поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.10.2010 Милләт

БҮГЕН БЕЗ ҖАВАПЛЫ!

Нинди генә чор килмәсен, кайсы гына буын яшәмәсен, гомер бакый: “Бик авыр, катлаулы заманда яшибез”, – дияргә яраталар. Һәр заманның үз буыны бу сүзләрне кабатлый икән, моның өч сәбәбе бар.

Беренче сәбәп: тормышның бик күп авырлыкларын җиңә алмауны аклар өчен шулай дип әйтергә күнеккәннәр.

 

Икенче сәбәп: яшәргә насыйп булган вакыт арасында кылган эшләре өчен, яки гамәлгә ашыра алмаган өмет-хыяллары өчен җаваплылыкны үз өсләренә аласы килмәүдән шулай дип әйтәләр.

 

Иң төп сәбәп өченчесе: һәр буынның табигый мин-минлеге аркасында, башка буыннардан өстен булырга омтылудан, һәр буынга хас һавалы горурлыктан заманның авырлыгы ассызыклана.

 

Һәр заман катлаулы, авыр һәм сәер. Һәр чорның уртак сыйфаты – яшәү йөгенең авырлыгы. Яшәү чак кына имин-рәхәт агымга керү белән, кеше үзе аны авырайтырга тотына, чөнки кеше барыбер рәхәт яши алмый, фаҗигаләр, кайгылар ихтыяҗы аның асылында ята.

 

Кешелек дөньясында мәңгелек бер парадокс хөкем сөрә: дөньяга бәхетле булырга, рәхәт яшәргә килдем дигән уй-хыялы бичара адәм баласын гел тынгысызлыкта тота, аның җан тынычлыгын качыра һәм торымнан-торымга хәсрәт дәрьясына тотып ата, фаҗигаләр упкынына ташлый.

 

Инсаният яралганнан бирле адәм балалары өчен кайгы белән бәхет пропорциясе якынча бер чама кала бирә.

 

Тотрыклы заман, тыныч заман, рәхәт заман беркайчан булмады һәм булмаячак. Әмма һәр заман үзенчәлекле, һәр буында нинди дә булса үзгә сыйфат, үзгә холык була. Һәм дә һәрбер заман, ни гаҗәп: яшәр өчен яраклы да, кызыклы да. Гомер ничек кенә авыр булса да, кеше үз заманында яшәргә мәҗбүр – ул шуңа дучар ителгән.

 

Менә без дә бүген “Җир шары” дип аталган коточкыч зур бер вокзалда ыгы-зыгы киләбез. Бу вокзалдан беркайчан беркая китә алмыйсың. Бу вокзалның үзендә генә үзең кебек меңләгән-миллионлаган инсаннар арасында буталып йөрергә мөмкин. Заман пассажирлары яшьлектә теләсә кайсы тарафка очып китәрдәй булып талпыналар да, тора-бара замананың болгавырлыгыннан зарланып, өлкән яшьтәге буыннарны чак кына ишетелерлек итеп сүгеп, үсеп килүче буыннардан җирәнеп, иксез-чиксез вокзал буйлап болганалар-тулганалар.

 

Һәр заманның нинди дә булса төп үзенчәлеге күзгә ташлана.

 

Бүгенге заманның төп үзенчәлеге безнең илдә бер формациядән икенчесенә күчү процессының дәвамы дип атарга мөмкиндер. (Яки бер формациядән икенчесенә күчә алмый интегү процессының дәвамы дип атарга кирәктер.)

 

Дөньякүләм яшәеш илебезне үзенең финанс-икътисад чуалышына тартып кертте, үзенең кагыйдәләрен, яшәү рәвешләрен такты, шул сәбәпле заманыбызның төп үзенчәлеге планетаныкы белән уртаклашып килә шикелле. Ә планетар масштабтагы үзенчәлек дип мин рухи тормышның матди тормыш колына әверелүен санар идем. Матдилек рухиятне әсир итте, кулларын богаулады һәм үзенә хезмәт иттерә, эшләтә, мыскыл итә.

