поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.05.2021 Ана теле

Ана теле: “Чит сөйләм”. Шивә – ул иҗат коралы, сәясәт коралы түгел...

Соңгы язмабыздан күренде ки, тел категорияләрен, аерым алганда диалектизмнарны, сәясәт максатларында күзәтү-анализлау фикер чуарлыгына, кайбер очракларда хата нәтиҗәләргә дә китерүе ихтимал. Бу хакта фикер алышуны дәвам иттерү сорала кебек. Әдипләребезнең, галимнәребезнең тел—диалект темасына мөнәсәбәтен ачыклау барышында, аеруча тормышта һәм фәнни фикерләүдә икемилләтлелек, икетеллелек мәсьәләсен тирәнтенрәк уйланганда үзебездән дә кайбер нәтиҗәләр ясау теләге туды.

Телебез хәзинәсе бөтен дөньда гасырлар буе яшәп яткан меңнәрчә ыру, кабилә-кавемнәрнең сөйләм-аралашу  коралы җыелмасы тәшкил итүе, анда төрле чараларның булу ихтималы бәхәссездер. Безнең авылга (сөйләме әдәби норма буларак канунлаштырылган Казан артының Әтнә районындагы Чишмә Сабы авылы)  кунакны һәр өйдә: “Рәхим итеп, тишенегез. Тишмә суыннан авыз итегез!” дип каршылыйлар. “Бүтән телдә сөйләшәбез, үз телебез
бар, без бүтән милләт, аерым мәмләкәт бирегез!” димибез ләбаса.
   
Идел – Урал төбәге татарларының шундый тел байлыгына хуҗа булуларына горурланып, эчкерсез   сокланып, аның хәсияти төрлелегеннән һәрьяклап файдаланып, кадерен белеп,  алга таба да аны баетып, куллану мөмкинлекләрен үстереп, яшәргә дә яшәргә бит югыйсә... Кызганыч ки, аның төз, бөтен  кәүсәсен ботарлап, ботакларын чапкалап, тамырларын өзгәләп-җәрәхәтләп, кыскасы, бөтенлегеннән ваз кичтереп, үсүдән туктатырга маташалар.
 
Милләтләргә, телләргә  карата сәясәт хастасыннан интеккән аерым шәхесләрнең  “кыланмышлары” гомер-бакый булып торган. Илкүләм, дәүләти кимәлдә “кыланмышлар” да баштин ашты. Чиге генә күренми. Татар телен диалектларга бүлгәләү кәсәфәтенең рәсми республика документларында теркәлүе, дәүләткүләм чараларда бәян ителүе бу юнәлештә халыкара хокукларның бозылуына дәлил түгелмени?!
   
Татар диалектология фәне йөз еллык фидәкарь хезмәте нәтиҗәләренә тугры калырга тиештер бит! Югыйсә үзен дәүләтнеке дип рәсмиләштергән теләсә нинди оешма фәнни конференция үткәрә, карар-резолюция чыгара, дәреслек-кулланма бастыра. Нинди генә карарлар чыгарылмый.  Хакыйкать, фәннилек онытыла, сәясәт кенә тантана итсен.
 
Россиядә беренче булып “Башкорт  республикасы” дигән яңа дәүләти берәмлек ясалып, рәсми кабул ителгәч (1919 ел),  моңарчы булмаган  “ясалма”га  “чын дәүләт”кә хас европачыл титул тамгалары (иң башта титул атамага туры килгән милләт-халык, шул халык яши торган җир-территориянең чикләре, халыкара бәйләнешле дәүләти рәсми оешмалары, дипломатия тәртибе,  төп канун –конституциясе, теле, фәне,  мәдәнияте-сәнгате, әдәбияте һәм  халыкара хокук белән эш итәргә сәләтле башка сыйфатлары  булырга тиеш иде. Кемнеңдер хыялында туып   ясалган  төшенчә бар, кәгазьгә дә язылган,  сөйләмдә әйтеп була торган исем бар, ә җисем үзе юк. “Андый гына сәяси казалар була инде ул” диярсез. Тик татар халкы башына төшкән бәләләрнең мондый да  җәфалысы кебеге тагын булды микән  -- менә шушындый ясалма халыклы, ясалма чикләрдә урнашкан, ясалма телле, ясалма мәдәниятле, димәк ки, ясалма тарихлы да мәмләкәтне дөньяга китерү, шуннан инде аны йөз ел буе  яшәтү өчен татар халкына  күпме көч-куәт-егәрен исраф итәргә туры килә. Бүген Башкортстанда, Татарстанда тарих белән шөгыльләнүче берәр кеше, хәтта оешма бар икән ул һич тә шушы “проблема”га кагылмыйча калмый. Бөтенләе белән шушы мәсьәләгә “җигелгән” булмаса әле.
 
