поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2021 Җәмгыять

Бабай сирине (Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларга багышлана)

...Сугыш дәвам итә. Һәр көн авыл Советы янында фронтка озатулар, елап аерылышулар. Әй, Ярмәк, син әкиятләрдә сөйләнә, җыр-ларда җырлана торган матур авылларның берсе. Синнән кемнең аерыласы килсен дә, сине кемнәр сагынмасын!

Әнә, өч яктан урап аккан Сок суы, аның аръягында тирә-юньгә ямь, юкә чәчәгенең хуш исләрен бөркеп торган Юкәле тау. Икенче ягында - Сосна таулары, аларның өстеннән башланып киткән зур урманнар, ә тау асларында - ямь-яшел болыннар. Барсын да күз алдыңа китереп, күзләреңне бер ноктага төбәп, очы-кырыена чыга алмаслык уйларга батасың. Юкәле тау турында Халикъ Садри сагынып китаплар язды, Зыя Ярмәки шигырьләр чыгарды

Юкәле тау турында әнием сөйләгән сүзләр дә хәтеремдә сакланган. “Балам, Юкәле тау янына барсагыз, догалар укып йөрегез, ул изгеләр тавы. Ә-ә-нә изгеләр кабере”, - дип Юкәле тауның баш ягындагы агачлар арасыннан күренеп торган бураны күрсәтә һәм дәвам итә. - Без үскәндә буралар икәү иде. Усманнан килгән мулла, хәзрәткә утыргач, берсе авылга күчкән. Бу тауның нуры һавага тоташкан, кем шунда чыгып теләк теләсә, кабул була”...

Үткән көннәр, сугыш дәвере төнлә күргән куркынычлы төш кебек кенә хәтердә калып баралар. Күңел һаман нәрсәдер уйлый, керсез күңелле сабый вакытымнымы, бәбкәем дип йөргән әниемнеме, әллә яшьлек дусларымнымы сагына?
 
Мин кечкенә чакта Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Гыйльметдин бабай белән Пәрваз әбинең сирин агачлары илә дә матур булып чәчәк аталар иде. Биш балалары, ике кияве сугышка киткәч, бабай су буена төшеп, кулларын юа да, ярдан менеп, ак каен төбенә барып баса һәм күләгәдә намаз укый башлый. Намаз артыннан, Әүлияләр каберенә карап, теләкләр тели, кулларын күтәреп дога кыла да кычкырып елап җибәрә. Әкрен генә искән җил белән су буйлап бабайның үксегәне ишетелә. Авылдашлар туктап, бабайны жәллиләр, кызганалар иде.
 
Гыйльметдин бабай белән Пәрваз әбинең биш малае - Хәләфетдин, Ризатдин, Сәхабетдин, Әхтәметдин һәм Сәлахетдин, өч кызлары - Мөхтәрәмә, Гаширә һәм Майбәдәр, ике кияүләре - Шәех һәм Нургали бар иде. Карт белән карчык 7 баланы теләкләр тели-тели: “Сугышта озак йөрмәгез, балакайларым, тиз арада әйләнеп кайтыгыз. 1914 елларда әтиегез ничек итеп немец фашистларының башын борган иде, сез дә шулай борыгыз да куаныч-шатлык белән кайтыгыз. Бергә-бергә шулай матур гына яшәргә насыйп булсын иде”, - дип, балаларын фронтка озаткан саен, калган балаларын яннарына утыртып, дога кылып җибәрә бардылар. Иң кечесе - Сәлахетдин улы, 1943 елда, барысыннан да соңрак китте. Ул киткәнче, бабай инде олы балаларының һәлак булуы турында белә иде. Менә ул хатлар. Һәрберсендә: “Кадерле ата һәм ана. Сезнең балагыз фашистларга каршы көрәштә батырларча һәлак булды”, - дип язылган һәм кара пичәт сугып җибәрелгән. Бабай кече улын озатканда, ике киявенең дә кара пичәтләре килгән булган, тик аңа әйтмәгәннәр генә. Менә инде соңгысын да озатып куйдылар бичара карт белән карчык. Чын йөрәкләре белән кызгансалар да, беркем дә берни дә эшли алмый. Кайсының баласы, кайсысың атасы - бөтен халык та үз хәле белән мәшгуль иде сугыш вакытында.
 
Авыл өстендә бабай турында сүзләр бетә башлаган иде инде. Бер көнне тагын сүз таралды: “Бабай төнлә Әүлияләр зиратына барып, намаз укый, теләкләр тели икән бит!” Ә озакламый ахыргы баласының да хәбәре килде.
 