 

Бу аянычлы хәл һичшиксез отыры милләтләрне бетерүгә китерәчәк, алга таба да кешелек яшәеше шушы юнәлештә барса, инсаният урынына күпмиллионлы таш бәгырьле ярым роботлар дөньясы калачак. Матдилек күпчелек зәвыгына хезмәт итә, гавам ихтыяҗларын үти. Ә милләт ихтыяры ул күпчелек ихтыяры түгел.

 

Милләтнең рухы шәхесләрнең сыйфатлы сайланышы аша аерым зур шәхесләрнең эшчәнлегендә чагыла. Безнең элита милләтне сайлауларда тавыш бирүче, концерт тыңларга, спектакль карарга йөрүче, сабантуйга җыелучы, мәэмуриятның оятсызлыгына түзүче халык төркеме дип кенә саный шикелле.

 

Милләт яшәешенең сере, асылы тирәндә ята һәм дә милләт социологик төшенчә түгел, ә бәлки тарихи категория. Безнең – төрле этнослардан укмашкан татарларның яшәеше дин, территория, дәүләт суверенитеты белән генә чикләнә алмый, гәрчә алар гаять әһәмиятле сыйфатлар булсалар да.

 

Гомумән алганда, бүгенге татарларны ике нәрсә бер милләт итеп тотып тора:

 

1. Уртак тарихи язмыш;

 

2. Уртак культура (тел, сәнгать, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше).

 

Тарихыбызны өзек-өзек итеп кенә, әле теге, әле бу чор турында сөйләп кенә бүгенге көндә милләт язмышына халыкта кызыксыну уяту мөмкин түгел. Тарихыбызга, язмышыбызга кызыксыну уяту ысулларын, формаларын эзләү һәм кичекмәстән табу зарур. Моның өчен көрәш юнәлешен анык белгән көчле һәм акыллы шәхесләр җитәкчелегендәге милли оешма кирәк.

 

Милләт ул бүген яши торган буын гына түгел, милләт – барлык буыннарның җәмгысы. Менә шуны тоеп эш итү мәслихәт.

 

Без, татарлар, бер телдә сөйләшәбез, бер үк җырларны тыңлыйбыз, моңарчы азмы-күпме сакланып калган яшәү укладыбыз да бер төсле, күңелләр аваздашлыгы сакланган, дөньяга карашыбызда уртаклык җуелмаган. Димәк, безне – төркиләр белән угро-финнардан оешкан татарларны – бүген милләт итеп иң беренче нәүбәттә мәдәният тотып тора.

 

Мин үзем, никтер, гарәп теленнән кергән “мәдәният” сүзе урынына латинчадан кергән “культура” сүзен кулланырга яратам. Культ – латинча cultus сүзеннән – олылау, ихтирам итү, хөрмәтләү дигәнне аңлата. Культура төшенчәсе (cultura) – тәрбия, белем, үсеш, ихтирам дигән мәгънәләргә ия.

 

Әйткәнемчә, матдилек рухиятне кол итте яки кол итәргә маташа. Николай Бердяев узган гасырда ук: “...Цивилизация үзен культура урынына тәкъдим итә...” – дип язган. Бүгенге цивилизациянең коточкыч стихиягә әйләнүен һәм аның культураны алыштыруда яңадан-яңа уңышларга ирешүен күрсә, Бердяев акылдан язган булыр иде, мөгаен.

 

Культура “культ”тан туган – ихтирам итү, олылау, табыну, ярату... Аның нигезендә илаһи көчкә табыну ята, аның чыганагы – дингә бәйле (борынгы заманда нинди генә примитив формаларда булса да).

 

Кешенең табигатькә каршы көрәшүе нәтиҗәсендә туган цивилизация өчен рух та, дин дә, иман да юк, чөнки аның җаны юк. Әле кичә генә ясалган, бүген генә барлыкка килгән әйберләре белән масаючы, мактанучы, шапырынучы цивилизация вакытлыча гына кулланыла торган товарлар ясап, алдап, кызыктырып, кешене бүгенге көн өчен генә яшәргә өйрәтә. Аңа масса кирәк, миллиардлап акча кирәк, аңа күпчелек төшенчәсе кадерле.

 

Культура исә үзенең үрнәкләренең борынгылыгы белән, тарихы белән горурлана. Җанлы булганга күрә, культура гасырлар буена яшәгән һәм ул һәр халыкта үзенчәлекле, кабатланмас булган.

