|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2021 Җәмгыять
"Балачак җыры" бәйгесенә 100дән артык гариза килгәнКүптән түгел, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссия ярдәме белән үткәрелә торган "Балачак җыры" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Хәзерге вакытта сайлап алу процессы бара. Үткән көнне исә Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин җитәкчелегендәге жюри коллегиясе беренче утырышны үткәрде. Быел "Балачак җыры" бәйгесенә 100 артык җыр килде. Әйтергә кирәк, авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Әлеге бәйгегә кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт белдерелә. Бик тиздән икенче этапка үткән җырлар исемлеге билгеле булачак.
--- |
Иң күп укылган
|