|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2021 Киңәш-табыш
"Балаңа җен ияләшкән, диләр..."Бер хатын баласының йоклаганда куркыныч тавышлар чыгаруы турында яза. Кайбер күрәзәчеләр фикеренчә, аның баласына җен ияләшкән. "Бу хәл балама 10 яшь булганда башланды. Ул вакытта йоклаганда ниндидер сүзләр генә әйтә иде. Әмма елдан-ел бу хәл начарайды гына. Бүген улыма 16 яшь һәм ул төнлә йоклаганда кычкыра башлады. Кичә бөтен өйгә "Пожар" дип, ярты сәгать дәвамында акырды. Нинди генә табибларга алып бармадым инде. Барлык күрсәткечләре дә яхшы.
Күрәзәчеләргә алып барып карадым. Алар да төгәл генә берни дә әйтә алмады. Берсе, балагыз сихырланган аракы эчкән, дип белдерде. Ә икенчесе, балагызга җен ияләшкән, ди. Андый нәрсәләргә ышанасы килми шул.
Нишләргә дә белмим. Арытаба өй буйлап йөри дә башласа, нишләрбез!? Бәлки, сез дәмондый хәл белән очрашкансыздыр. Берәр киңәш бирегез әле", дип язып калдырган ул.
Фото: pixabai.com
--- |
Иң күп укылган
|