 

Бүген цивилизация бөтен кешелек дөньясын уртак яшәү уклады белән көн күрергә мәҗбүр итә, ул үзенең вәхши кануннарына яшь буыннарны бик җайлы гына буйсындырып килә.

 

Шушы шартларда тарих тирәнлегеннән килгән телебезне, тарихыбызны, холкыбызны, дөньяга карашыбызны, үзенчәлегебезне сакларга халыкны ничек өндәргә мөмкин икән?!

 

Әйткәнемчә, милләтнең рухы аерым затлы шәхесләрдә яши. Татар элитасында андый шәхесләр байтак. Уйлыйк әле, ничек татар теленә ихтыяҗ тудырырга була? Телебезне цивилизациядән саклап калырга бердәнбер чара – телебезгә ихтыяҗ тудыру. Россия уртасында яшәп моны ничек гамәлгә ашырырга мөмкин икән?

 

Татарстанда яшәүче кеше татарча белергә тиеш дисәк, урыслар “ущемляют” дип кычкырачак. Һәр татар татарча белергә тиеш дип мәҗбүр итә башласак, урыслашкан татарлар “ущемляют” дип оран салачак.

 

Без – дәүләтсез халык. Безнең элита Мәскәү тарафларына карап кына яши. Мәскәү үзе Көнбатыш көенә бии. Ә дөнья белән “зур акча” идарә итә.

 

Шулай итеп, цивилизациянең акча дигән аркадашы бүген һәр халыкның элиталары өчен – падишаһ, ә халык өчен – иң куркыныч “авторитет”.

 

Милли горурлык турында

 

Менә шушы парадигмада яшәп, зур киеренкелек белән халык санын алу вакыйгасына киләбез. Безне киләчәк куркыта. Без кимемәбез микән дигән сорау борчый. Татар кешесе үзен татар дип яздырыр микән дигән коточкыч сорау да җан­ны ашый. Татар милләтен төрле вак халыкларга бүлгәләү куркынычы да яный.

 

Нишләп мондый проблема бар соң? Нишләп без – бөек халык – шушы көнгә калдык? Бит бу илдә яши-яши, кеше үзенең кем икәнен, үзенең милләтен онытырга түгел, киресенчә, милли омтылышларын арттырырга, үзен кысрыклауга каршы теге яки бу формада протест белдерергә тиеш. Бу илдә сиңа өстән карауларын күргәч, үҗәтлек, табигый горурлык, нәфрәт уянырга тиеш түгел микәнни?!

 

Берничә генә мисал китереп үтим әле.

 

“Белое солнце пустыни” фильмын карамаган кеше юктыр. 1970 елда экраннарга чыккан бу фильм һаман популярлыгын җуймый, хәтта космонавтлар космоска очар алдыннан шул фильмны карыйлар, имеш. Урыс халкын башка милләтләрдән өстен итеп күрсәтә торган иң шовинистик фильмны ил күләмендә яратулары мине гаҗәпләндерә генә түгел, хәтта шаккатыра. Сухов берүзе бер төркем басмачыларны юк итә, хатын-кызларга азатлык бирә. Әдәпле, батыр, миһербанлы Суховка каршы төрле милләтләрдән җыелган нинди алама банда сугыша, хәтерлисездер?

 

Уйлана торгач, мин бу фильмдагы вакыйганың кай тарафларда барганын чамаладым. Фильмдагы табигать күренешләреннән аңлашыла: вакыйга Каспий диңгезенең көнчыгыш ягында бара. Верещагинның хатыны: “...Тиздән пароход килә, Әстерханга барып кайтырбыз...” – ди. Ипи алырга Әстерханга барып кайтырлык булгач, димәк, алар Каспий буеның төньяк-көнчыгыш өлешендәрәк яши. Бүгенге Казахстанның Мангышлак өлкәсенә туры килә бу территория. Көньяктарак Караком чүле һәм төрекмәннәр иле башлана.

