• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

24.06.2008 Җәмгыять

СУ БУЕНДА СУГА СУСАП...

Узган елның декабрь аенда татар халкы өчен бик тә мөһим вакыйга булды, ул да булса җир шарының барлык почмакларыннан татарларны җыйнаучы IV Бөтендөнья татар конгрессы. Безне - КДУ һәм ТДГПУның татар филологиясе факультетының II курс студентларын - делегатлар һәм чакырылган кунакларны кунакханәләргә урнаштыру, аларга талон, төрле чакыру кәгазьләре, әзерләнгән бүләкләрен һ.б. шуның ише әйберләрне тапшыруда ярдәм итүдә сораганнар иде. Кыскасы, ачык йөз, тәмле тел белән аларны каршы алу, конгресс дәвамында итагатьлелек күрсәтү, аларны барлау безгә йөкләтелде...

13 декабрь... Сәгать  кичке 4ләр тирәсе... Программа буенча әлеге вакытка Казан буйлап экскурсия билгеләнгән. Алты-җиделәп автобус шәһәрнең төрле истәлекле урыннарына юнәлде... Иптәш кызым белән без Казанның  Кремль урамы буенча экскурсия үткәрергә тиеш. Ул үз эченә Казан дәүләт университетын, Милли китапханә, 1 Май мәйданы, герой-шагыйрь М.Җәлил һәйкәлен ала да, Татарстанның Милли музеена танышу белән тәмамлана. Һәрбер автобуска экскурсовод билгеләнгән... Тик ике сүзенең берсе урысча, ә җөмләсенең гомумән башы-ахры юк... Оятыбыздан килгән кунакларга сүз катырга да куркып утырабыз, юньләп тыңлаучысы да булмады бугай. Мин исә үземнең диктофонымны кабызып яздырырга ук керештем... Янымдагы Пермь өлкәсеннән килгән Фәүзия апа Пак:

- Моның теле бигрәк мәзәк! Бу сезнең экскурсоводмы? Аның белгечлеге экскурсоводмы? - дип кызыксынды...

Бер мәлгә сүзсез торганнан соң:

- ...Шулайрак бугай шул... - дип кенә җавап кайтара алдым.

"Вот", "почти", "постепенно", "главный" ише сүзләр белән чуарланган "татарча җөмләләр” арасында, гади генә даталарны (мәсәлән, Казан университеты ачылу, анда ничә факультет булуы..) бутау, "чыктым аркылы күпер"ле җөмләләр бик күп ишетелде... Казан университеты яныннан үткәндә, Толстой, Лобачевскийларга "мәдхия укылды". Экскурсоводның һәр сүзен йотып барган Фәүзия апа янә:

- Бер татар кешесе турында сөйләми, татарда күренекле шәхесләр юкмыни? - дип сүз катты...

Экскурсиягә шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле дә кергәнлектән, бәлки аның хакында җылы сүз ишетербез дип  уйлаган идек, тик анысы гомумән искә дә алынмады... Милли музей янына килеп туктагач, экскурсоводыбыз үзенең сүзен: "Сезгә әйбәтрәк доходить итсен өчен, музейда урысча гына сөйләрмен!” - дип йомгаклап куйды.

Җирнең төрле почмакларыннан телгә сусап җыелган кунакларның бер өлеше автобуста калса, икенче бер өлеше музейдан истәлек өчен сувенирлар алып чыгу белән генә чикләнде. Ә музей эченә кергәннәр арасыннан бераздан Башкортстаннан килгән шагыйрь Гали абый Гыйззәт кәефе кырылып: "Безнеке шул булыр инде: ун татарга өч урыс!" - дип сөйләнә-сөйләнә, автобуска юнәлде.

Бөтен җир йөзеннән туганнарыңны җый да, аларга сый-хөрмәт күрсәтмә, ягъни ашатмыйча, кире озат... Әлеге конгресска килгән кунаклар иң беренче чиратта нәкъ менә шул рухи азыкка, туган телгә сусап килгәннәр дә бит инде... Ничә елга бер генә уздырыла торган әлеге конгресска татарча матур итеп сөйли торган экскурсоводлар табып булмый идеме икән? Югыйсә, татфак студентлары Казан тарихын алардан яхшырак та сөйли алырлар иде. Моны мин бер экскурсоводтан чыгып кына язмыйм, калган автобусларда да нәкъ шул ук хәл күзәтелгән.

