• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
09.05.2021 Тарих

Михаил Черепанов: якыннары сугышта һәлак булганнарның зур бүләкләргә лаек булуларын белми дә кала

Җиңү көне якынлашканда редакциягә хатлар аеруча күп килә. Укучыларыбыз сораулар да, үтенечләр дә җиткерәләр. Күбесе яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган дип мөһер сугылган әтисен, бабасын табарга тели. Казаннан Радик Галимов, мәсәлән, әтисенә бирелгән Кызыл Йолдыз орденын эзли. Аның кулында кайчандыр хәрби комиссариат тапшырган бүләкләү кәгазе генә бар. Баксаң, якыннарының һәлак булганнан соң зур бүләкләргә лаек булуларын башларына да китереп карамаучылар бихисап икән.

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының өлкән хезмәткәре, Хәрби Дан клубы җитәкчесе Михаил Черепанов белән без әнә шул хакта сөйләштек.
 
– Татарстанның Хәрби Дан клубы Мари Иленең «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә «Россиядә сугыш афәте кагылмаган гаилә юк…» («Нет в России семьи такой, где б не памятен был свой герой») дип аталган акция башлап җибәрде. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклар кылып, һәлак булганнан соң бүләкләнгән солдат һәм офицерлар турында халыкка җиткерү. Мондый бүләкләр турында җентекле тасвирламалар Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивында сакланды. Бары тик XXI гасырда гына сер булудан туктады. Бүләк кәгазьләре «Подвиг народа» сайтына куелды. Әмма, ни кызганыч, бу эш проблемасыз гына хәл ителмәде. Россия Дәүләт Думасының интернетта шәхси мәгълүматларны сер итеп саклау турындагы закон нигезендә бүләк кәгазьләрендәге адреслар һәм яшәү урыннары каплап куелган. Димәк, бу – һәлак булганнарны бары тик военкомат исемнәре буенча гына табарга мөмкин дигән сүз. Шуңа күрә дә безгә халыкның ярдәме бик кирәк.
 
– Михаил Валерьевич, халыкка, гадәттәгечә, сезнең ярдәм дә бик кирәк. Хәбәрсез югалган әти-бабаларының, туганнарының язмышын ачыкларга теләүчеләр шундый күп. Андыйларга эшне нидән башларга?
 
– 2015 елда Җиңү паркында Казан башлыгы Илсур Метшин ярдәме белән электрон Хәтер китабы павильоны ачылган иде. Теләсә кем, үзенә уңайлы вакытта килеп, сугышта һәлак булган якыннары турында белешмәләр алсын өчен эшләнде бу. Ни сәбәпледер павильонны Милли мәдәният үзәге балансына тапшырдылар, шул шаукым белән мине дә эштән чыгардылар. Бик кызганыч, анда утырып торган вахтерлардан (ялгышмасам, алар экскурсовод ролен дә үтиләр бугай) Хәтер китабы өчен бернинди дә файда юк. Нәтиҗәдә, мәгълүматлар базасы нык искерде. Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булган 400 меңгә якын кешенең яңартылган исемлеге  шәхсән үземдә генә торып калды. Бу эштән әле дә туктаганым юк, базаны көн саен тулыландырып торам. Минемчә, электрон китапның эшен Җиңү паркында торгызырга, 1 нче номерлы пост ясарга кирәк. Үземә килгәндә, элеккечә үк барлык мөрәҗәгать итүчеләргә, шул исәптән башка төбәкләрдән килүчеләргә дә ярдәм итәргә әзермен. Әлегә мине якшәмбе көннәрендә Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында иртәнге 10нан 17 сәгатькә кадәр табарга була. Әмма, әйтергә кирәк, һәр кешене дә өметләндерә алмыйбыз. Мөрәҗәгать иткән өч кешенең берсенә генә бәхет елмаерга мөмкин.
 
– Нилектән шулай килеп чыга?
 