Бу сәяси ясалма  низак без  “Кызыл таң”да эшләгән алтмышынчы-җитмешенче елларда ук шактый кыза башлаган  иде. Айдар Хәлимнең “Убить империю!” китабы җан ачысыннан җыелган кара белән  язылган. Шушы елларда инде  китапларын татарча чыгара алмый изаланган Хәсән Сарьянның, аннары инде башкаларның да  Казанга китәргә мәҗбүр булган чагы. Киткәннәрнең хәлен Юзиевләр,  Сажидәләр, Госман Садә, Рәдиф  Гаташ, Роберт Миңнуллиннар йөзендә яхшы беләбез – аларның иҗат җимешләрен  татар укучысы ана  телендә берникадәр татый алды. Ә  менә туган җирдән аерылырга теләмәгәннәрнеке, димәк ки,  шивә имляда    басылырга мәҗбүр ителгәннәрнеке башкачарак булды. Йөз ел диярлек власть-җитәкчелек алышынып торса да сәяси мөхит үзгәрмәде, “халыклар дуслыгы”дигән ясалма –уйдырма яшәеш әле дә дәвам итә.
   
Мәгълүм ки, мондый уңай шигарь астында республикалар арасында барган сәяси “бәйге”ләрдә,  бүтән ярыш-тартышлардагы кебек үк, төрледән-төрле алдашу, хәрәмләшү, ялганлау кебек ямьсез күренешләргә юл ачыла. Иң зарарлысы шунда: тарихи дөреслеккә хилафлык килә.
   
Җанисәп хәрәкәте башлангач, 2020—2021 елдарда бу зарарлы “ыгы-зыгы” аеруча көчәйде. Шушы темага кайсы гына радио, телевидение тапшыруын алып карама, татар-башкорт мөнәсәбәтенә кагылмыйча калынмый. Кемнәрнең генә  нинди генә тәрҗемәи хәлләре кузгатылмый да нинди генә, беркемгә дә кирәкмәгән, күрәләтә каршылыклы бәхәсләр кузгатылмый. Нинди генә хезмәт кешеләрен эш-һөнәрләреннән аерып, мәгънәсез әңгәмә-тапшыруларга җәлеп итеп, кыйммәтле вакыты  исрафланмый.
   
Бу тамаша бит бөтен Рәсәй, вакыт-вакыт бөтен дөнья күләмендә бара!  Татарны кимсетеп яшәргә күнеккәннәргә чәйнәргә  бер дигән рухый сагыз инде!
Мисал кирәкме? Җанисәп шаукымы башланганнан соң ике республикадагы барлык гаммәви чараларга күз сал. Менә “Азатлык” радиосы тапшыруыннан кечкенә генә бер өзек:  Чаллыда бер мәктәптә башкорт сыйныфы ачу хәбәре бөтен дөньяны тузгытып алды – беркемгә кирәкмәгән, болай да санаулы халык акчасын юкка әрәм-шәрәм итүгә киткән  буш лыгырдауга мисал.         Татар ия (03.04.2021 10:44).   Формал Башкортстанда татар теллеләр башкорт теллеләргә караганда 3- 4 тапкыр артык. Татарстанда мең башкорт мәктәбе ачылса  да. без барыбыр Башкортстанның Агыйдел ягында татар белән исәпләшүне  таләп итәргә тиешбез, күпләрнең теле  азларныкына караганда кәм хокукта булырга тиеш түгел. Ә төп максат- Уфа, Бәләбәй, Бөре өязләре җирләренә караган раюннарда референдум үткәрү булырга тиеш. Кеше көлкесе бит- 7 миллионлы татар халкының дәүләтчелеге бер миллионлы башкортларның республикасыннан ике тапкыр бәләкәйрәк! Мондый гаделсезлек донҗада юк. Бүген татар берләшеп Башкортстанда татар теленә рәсми дәүләт теле статусы таләп итәргә тиеш, андый юлны кабул итмиләр икән, димәк, референдум белән аерылырга кирәк. Зур Татарстан белән генә татарның киләчәге зур була ала!
Зөбәер Мифтахов (02.04.2021 15:03):Без бик котлыйбыз бу җаңалыкны! Башкортстанда татар мәктәпләренә шулай ук лояль карасыннар өчен кирәк!.. Чаллыда бер башкорт классы ― ә шуның хакына Башкортстанда әллә тагы мең татар авылында мең татар мәктәбе!.
 
Тагын бер мисал: Татарстанның   рәсми газетында  җәмәгать эшлеклесе ханым болай яза: “Башкортстанда туган һәм 16 яшьтә бирелгән паспортыма “милләте башкорт” дип язылган булса да. мин үземнең башкорт икәнлегемә бер генә дәлил дә китерә алмыйм. Әйе. Башкортстанның Тәтешле районындагы Сарашты авылыннан мин. Шунда үстем, шунда белем алдым”.
     
