поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.05.2021 Мәдәният

Татар утравында үскән “Ак каен”

Билгеле булганча, Камышлы районы каенлыклары белән танылган төбәк. Шундый яшел шәл ябынган ак кәүсәле мәһабәт каен агачларының берсе кайчандыр Иске Ярмәк авылы янында калкып торган Юкәле тау итәгендә дә үскән. Аның янында халык бәйрәмнәр уздырган, яшьләр аңа мәхәббәт серләрен сөйләгән, шагыйрьләр шигырьләрен багышлаганнар.

Шушы авылда туып-үскән олуг шагыйребез Зыя Ярмәки дә аңа мәдхия җырлаган, хезмәткә китүче егетләр каенның ак тәнендә исемнәрен язып калдырганнар, кайтырбыз, дип өметләндергәннәр. Тик күбесе кайтмаган шул. Каен аларны сагыныпмы, әллә инде картаепмы, саргайган, шиңгән һәм тәмам кипкән...
 
Ләкин халык аны онытмаган, карт каен урынына яңасын утыртканнар, ә 1970 елда яңа оешкан ансамбльне авыл яшьләре аның исеме белән атаганнар...
 
Менә инде узган елда “Ак каен” халык фольклор ансамбленә дә 50 яшь тулды. Тик заман чире юбилейны зур итеп уздырырга мөмкинлек бирмәде шул. Ә быел, нәкъ каеннар яфрак ярган, матур алкаларын тагып болынга чыккан көннәрнең берсендә, ак-каенлылар авыл халкына да зур бәйрәм ясадылар. Элеккегечә, зал шыгрым тулы иде, дип әйтә алмыйбыз, әлбәттә. Ләкин коронавирустан саклану буенча санитар нормалар рөхсәт иткән утыргычларның берсе дә буш түгел иде.
 
Бәйрәмне район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов ачып җибәрде, ансамбльне дә, аны тудырган ярмәклеләрне дә зур бәйрәм белән котлап, компьютер бүләк итте, ә коллектив әгъзаларын - Айсылу Камалетдинованы - Рәхмәт хаты, сәнгать җитәкчесе Айгөл Галиуллинаны һәм Мәдәният йорты мөдире Ришат Ибраһимовны Мактау грамоталары белән бүләкләде.
 
Чараны оста итеп алып барган Әлфия Баһаутдинова һәр чыгыш арасында ансамбльнең оешу тарихын, казанышларын сөйләп торды, соңгы ун елда ансамбль яулаган күпсанлы җиңүләрне атап үтте. Шулай ук зур экраннан төрле елларда төшерелгән видеолар күрсәтелеп барды. Һәр видеооператорның камерасы, беренче чиратта, гармунчыга таба борыла, әлбәттә. Үткән гасырның 65нче елларыннан башлап искеярмәклеләрнең яраткан музыка укытучысы булган Гамил абый Галиуллин баянчы гына түгел, шушы ансамбльгә нигез салучы да иде бит, мәрхүм. Чама белән санаганда да, аның музыка өлкәсендәге хезмәт стажы кырык елга җыеладыр. Гамил Сәхаб улы Иске Ярмәк мәктәбендә җыр дәресләре укытканда да, Мәдәният йортында репетицияләр оештырганда да, бер күзе белән (фаҗига нәтиҗәсендә икенче күзе бала чагыннан күрми иде) талант ияләрен күрепме, әллә күңеле белән сизепме, сайлап ала белә иде. Менә шундый талантлы авылдашларыбызны ансамбльгә туплый да инде ул.
 
 
Әле исеме дә булмаган бию коллективы беренче җиңүне 1970 елда Челно-Вершиныда узган зональ конкурстан алып кайта. Яшьләр, бу җиңүдән канатланып, иҗат дәрьясына башлары белән кереп китәләр. Ансамбльне башлап җибәрүчеләр булып Гамил һәм Гөлсинә Галиуллиннар, Альберт һәм Мәрьям Мифтиевлар, Тәбрис Вәлиәхмәтов, Румия Йосыпова, Алсу Сабитова, Фәния Гайсина, Рәис Хәсәншин, Хатыйп Билалов, Булат Каюмов санала.
 
Коллективның нигезе нык булу сере гаилә-гаилә булып иҗат итүдә, дип аңлаталар аккаенлылар. Сиксәненче еллар башында барлыкка килгән иң стабиль төркем дә шул принцип буенча оеша.
 
Иске Ярмәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Баһаутдинова хисапчы булып эшләүче ире Мөхтәрне ан-самбльдә катнашырга күндерә. Әлфия үзе җырчы да, биюче дә, концертларны алып баручы да булса, Мөхтәр исә оста биюче булып таныла. Агроном Наил һәм тәрбияче Оркыя Галимуллиннар, механизатор Сөләйман (мәрхүм) һәм сатучы Гөлчирә Вагыйзовлар, шофер һәм гармунчы Әсгать һәм Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәрия Сәгыйровлар, механизатор Ринат һәм хисапчы Диния Сәгыйровлар әлегәчә ансамбльнең нигезен тәшкил итәләр.
 
...Кызганычка, бу коллективның үзәге булган Гамил Галиуллин фани дөньяны ташлап киткәннән бирле Сок елгасының күп сулары Иделгә акты инде. Ләкин ансамбль таралмады, киресенчә, бөтен гайрәтен, талантын җыеп, Наил Галимуллин җитәкчелегендә Иске Ярмәк авылы данын башта Татарстанга, аның ярдәмендә бөтен Россиягә, дөньяга да танытты...
 
Моның кебек юбилейларда гомернең тиз узуы аеруча нык сизелә. Ансамбльнең ветераннары үзләренә күптән инде алмаш күзлиләр. “Кем кулларына калдырыйк” дигән уй белән ун еллар элек Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Роза ханым Маслахова, бер төркем талантлы укучыларны туплап, “Ак каен”ның яшьләр төркемен оештырып җибәрә. Тик ул коллективны стабиль дип атарга мөмкин түгел, чөнки хәзерге яшьләр, мәктәпне тәмамлагач та шәһәрләргә китеп урнашалар, шуңа да гел алышы-нып торалар. Ләкин күңелләренә оеткы инде салынган булганлыктан, зур бәйрәмнәрдә алар да сәхнә түренә чыгалар. Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йортының бүгенге сәнгать җитәкчесе Айгөл Галиуллина да яшьләрне милли мәдәният, милли рух мохитында тәрбияләүне төп бурычы дип саный. Юбилей концертында чыгыш ясаган “Ак каен”ның урта яшьтәге төркемен дә, әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы балаларны да зал гөрләтеп кул чабып каршы алды, ә чыгышларын караганнан соң, кул чабулар овациягә әверелде. Мондый җылы кабул итүдән соң балалар күңелендә халык хуплавы тирән эз калдырыр, араларыннан берничәсе генә булса да, гоме-рен иҗатка багышлап, ансамбльне 100 еллыгына да илтеп җиткерерләр, дигән өмет туа.
 
Әйе, “Ак каен”га озын гомерне бүгенге сәхнәдән берничә кеше теләде - Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Илгиз Халиков, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов, Камышлы район администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина, авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм башкалар... Ә Идеал абыебыз юбилей уңаеннан аккаенлыларга 50 каен утырту идеясен бүләк итте. Коллективның хәзерге җитәкчесе, бүгенге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара берлеге медале белән бүләкләнгән Наил Галимуллин да бу тәкъдимне хуплап, каеннарны, һичшиксез, утыртачакларына ышандырды.
 
...Ансамбльнең визит карточкасына әверелгән “Ярмәк вагы” Самарада уздырылган барлык Сабантуйларда, Нәүрүзләрдә һәм Сөм-беләләрдә генә түгел, Татарстанның бик күп чараларында да башкарылмыйча калмый. Ансамбльнең алыштыргысыз тальянчысы Әс-гать Сәгыйров уйнаган дәртле көйгә “Ярмәк вагы” дөнья сәхнәләрен җимерә. Бу көнне Әсгать лаеклы рәвештә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына ия булды.
 
Ә бит Иске Ярмәкнең вакка биюе ХХ гасыр ахырында инде онытыла башлаган иде. “Ак каен” аны сәхнәгә чыгарып, гомерен озайткан өчен, тамашачы рәхмәтне концерт саен җиткерә, көе яңгырады исә, залдан куәтләү сүзләре ишетелә башлый: “Бас, бас, борып ал!”, “Булдырасыз!”, “Афәрин!” кебек кычкырулар, тактка аяк сикертеп, кул чабып утырулар, бию тәмамлангач, сикереп торып,
 
кул чабулар дисеңме! Шушы бию өчен генә дә аларга дан җырларга булыр иде. Бәхеткә, ансамбльнең казанышлары моның белән генә чикләнми, халкыбызның бик күп йолаларын сәхнәләштереп, киләчәк буыннарга мирас итеп тапшырып киләләр алар. “Язгы ташу”, “Печән өсте”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе” кебек бик күп постановкаларда халык уеннары, җырлары, йолалары чагылыш тапкан. Бу кичәдә алар күрсәткән “Кичке уен”да “Ярмәк сербиянкасы”, “Кабыргасы-җилкәсе”, “Күпер асты” кебек борынгы биюләр күрсәтелде, борынгы җырлар җырланды.
 
...”Ак каен” халык фольклор ансамбленең 50 еллык юбилей кичәсе бик җылы атмосферада, халык мәхәббәтенә, җитәкчеләр зурлавына төренеп үтте. Һәр артист үз талантына бәрабәр бүләк алды һәм зурлау сүзләре ишетте, чәчәкләргә һәм алкышларга күмелде. Ә бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунакларны сыйлаганда сүз “Ярмәк вагы”н ЮНЕСКО мирасы итеп теркәү, патент алу турында барды. “Ансамбльнең бүгенге, иң озын гомерле һәм иң уңышлы составы сафта чакта бу эш эшләнмәсә, киләчәк буын яшьләре моның мөһимлеген аңлаганчы тагын илле ел үтәргә дә мөмкин бит. Ашыгырга кирәк”, - диде Татарстан вәкиле Илгиз Халиков та һәм ярдәм вәгъдә итте.
 
Өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, ансамбльне юбилее белән котлаган чакта, Иске Ярмәк авылын, гомумән Камышлы районын, “Татар утравы” дип атады. Чыннан да, Сок елгасы уратып алган Иске Ярмәкне шулай дип атарга да була. Шушы “Татар утравы”ндагы Мәдәният йортында үсеп чыккан “Ак каен” ансамбленә корыган ак каен язмышын кабатламаска насыйп булсын иде. Кызганычка, данлыклы ак каен урынына утыртылган яшь каенның язмышы миңа билгеле түгел. Һәрхәлдә, ул урында хәзер милли бәйрәмнәр дә узмый, яшьләр дә йөрми. Шуңа күрә булганны кадерләп сакларга, баетып, яшәртеп, якты киләчәккә, ансамбльнең йөз еллыгына алып барырга кирәк.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 06.05.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»