– Сәбәпләре төрле. 1941–1945 елларда Кызыл Армиядә һәлак булган солдат һәм офицерларның исемлеген алып бармаганнар. Аларның күбесе бүген дә хәбәрсез югалган булып санала. Шул ук вакытта немецлар 1941 ел ахырына безнең сугышчыларның мәетләреннән 5 миллионнан артык кызылармияче кенәгәсе һәм медальон җыеп алганнар. Ә анда исем-фамилия, адрес, кайсы военкоматтан чакырылганлыгы турында бөтен мәгълүматлар да бар. Мондый белешмәләр хәтта бездә дә XXI гасырга кадәр сер булып сакланды. Сталин шуңа күрә дә 1942 елда медальоннарны юкка чыгарган инде. Кыскасы, кеше яу кырында ятып калса, аның кемлеген белү бик авыр була. Әсирлеккә эләксә, аның турындагы мәгълүматлар немец архивларында кала, хәтта фотосурәтләре, бармак эзләре дә булырга мөмкин.
 
– Хәзер безгә немец архивларындагы мәгълүматлар белән танышырга мөмкинме?
 
– Германиядә бу күптән инде сер булудан туктады. Немецлар, әсирлектә үлгән үз солдатлары турында мәгълүмат алу, алар җирләнгән урыннарны зиярәт кылу максатыннан, Брежневка бу архивны тәкъдим иткәннәр иде.  Кая инде ул… Бездә андый зиратлар күптән җимерелгән. Күрсәтерлек әйбер булмагач, беркем дә бу адымга бара алмады. Минемчә, архив безгә килеп ирешсә дә, проблема хәл ителмәс кебек, чөнки миллионлаган документны цифрлаштырырга, күчермәсен алырга бик зур суммада акча кирәк.
 
– Россиядә дә сугыш еллары архивы сер булудан туктадымы?
 
– Мондый боерык 2007 елда дөнья күргән иде. Мәгълүмат ачык, әмма бу хакта күпләр хәтта башларына да китерми. Үзем өчен дә яңалыклар ачыла тора.  Мәсәлән, Германиядә тупланган бик күп сугыш еллары документлары, трофейга алынып, күптән инде Мәскәүдә, Россия Дәүләт хәрби архивында саклана икән. Шуны ачыклагач, гаҗәпләнүемә чикләр булмады. Кайбер документлар белән танышу өчен гариза да яздым, Министрлар Кабинеты күчермәләр алу өчен акча да бүлеп бирде.  Мәскәүгә Искәндәр Гыйләҗев белән барырга тиеш идек. Ул немец телен яхшы белә. Әмма пандемия сәбәпле, планнарыбыз барып чыкмады, акчаны кире алдылар. Хәзер инде барырга мөмкин. Министрлар Кабинетына берничә тапкыр гариза язып карасам да, нәтиҗәсе күренми, әлегә дәшмиләр.  Архивта эшләү теләгеннән кире кайтканыбыз юк.
 
– Бер дә бер көнне теге яки бу кеше турында архивтагы документлар сер булудан туктады, ди. Туганнары бу хакта белә аламы?
 
– Ни кызганыч, кемгәдер кагылышлы документның сер булудан туктавы турында туганнарына хәбәр ителми. Кеше, сайтларга кереп, үзе эзләнергә тиеш. Әгәр дә таба алмаса, архивка яңадан гариза биреп карарга мөмкин. Минемчә, эзләү эшләренең системасы эшләнеп бетмәгән. Нәкъ шушы урында ул өзелә.
 
– Бу өзеклекне ялгау өчен ниләр эшләргә мөмкин?
 
– Татарстанның һәр районында волонтерлар, эзләнүчеләр бар. Һәр мәктәптә диярлек яшь армиячеләр оешмалары төзелгән. Яшьләр интернетны яхшы белә. Минемчә, аларны эшкә тарту – архив белән гади кешеләр арасында иң яхшы элемтә. Иң мөһиме, моның өчен бернинди чыгымнар тотылмый.
 
– Хәбәрсез югалганнарны эзләгәндә бигрәк тә нинди проблемалар еш күзәтелә?
 
– Татар фамилияләре, исемнәре дөрес язылмаган. Документларны рус милләтеннән булган писарьлар ничек ишетсәләр, шулай тутырганнар. Нәтиҗәдә баш китәрлек хаталар килеп чыккан. Безнең белгечләр бу фамилияләрне ачыклау эшенә өйрәнеп җиттеләр инде. Башкаларны да, бигрәк тә районнарда бу эш белән шөгыльләнүчеләрне өйрәтәбез.
 
– Бүген Татарстан буенча хәбәрсез югалган ничә кеше бу мөһердән котылды?

– Яу кырында һәлак булган яки әсирлектә үлгән 23 меңнән артык кешенең эзенә төштек. Алар 75 ел буена «хәбәрсез югалган» булып саналган. Бүгенгә 150 мең сугышчының язмышы ачыкланмаган әле. Иманым камил, кеше 75 ел буена «хәбәрсез югалган» булып саналырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне Германия 1950 нче елларда ук хәл итте инде. Шулай ук Америкада, Бөекбританиядә, башка илләрдә дә, билгеле бер вакыт үткәч, сугыштан кайтмаганнарны «һәлак булган» статусына күчерделәр.

– Михаил Валерьевич, бер сөйләшүдә сез Татарстан Геройлары китабы турында да сүз кузгаткан идегез…
 
– Татарстанда туып үскән 185 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек. Аларның фотосурәтләрен, сер булудан туктаган бүләк кәгазьләрен дә куеп, батырлыкларын тасвирлап, китап чыгару уе белән янам. Иң мөһиме, тагын 206 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән бу бүләкне ала алмаган. Әгәр алар да кертелсә, бу энциклопедия рәвешендәге китап булачак. Материалларны туплап бетердем инде. Һәр сугышчының язмышы, соңга калган бүләкләр турында балалар, оныклар, гомумән, халык белергә тиеш. Бу эшләрне башкарып чыгуда матбугат чараларының, шул исәптән «Ватаным Татарстан»ның да ярдәме тияр дип өметләнәм. Шул җәһәттән Мөслим районы буенча һәлак булган бүләкләнгән сугышчыларның исемлеген бастырсагыз иде. Тиздән бу төбәктә чираттагы Бөтенроссия туган якны өйрәнү тарихи конференциясе үткәрелә, соңга калган бүләк ияләренең туганнары табылыр дигән өмет бар.
 
Нурмөхәммәтов Әзһәр Нурмөхәммәт улы (Нурмухаметов Азгар Нурмухаметович – документларда күрсәтелгәнчә), 1925 елгы, Мөслим авылында туган, 1943 елда Мөслим военкоматыннан озатыла, гвардия кече сержанты, 54 гвардия танк бригадасы укчысы. 1943 елның 8 декабрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1943 елның 31 декабрендә Украинаның Житомир өлкәсе Трояновск районы Сингуры авылы янында җирләнә.
 
Абдрахманов Шәриф (Абдурахманов Шариф), 1920 елгы, 1939 елның 15 февралендә Мөслим военкоматыннан озатыла, өлкән лейтенант, 147 нче укчы дивизиянең 15 нче укчы полкы миномет ротасы командиры. 1945 елның 27 гыйнварында безнең гаскәрләргә Одер елгасын кичү өчен уңайлы урын сайлый, үзе һәлак була. Үлгәннән соң I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Әмиров Ямай Әмир улы (Амиров Ямай Амирович), 1918 елгы, Ярославль шәһәренең Сталин военкоматыннан озатыла, гвардия ефрейторы, 15 инженер-сапер бригадасының 30 нчы гвардия инженер-сапер батальоны саперы. Вена шәһәрендә 4 кешелек төркем белән көчле атышлар астында Дунай аша салынган күперне минадан чистарта. Үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
 
Арсланов Николай Хуҗагали улы (Арсланов Николай Хузагалиевич), 1918 елгы, комсомол, 1939 елда Мөслим военкоматыннан озатыла, 82 нче мотоукчы дивизиянең 123 нче аерым сапер батальонының кече сержанты. 1941 елның 3 ноябрендә Хомяки авылы янында ул куйган миналарда немец танкы шартлый. 1941 елның 19 декабрендә Еремино авылын азат иткәндә взводы белән ут нокталары булган өч йортны үз кулына ала, әмма үзе һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
 
Асылов Дәүләт Гәрәй улы (Асылов Давлет Гараевич), 1920 елгы, 1941 елның 15 апрелендә Мөслим военкоматыннан озатыла, 143 нче укчы дивизиянең 635 нче укчы полкы укчы взводы командиры. 1945 елның 15 гыйнварында Польшаның Варшава воеводствосы Ольшвице Стара авылы янында дошман оборонасын өзгәндә, автомат уты белән 12 фашистны юк итә һәм 6сын әсирлеккә ала. 25 гыйнварда һәлак була. Үлгәннән соң I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
 
Әхмәров Абдулла Гәрәй улы (Ахмеров Абдулла Гараевич), 1918 елгы, комсомол, 1940 елда Мөслим военкоматыннан озатыла, өлкән сержант, 174 нче танк бригадасы 380 нче танк батальонының механигы – танк йөртүчесе. Воронеж шәһәрен азат иткәндә 11 һөҗүмдә катнаша. Экипаж составында 7 танкка каршы коралны, 3 дзотны, танкны, 2 миномет батареясын, 5 пулеметны, автоматчылар төялгән машинаны һәм 200гә якын гитлерчыны юк итә. 1942 елның 26 июлендә каты яраланган килеш танкны җыелма пунктка китереп җиткерә. Үлгәннән соң I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

 


Әңгәмәдәш – Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.05.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (910380) / 10.05.2021 00:11:57

Нишләп мескен бу Татарстанның Китап палатасы да юк соң ул?
Бар милләтләр дә үзләренең китап палатасын булдырды бит инде күптән. Татар телендә чыккан, татарлар турында, Татарстан турындагы бар китапларның нишәләп бенрәр нөсхәсе җыеп барылмый?
Хәер ни көтәсең инде, "Без язучылар союзына 10 миллион бүлдек бит" дип ө утырган татар түрәләреннән. Спортка дистә миллиардлар бүлгән бер вакытта. Рәхимов әнә Уфада Ленин проспектында бар зыялылар өчен "Дом интеллегенции" төзеп бирде, иң заманча фатирлы, 3-4 бүлмәле һәрберсе. Бер 300-ләп интеллегенция вәкиленә бушка фатир бүләк итте. Һәр фатир 10 миллион сум торган. Аларның күбесен инде Урал артыннан чакырып китерелгән "ысын" башкортлар алды. Тик барыбер. Безнең томана булдыксыз түрәләр кебек, язучылар союзына 10 миллион, Илһам Шакиров премиясен 500 мең, тарих институтының командировкалар чыгымына 10 мең (Исхаков әйтте бусын) дип утырмыйлар инде беркем дә.

№1 (910379) / 10.05.2021 00:02:30

Татарстан геройлары турында китап чыгару белән янам ...
- - - -
Бу китап инде күптән бар иде бит инде ул. Мин мәктәптә укыган вакытта авыл китапханәсендә "Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары" дигән бик шәп, бик тә калын китап була иде. Бар мәктәп укып чыкты инде аны. Бер 400 бит ким дигәндә. Андагы геройлар 200 дән артык иде. Яшел тышлы китап. Китапта Ватан сугышы геройлары гына түгел, башка вакытларда герой дәрәҗәсе алган кешеләр дә бар иде. Без үскәндә халык күп укый иде, укымышлы була иде, хәзерге кешеләр кебек шыр надан булмыйлар иде, балалар хәзергеләр кебек интернетта төрле тик-тык тамаша-кәмитләр карап, интернет уеннар уйнап миңгерәләнеп ятмыйлар иде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar