поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2021 Җәмгыять

"Сораша башласаң, күзләренә яшьләр килә, тавышы калтырый"

76 ел вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы михнәтләре онытылмый, ветераннар күңелендә тирән яра булып әле дә әрни. Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бу көннәрдә без сугыш кырларында ятып калган туганнарыбызны, якташларыбызны олы ихтирам белән искә алып, батырлыклары алдында баш иябез.

Әмма газета укучыларыбыз игътибарына бүген тәкъдим ителәчәк хикәябез моңсу түгел, хәтта күңелле дә.
 
...Орск шәһәренең ятимнәр йортында үскән Мөхтәр Әюповны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Сугыш ахырына кадәр пулялар астында йөргән сержант Әюпов туган шәһәренә исән-сау әйләнеп кайта. Бераздан ул, Куйбышев өлкәсенең Кызылсу авылыннан килгән Миннегаләм исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрә һәм, озак та үтмәстән, хатынының туган якларына, Дубовая Роща авылына күчеп киләләр. Аларның ике кызлары, биш малайлары туа. Мөхтәр абзый мал-туар асрап, Куйбышевның “Крытый рынок” базарында ит сатып көн күрә.
 
– Бу көнне әти белән базарга мин дә бардым, - дип искә ала олы кызы Фаизә. - Сату эшен җайлап җибәргәч, әти, мин бераз әйләнеп киләм әле, дип китеп барды. Күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим. Берзаман халык чабыша башлады, ниндидер тавыш, гауга... Күршемнән тауарымны карап торырга соралдым да, тавыш килгән якка йөгердем. Чөнки беразга гына дип киткән әтием әйләнеп кайтмаган иде, ул-бу хәл булмаганмы дип курыктым. Халык шаулашкан урынга барып җитсәм, ни күзем белән күрим – әти түгәрәк уртасында! Аны ниндидер таныш булмаган кешеләр уратып алганнар. Мин бер мәлгә куркып калдым, тик аларның кочаклашуларын, көлешә-көлешә нидер сөйләшкәнен күргәч, тынычландым. Шаккатып карап торганымны күреп алган әтием, мине дәшеп алды да янәшәсендә басып торган кеше белән таныштырды. Алар бик озак сөйләштеләр...
 
Ниһаять, эш көне тәмамланды, һәм без әти белән өйгә кайтырга чыктык. Шулвакыт ул миңа бүгенге хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Сату рәтләре арасыннан узганда аңа таныш тавыш ишетелгән булып тоела. Җиләк-җимеш, яшелчә сатып торучы бер ир-атка игътибар белән карый, фронтта бергә сугышкан дустымы, юкмы дип, шикләнеп тора. Шулчак азәрбайҗан да аңа игътибар итә, һәм алар, бер-берсен танып, шатлыкларыннан кычкырып җибәрәләр, кочаклашырга тотыналар. Бу сатучы чыннан да әтиебезнең сугышчан дусты булып чыга.
 
 
Әти белән дустының күрешү шатлыгын күргән башка сатучылар да килеп кушыла, шау-шу куба. Тавышка, бер-бер хәл булганмы дип, милиция хезмәткәрләре дә килеп җитә...
 
Шушы иптәше белән әтиебез тагын берничә тапкыр очраштылар, күпмедер вакыт элемтәдә тордылар. Кызганычка, әлеге абзыйның исеме хәтердә калмаган. Ә әтиебез сугыш турында сөйләргә яратмады. Сораша башласаң, күзләренә яшьләр килә, тавышы калтырый иде. Шулай итеп, без аның сугыш юллары турында белмичә калдык, - дип тәмамлады хикәясен Фаизә апа.
 
Аның хатирәләрен тыңлаганда, Клара Булатованың шигъри юллары исемә төште:
 
Үткәннәрнең күбе
 
онытылса да,
 
Төзәлсә дә илем ярадан,
 
Җуелмаслык эзләр
 
сакланалар…
 
Юк, килмәсен ул чор яңадан!
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»