган ана, атага?
Ничек булыр дәрес бирүләре
Укытучы абый, апага?
Сыйныфташлар ничек шул класска
Керер икән иртән яңадан?
Я, Ходаем, чиксез сабырлыкны
Кызганмачы, һәрбер баладан.
Үзең сакла мондый вәхшиләрдән,
Юк ит әле шундый җаннарны.
Гимназия мәңге саклар инде
Парталарга сеңгән каннарны.
Җаны күккә иңгән балаларга
Җәннәтләрнең бирче түрләрен.
Язлар кебек япь-яшь сабыйларның
Якты итсәң иде гүрләрен.
(Гөлчәчәк Хафизуллина)
 
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»