 

Мәгълүм ки, иң көчле, иң аяусыз басмачылык шул тирәләрдә була. Аларны мескен, ямьсез, булдыксыз итеп күрсәтү милләте буенча яһүд булган режиссер Мотыль намусында. Менә шундый шедеврлар ярдәмендә милләтләрне санга сукмау, алардан көлү, түбәнсетү урысларга гына түгел, шул ук милләтләрнең үзләренә дә сеңдерелде. Монда әле тагын бер парадокс бар – фильмның сценариен урыс телендә язучы Ибрагимбеков иҗат иткән. Бу фильм талантлы булуы белән икеләтә зыянлы!

 

Космонавтлар – илнең иң абруйлы кешеләре – космоска күтәрелер алдыннан шул тарихи фальсификацияне, кече халыкларны мескенәйтеп күрсәткән боевикны карый торган булган. Ул ил таркалды. Хәзерге космонавтларның да яраткан фильмы икән ул – күптән түгел телевизордан әйттеләр.

 

Әлеге дә баягы фильмны берәр татар кешесе мактый башласа, ачуым чыгып, гадәттәгечә, мин үземнең фикерләремне әйтә башлыйм. Фильмны анализларга тотынгач, бик күпләрнең күзләре ачыла һәм, кара әле, чыннан да шулай бит, диләр.

 

Бу илдә халыкка күп еллар дәвамында күз ачарга ирек бирмәделәр. Хәзер дә шулай. Шуңа күрә татар кешесенә дөньяга күз ачып карау кирәк.

 

Тагын бер талантлы, сүзе үтә торган шәхеснең фильмын телгә аласым килә. 1974 елны Михалков “Свой среди чужих, чужой среди своих” дигән фильм төшергән. Анда да банда бар. Анда да сәләмә киемле, мәзәк кыяфәтле әтрәк-әләмнәр атларга атланып йөри. Анда иләмсез кыяфәтле бер бандитны Константин Райкин уйный. Акценты, әйткән репликалары буенча, аны азиат дип уйлыйсың. “...Өйләнәсем килгән иде... ләкин минем халатым юк иде... шуңа күрә бандага кердем...” – ди Райкинның персонажы. Ул фильмны әллә ничә тапкыр карап та, титрларына игътибар иткәнем юк иде. Күптән түгел Константин Райкин турында тапшыру булды, шунда Михалков: “В фильме “Свой среди чужих, чужой среди своих” Константин блестяще сыграл роль татарина Каюма”, – диде. Мин өнсез калдым. Чөнки минем андый ямьсез татарны беркайчан беркайда күргәнем юк. Өйләнер өчен татарга халат кирәк икәнне дә ишеткәнем юк иде. Татарда андый ямьсез кешене күргәнем юк, ә менә Мәскәүдә Райкин фамилияле коточкыч ямьсез кеше бар.

 

Кайвакыт миңа: “Син андый вак-төяккә игътибар итмә”, – диләр.

 

Юк, бу вак-төяк түгел! Менә шундый талантлы, массакүләм шедеврлар милли үзаңны бетерергә зур ярдәм күрсәтә дә инде. Андый “вак-төяк”не күрү, аңлау, дөрес бәя бирү һәм башкаларга да аңлату зарур.

 

Сиңа өстән караган, синең халкыңны дөрес күрсәтмәгән, көлке персонажлар аша сине мыскыл иткән кешегә елмаерга, аңа афәрин дип кычкырып кул чәбәкләргә ярамый!

 

Тагын бер популяр әсәргә тукталып үтәсем килә.

 

1974 елны Борис Васильев “В списках не значился” дигән повестен язды. 1975 елда “Юность” журналында басылды ул. Мин, тугызынчы класс баласы, ул әсәрне тетрәнеп укып чыктым. Әмма укып чыгуга ук, унбиш яшьтә генә булсам да, миндә бер сорау туды: нишләп әсәрдәге персонаж майор Гаврилов түгел? Бит төп геройның прототибы, һичшиксез, Гаврилов – татар-керәшен. Нишләп әсәрнең азагында нимесләр честь биргән персонаж: “Я – русский солдат” , – ди? Майор Гаврилов Брест крепостенда берүзе калып сугышкан түгелме? Нимес офицерлары носилкада яткан татар Гавриловка честь биргәннәр ләбаса!

 

Болар вак-төяк түгел. Аек акыл белән, күзне ачыбрак караган кеше күрер: татарның үзенә якын төшенчәләрне генә түгел, хәтта аның кылган каһарманлыкларын да оныттырырга тырышалар. Чөнки геройларын инкарь иткәч, халыкны бетерергә җайлырак.

