поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.05.2021 Җәмгыять

Мәңге хәтердә: онытылмас һәм җуелмас

Бүген безнең ил үзенең иң мөһим, иң зур бәйрәмен билгели. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Кичә Пискарев зыяратында «Ватан — Ана» монументына чәчәк гөлләмәләре һәм веноклар салынды, туганнар каберлегендә шәмнәр кабызылды. Дөньядагы иң зур туганнар каберлегенә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләр алдыннан йөзләрчә петербурглы килгән иде.

Бу фаҗигале вакыйгаларны үз күзе белән күргәннәр саны кимегәннән — кими. Хәзер шәһәрдә аларның саны 80 меңнән азрак.

Пискарев мемориал зыяраты — Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган кайгылы һәйкәл. Аның төп аллеясы буйлап иртәдән тантаналы — матәм колоннасы узды. Ленинградны саклауда батырларча һәлак булганнарны искә алу өчен шәһәрнең хакимият җитәкчеләре, депутатлар, ветераннар, яшьләр һәм төрле катлам кешеләре, шәһәрдә яшәүче барлык милләт вәкилләре килгән иде.

Елдагыча бу чарага төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр дә кушылды. Аны Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге әгъзалары Дамир Сабиров һәм Шамил Шәяхмәтов оештырды.

Татарстан Республикасы исеменнән «Ватан — Ана» монументына венок куелды.

2001 елда биредә Хәтер Аллеясы төзелгән иде. Анда Ленинградны яклап Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә дә мәрмәр такта куелды. Тактага: «Татарстан Республикасы. Камалыштагы Ленинградны яклаган якташларга мәңгелек истәлек» дип язылган.

Милләттәшләр әлеге истәлек тактасына чәчәкләр салды. Чыгышлар татар телендә дә, урыс телендә дә яңгырады. Бер минут тын калып һәлак булганнарны искә алдылар.

Истәлек өчен күмәкләп фотога да төштеләр.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар Муса Җәлил һәйкәле янында дәвам итте. Татар халкының батыр улы Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге, Санкт — Петербург Татар порталы, «Ак калфак — Нева» хатын — кызлар оешмасы һәм Төбәкара «Файда» җәмгыяте әгъзалары катнашты.

Петербургта яшәүче сугыш ветераннары шәһәр хакимияте исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр алды.

Бүген шәһәрнең һәм өлкәнең барлык районнарында Бөек Җиңүгә багышланган чаралар үтә.

Петербургта Бөтендөнья Бөек Ватан сугышы ветераннары, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, гитлерчыларга каршы коалиция әгъзалары катнашлыгында видеоконференция оештырылачак. Анда 30га якын илдән 100 кешенең катнашуы көтелә.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 09.05.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»