|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2021 Криминал
32 яшьлек ир эчтә балалар булган өйгә ут төрткәнКичә Уфаның бер бистәсендә йорт яна башлаган. Урынга килгән оперативниклар янгын чыгуның криминаль характерда булуы мөмкинлеген ачыклаган. Уфа полициясе хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча ут төртүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Ул йорт хуҗабикәсенең 32 яшьлек кияве булып чыккан.
Беренчел версия буенча, ир-егеткә алкоголь өчен акча бирмәгәннәр һәм ул, өйдәгеләргә үпкәләп, канистр белән бензин алып килеп, өйгә ут төрткән. Арытаба ул җинаять урыныннан качкан. Янгында өч кешенең тәне пешкән, әмма аларның гомеренә берни дә янамый. Табиблар аларга һәлакәт урынында ярдәм иткән.
Бәхеткә, өйдә булган балалар зыян күрмәгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|