 

Тагын бик күп, бик күп мисаллар китерергә була. Әлегә шушылары да җитеп торыр.

 

Кысылган, басылган саен, каршы тору көче артырга тиеш югыйсә – табигатьтә шундый закон бар. Без бит үз абруебызны, бу әбелхәяттә үзебезнең лаеклы урыныбызны бе­лергә тиеш!

 

Милли оешма турында

 

Татарны яклый торган, кирәк чакта протест белдереп, милли мәнфәгатьләрне яклардай абруйлы оешма элегрәк тә булмаган, хәзер дә юк. Татарның таяныр, зарланыр, иганә көтәр инстанциясе булмады һәм хәзер дә ул юк. Шуңа күрә бүгенге көндә милләт алдында беркем бернинди җаваплылык тоймый. Бер сорау туа – көчле милли оешма булмаганга безнең затлы милли лидерлар калыкмыймы, әллә көчле лидерлар булмау сәбәпле татарны яклардай оешма тумыймы?

 

Татарның зыялылары, милләтпәрвәр шәхесләре бер көчле оешма тирәсендә укмашырга тиеш. Татарның теләсә кайсы төшендә нинди дә булса проблема чыгу белән үк, үз сүзен әйтә торган, шул проблеманы хәл итүдә катнаша торган орган кирәк. Татар милләтенең бөек идеясе бар. Шул идеяне тормышка ашыру – бүгенге буыннар вазыйфасы. Югыйсә соңга калуыбыз ихтимал.

 

Бер аянычлы күренешкә игътибар итегез әле. Бүген татарның иҗади коллективларында, газета-журнал редакцияләрендә, театрларында, массакүләм чаралар белән эш итүче фирмаларында бик ямьсез күренеш хөкем сөрә – аларның һәркайсы биш-алты кеше биләмәсенә әверелде. Хәтта дәүләттән акча алучы учреждениеләрнең дә һәрберсе берничә кешегә “кормушка” булып хезмәт итә. Алар кемнәрдер алдында финанс отчетлары бирәләрдер, ләкин алар милләт алдында җавап тотмыйлар, гәрчә мөмкинлектән файдаланып, гел милләт сүзен телгә алсалар да, халык исеме белән сату-алу итсәләр дә. Шул “кормушка”лар тирәсендә кайнашучы күселәр, “денем өчен түгел, көнем өчен” дигән принцип белән рәхәт чигеп яталар. Моны халкыбызның әүкатлы кешеләре, эшмәкәрләре дә ишетеп-күреп тора. Татарның абруйлы оешмасы, затлы лидерлары булмавы да капиталистларыбызны милли мәсьәләләргә өстән карарга мәҗбүр итә. Чөнки бу вәхши дөньяда кешеләрнең күпчелеге көчне генә санга суга, ихтирам итә.

 

Безнең таркаулыктан, бердәмсезлектән милләтләрне бетерергә, юкка чыгарырга омтылучылар бик оста файдалана. Башка милләтләрне бе­терү юнәлешеннән Россия бүген дә баш тартырга җыенмый. Бер татарны күп-күп төрләргә бүлеп, безне кыска гына арада таркатып бетерергә маташалар.

 

Моңа без – татарлар – үзе­без генә каршы тора алабыз, безгә беркем бернинди ярдәм күрсәтмәячәк. Без – татарлар – алты-җиде миллион гына түгел, без Россиядә генә дә унбиш миллионлап бар.

 

Әйе, милләтнең рухы аерым шәхесләрдә яши. Һәрбер татар үзенең милли рухка ия икәнен тойсын һәм аңласын иде. Үзенең абруен, бәһасен белгән кешедәге рухтан да көчлерәк нәрсә юк җан ияләре арасында!

 

Күпме корбан биргән, күпме афәтләр кичергән, чукындырганда да чукынмаган, дәүләтсез калып та телен, денен онытмаган татар милләтенең киләчәге өчен бүген без – бүген яшәүче буыннар җаваплы!

 

Мин – татар!!!

 

Без – татарлар!!!


Зөлфәт ХӘКИМ
Ватаным Татарстан
№ 206 | 13.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»