|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2021 Фаҗига
Рәсми хәбәр: Казан мәктәбендәге атыш вакытында 8 кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылганКазанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында сигез кеше (аларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булган. Агентлык әлеге мәгълүматны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева аша белде. Мәктәптән шәһәр хастаханәләренә 21 кешене озатканнар, шуларның унсигезе – балалар, аларның барысы да Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, зыян күргән алты бала авыр хәлдә реанимациядә ята.
Бер хатын-кызны – Республика клиник хастаханәсенә, олы яшьтәге ике кешене 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатканнар.
ТР Эчке эшләр министрлыгы билгеләп үтүенчә, Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә атыш оештыручылар икәү булган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Атыш оештыручы кеше берәү генә булган.
Моңа кадәр җинаять кылучылар икәү, аларның берсе кулга алынды, икенчесе операция вакытында юк ителде, дигән хәбәр чыккан иде.
--- |
Иң күп укылган
|