Әйтик, безнең экскурсовод 15 декабрь көнне Арча районына барасын әйтте... Без Сабага бардык, яңа экскурсовод булды. Тик монысы инде татарча сөйләп торуны бөтенләй кирәк тапмады (гәрчә үзе татар булса да), ә урыс телендә Казан  тарихын сөйләде. Америкадан килгән Нәркиз апа һәм Илдар абый Агишлар татарча сөйләвен сорасалар да, экскурсовод аларны ишетмәмешкә генә салышты. Ни дисәң дә, бу очракта да  татарның "Кунак - хуҗаның ишәге" дигән гыйбарәсе үз көчендә кала бирде... Бары тик районга җиткәч кенә, сабалылар делегатларны үзебезнең туган телебез - татар телендә каршы алулары һәм кунак итүләре белән куандыра алдылар...

Әйтергә кирәк, IV Бөтендөнья татар конгрессы яхшы гына узды. Әдәби-музыкаль кичәләр, концерт, опера, театр һәм башкаларыннан делегатлар һәм чакырылган кунаклар һичшиксез канәгать калганнардыр... Тик бу секцияләрнең, пленар утырышларның, шул ук экскурсоводларның "телен" исәпкә алмаганда... Аларның күбесе урыс телендә алып барылды, үзләренең канәгатьсезлекләрен кунаклар иң беренче чиратта безгә җиткерделәр, чөнки утырышка барганда да, кайтканда да алар белән булдык... Ни дисәң дә, Татарстан - татарларның уртак туган йорты, тарихи ватаны, телгә, рухи азыкка сусаганда да, сусауны баса алмасаң, бу нәкъ су буенда сусауга охшап кала түгелме соң инде?..

Алинә БИКМУЛЛИНА
Идел
№ 6 | июнь 2008
Идел печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (21653) / 12.08.2009 09:34:08

Татар теле белмисә чыннан хурлык була дип уйлыйм. Ләкин Казан тарихы ул татарларның тик тарихы булмый. Чөнки Лобачевский һәм Толстой турында экскурсия табигый бит.
Гәрчә без татарлар татар миллисене яратабыз гына, ләкин татарлар иң яхшы халык шунлыктан түгел. Чөнки татарлар тарихыдан татарлар тик тарихыны ясырга яхшы түгел, дип уйлыйм.

№8 (21646) / 11.08.2009 23:32:59

Кызык рэвештэ килем кердем эле бу мэкалэгэ....Былтыр кысканны быел кычкырмыйлар сенелкэш!Аннан, бу теманы куп чэйнэделэр, аны чэйнэгэн саен тэме бетэ бара.Кызыграк тема турында язарга иде, анализ булса бигрэк шэп була.Мэсэлэн, башка елларга караганда купме яшьлэр катнашты, милли хэрэкэт вэкиллэре купме яшькэ яшэргэн.Тапталагн темаларны журналда бастырмасалар иде урын алып...

№7 (19448) / 13.06.2009 14:38:08

Хурлык...

№6 (3907) / 29.07.2008 21:05:53

Юлы нәрсә дип яза ул, "толмач" кирәккәндер диме? Бәлки, катнашучыларга, милли ризык - токмач кына эләккәндер дә инде, Татарстанга тылмач табуы гына кыенрак булдымы микәнни? Булгандыр да шул: Россиядә русча аңламаган кеше калмады, Бөтендөнья рус конгрессын татарлар дәүләтле булгач оештырып карасалар гына инде...

№5 (3799) / 26.07.2008 17:14:15

Алайса вәгъдә итмәсеннәр иде!Ә без бит юләр - тиз ышанабыз...

№4 (3798) / 26.07.2008 17:01:52

дорес эшлэгэннэр, студентларга акча биреп, аларны бозарга ярамый. ЯШьтэн ук бушлай эшлэргэ ойрэнэ торсыннар.

№3 (3793) / 26.07.2008 16:35:25

Конгресс алдан вәгъдә иткән акчасын студентларга бирмәве хак... Аның турында аерым, зур итеп язарга кирәк әле:-) "Конгресс студентларны алдады" дип...

№2 (3504) / 16.07.2008 12:35:08

Алинэгэ, гомумэн, монда йоргэннэргэ бер тиен дэ акча тулэмэгэннэр, шуна азрак гонорары булмасмы дип, Иделгэ бу мэкалэне язган ул

№1 (2710) / 26.06.2008 22:26:37

шунда русский татарчасын тәрҗемә итеп барырга бер толмач кирәккәндер бәлки sm18:

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте