|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2021 Авыл
Бәрәңгене кайчан утыртырга?Бәрәңгене ашыгып утыртмаска кирәк. Җир 10 см тирәнлектә +6 оСка кадәр җылынырга тиеш. Бик сирәк кеше бакчада градусник тотып йөри. Бәрәңге утырту вакытын үсемлек һәм агачларның яфрак яру, чәчәк атуына карап билгеләргә була. Бәрәңге утырту өчен гомуми киңәш: аны каен яфрак ярмыйча утыртмаска кирәк, әмма шомырт чәчәк атканнан соңга калырга да ярамый. Урта полосада бу — 7-10 майга туры килә, 20 майдан да соңармагыз, июньдә эссе көннәр башлана, кайнар туфракта аңа шытып чыгу авырая. Утырта торган бәрәңге кимендә тавык йомыркасы зурлыгында булырга тиеш. Бәрәңгене узган ел томат, баклажан, борыч үскән урынга утыртмагыз. Иң яхшысы — чөгендер, кыяр, редис, кәбестә, фасоль, яшел тәмләткечләр, сидератлардан соң утырту.
Иртә өлгерешле бәрәңге тишелеп чыкканнан соң — 50-65, уртача өлгерешлесе — 65-90, соң өлгерешлесе 90-110 көндә өлгерә. 110 көннән соңрак өлгерә торган сортлар да бар, соңгы вакытта бездә андыйларны үстермиләр.
Эре бәрәңгене ярып утыртырга була. Зурлыгына карап, аны 2-4 өлешкә бүләргә мөмкин. Һәр кисәк 20-30 граммлы, кимендә ике күзле булырга тиеш. Киселгән урынына көл сибегез.
--- |
Иң күп укылган
|