|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2021 Бәйге
"Тәэcир" бәйгесендә катнашып, акчалата бүләк отарга мөмкин (ВИДЕО)Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы «Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесе игълан итә дип язган идек. Анда татарча видеороликлар һәм татарлар турында яки татар теле турында рус телле роликлар катнаша ала. Һәркем катнаша ала. Иң мөһиме: татар телле роликларда татар теленең камил; идея оригинальлеге; ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви булуы; техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.) мөһим. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә: «Профессионаллар» (акчалата бүләк – 70 000 сум) һәм «Һәвәскәрләр» (3 приз – һәркайсы 10 000 сум). Бәйгенең бөтен шартлары bayge.tatar сайтында. Тулырак итеп монда укыгыз. |
Иң күп укылган
|