Карт белән карчыкның теләгән теләкләре җилгә очтылар, алар бу хәсрәтне авыр кичерделәр, икесе дә авырып киттеләр. Бабай белән балалары утырткан сирин агачларына урамнан узган кешеләр, сөбханаллаһ дип, туктап карап торалар иде. Бөтен авылга хуш ис бөркегән сирин агачлары да аларны куандыра алырлык түгел инде хәзер. Чәчкә атса да, корыса да, барыбер. Тик язгы җилләр белән тибрәнгән яфраклар шаулавы гына, Пәрваз әбинең эчен пошырып, елыйсыларын китерә иде.
 
Көз җиткәч, бабай утырткан сирин агачларын әби кистерде. Кышкы буран ыжгылдаган җилләр белән тибрәнеп, тәрәзәгә бәрелеп, йөрәкләрне ярмасын дигәндер, бичара. Бабай шуннан соң озак тормады, вафат булды. Пәрваз әби, бабайның җеназасын күтәреп чыкканда, ике кулын алга сузып: “Карткаем, син дә мине ташлап китәсеңмени, алып кит мине бу дөньядан”, - дип лаф орды. Җеназага ябышкан карчыкны көч-хәл белән тартып алып калдылар.
 
Озак та үтмәде, яртылаш киселгән сирин агачлары кабат куердылар, матур булып чәчкә аттылар. Тик әбинең тормышы гына гөлли алмады, берсе дә янында юк икәнен абайлаган саен, ямьсез тавыш белән кычкыра, елый иде, бичара. Нәрсәдер исенә төшеп, бабайны сагыныпмы, балаларынмы, кышкы буран кебек улаган чаклары да була иде. Эх, бабай, бабай, шушы булдымы изгеләр зиратына барып теләгән теләкләрең?
 
...Һәр елны, май башында, Иске Ярмәк авылы уртасында Пәрваз һәм Гыйльметдин Фәттаховларга, уллары Хәләфетдин, Ризатдин, Сәхабетдин, Әхтәметдин һәм Сәлахетдингә, ике кияүләре – Шәех һәм Нургалигә куелган һәйкәл янына барып, бер минутка тынып торыйк. Сугыш вакытында кемнеңдер өзелеп сөйгән уллары, үз-үзләрен жәлләмичә, безнең алдагы көнебез тынычлыкта үтсен өчен гомерләрен куйганнар, аларның әти-әниләре улларын көтеп саргайганнар, шиңгәннәр, акылдан язганнар... Монда кемне гаеплисең? Әүлияләр кабере дә, Аллаһы Тәгалә дә гаепле түгел. Шулай кирәк иде. Ил өчен, безнең киләчәк өчен...
 
Бабай сирине

Чәчәк аткан синең

сириннәрең

Сөйли бүген тарих серләрен,

Сөйли синең җиде

батырыңның

Фашист башын орып

йөргәнен.

Син уйлама оныткандыр дип,

Кабул булган булса теләгең,

Рухың сөйләр, бабай, сезнең

өчен

Әрнегәнен илнең йөрәген.

Кайтсаң иде, бабай, тик бер

кичкә,

Күрсәң иде нинди заманнар!

Сез кан түгеп алган бәхет

белән

Мактаналар безнең балалар.

Кайтсаң иде, әбием, тик бер

кичкә,

Күрсәң иде нинди заманнар!

Синең киндер суккан

урыннарың

Әкият сөйләр өчен калганнар.

Һәйкәл тора Ярмәк

уртасында,

Батырларның каберен

барысын да

Җыйган төсле үзенең

йөрәгенә,

Баш иегез аның каршында.

Башың иеп, бүрегеңне сал да

Бер минутка тын тор –

кузгалма.

Уйлап үткәр ата-бабаңнарның

Язмышларын шуның

турында.

Син дә тукта, кара бер

минутка -

Һәйкәл сөйли фашист

җәберен.

Сезнең бәхет өчен каннар

түкте,

Туктап зурла батыр каберен.

Сиринеңнән күп тамырлар

шытты,

Яшь бөреләр чәчәк аттылар.

Әйтерсең лә синең батыр

уллар

Авылыбызга кабат

кайттылар.

Тыныч йокла, бабай,

кабереңдә,

Һәрвакытта рухың шат

булсын.

Безнең гомерләр дә, синең

кебек,

Мактанырлык булсын - пакь

булсын!
 
Тәлгать ВАҺАҖЕВ.
 
Иске Ярмәк авылы,
 
Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 11.05.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»