поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2021 Ир белән хатын

"Карынымдагы баланы булса да кызган!"

Гаиләләрдә хатын-кызларга карата физик көч куллану турында даими ишетеп, белеп торабыз. Ел саен күпме хатын-кыз "сөйгән"нәре кулыннан һәлак булуы турында да мәгълүмат җитәрлек. Ә менә шундый әтиләр белән үскән балаларның өзелгән гомерләре, яисә туып та өлгерә алмый бакыйлыкка күчүе, аеруча җанны өшетә.

Башкортстанда яшәүче 39 яшьлек Ольга да, башка хатын-кызлар кебек, гаилә турында хыялланган. Үзе яшендәге ирне очратып күп тә үтми, бергә яши башлыйлар. Хатын бу вакытта кибеттә эшли һәм еш кына өйгә соңга калып кайта. Ә менә Алексейның даими эш урыны булмый. Гаиләне башлыча Ольга тәэмин итсә дә, Алексей аны көнләп тавыш чыгарарга да күп сорамый. Ә бераздан инде кул күтәрә дә башлый. "Барысы да үтәр, җайланыр" дип, хатын түзеп яшәвен дәвам итә.
 
Бер көнне хатын үзенең йөкле икәнен аңлап, Алексейга бу шатлыклы яңалыкны җиткерә. Ир дә шатланган кебек була. Тик менә кич Ольга эштән кайткач, исерек ир аның йөкле булуын оныткандай, хатынга йодрыклары белән ташлана. Тәүдә башына бер-ике тапкыр суга. Хатын инде нәрсә булганын да аңламаслык хәлгә килә. Ул бары тик яңа гына йөрәге тибә башлаган сабыен сакларга тырышып, эчен кочаклап, идәннән тора да алмый ята.
 
Инде ире тынычлангач, икенче бүлмәгә чыгып китә. Хатын көч-хәл белән телефонын үрелеп ала да, полициягә хәбәр итә.
 
Табиблар хатынның баш сөяге, танавы һәм бармагы сынуын ачыклый. Моннан тыш, Ольганың күгәрмәгән бер җире дә калмый. Табиблар аның бармагын тәүдә кисергә була, әмма зур тырышлык белән алар аны җыя ала.
 
Тән яраларыннан бигрәк, хатынга тынычлык кирәк. Табиблар аны дәвалый, әмма организм кичергән бу вакыйганы җиңел генә үткәрә алмый. Берничә көннән соң карындагы бала да үлә.
 
Хатын бер ай дәваханәдә ята. Ире өстеннән гариза язарга да курка ул, Алексейның үч алуыннан курка. Әмма хокук сакчылары бу эшне ахырына кадәр җиткерергә була.
 
Шул ук вакытта, статистика мәгълүматлары буенча һәр дүртенче хатын илдә ире тарафыннан кыерсытылып яши. Әмма шуның 20 проценты гына полициягә мөрәҗәгать итә.
Фото: fb.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»