Язмасында ул шушы районнан чыккан йөзләп  атаклы шәхеснең барысының да татар телендә фикер йөртеп иҗат итүләрен, үзара аралашуларын тасвирлап яза.  Бөтен бәлә шунда: бу темага белдерелгән теләсә нинди фикер каршылыклы. Каршылык нидән гыйбарәтме? Менә әлеге “җәмәгать эшлеклесе” ханым шул ук язмасында болай ди: “Башкорт халкына хөрмәтебез зур. Аларның җырларын да,  спектакльләрен дә яратабыз. Бер ананың ике баласы кебек якын милләтләр без. Динебез – бер, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз – уртак. Башкортстанда туып, Татарстанда танылган язучы һәм җырчыларыбыз белән горурланабыз. Аларның да җырлары, әсәрләре дә татар телендә”.
   
Ханымның менә бу фикеренә охшаш штамп гыйбарәләр бүген, аеруча Башкортстанда, аеруча БСТ тапшыруларында минут саен ишетелеп тора. Тик сорау өстенә сорау: кем соң аның берьюлы ике милләт баласын таба алган анасы, кем соң аның бер анадан туган икенче кардәше, кайда соң ул? Аның белән бер телдә  сөйләшкәч, җырлагач, әсәрләр дә язгач, нишләп ул бүтән милләт кешесе санала? Кем ул бүтән милләт? Кайда ул?
   
Бу сорау белән мин генә “саташкаламыйм” бит. Менә ТНВның “Таяну ноктасы” тапшыруы 20,21 апрельдә (2021) шул мәсьәләне ике көн карады. Татарстанның иң күренекле галимнәре: тарихчылар, сәясәтчеләр башкорт милләтенең тарихи асылын, бүгенге хәлен ачыкларга омтылдылар; андый тарих әле юк, андый милләт әле оешып кына килә, дигән нәтиҗә ясалды.
   
Бу тапшыру барышында чын тарихчылар риваять турында сүз куертып алды. Гомумән дә тарихи  темага сөйләшкәндә миф, хыял, фантазия терминнарының ишетелүе сәер иде. Нинди башваткыч, нинди мираҗ, рәшә бу?  Хәтта публицист булсам да бу факттан мин дә вәсвәсәләнеп алдым. Шүрәле искә төште: төшенчәсе,  исеме дә бар;  хәтта күргәлибез дә кебек -- опера-балетларда җырлап-бииләр; рәссамнар озын бармакларын,  мөгезләрен,  Былтыр дигән әдәм  белән тартышканнарын ясыйлар. Ә чын үзләре юк.
   
Без караган мәсьәлә дә әлеге әкияткә тартым түгелме соң! Тик йөз елдан озаккарак сузылган бу сәяси мифны яшәтү татар халкына атаклы Шүрәлегә караганда да  бик кыйммәткә төшәдер! Күпме дәвам итәр икән? Төрле каршылыклы фикер-нәтиҗәләр тәкъдим ителеп, алар турында уйларга, фикер алышырга, бәхәсләшергә мәҗбүр итеп, халыкның вакытын, көч-куәтен юкка исраф иттерү кайчанга чаклы барыр!?
   
Тагын сәясәткә кереп кителде. Ә бит язмабызның төп максаты укучыларыбызга, бигрәк тә яшьләргә, татар халкының Татарстаннан аерым төбәкләрдә яшәп иҗат иткән, бүген дә иҗат итүче әдипләре белән, аларның әсәрләре белән  әзме-күпме таныштыру иде. Бу темага оештырылган башка тапшыру, язмаларның да төп максаты-эчтәлеге шушы булырга тиеш дип саныйм.  Сәясәт ул минутлы ихтыяҗ,  үтә дә китә, ә менә рухый ризык кешегә даими кирәк, аннан башка яшәп булмый. Җанга, күңелгә анаң теле белән сеңгән рухый ризык кына бәрәкәтле була. Очраклы ризыклар кешегә рухый сәләмәтлек бирми, аның гомерен озайтмый.
 
Сәяси сафсатада ачык юнәлешне чамалау шактый кыен.Монда гади кешегә озын гомерле, мул  тәҗрибәле, мәшһүр аксакалларыбызның,  аннары акыл хезмәтләренең нигезе ана телебез булган иҗатчыларыбызның фикерләре кыйммәтле, көндәлек рухый ризык буларак кирәкле бит. Барлыйк шуларны. Үзегезгә файда бирде дип санаганнарын безнең белән дә уртаклашыгыз.
   
Менә үзебездә теркәлгән  кайбер фикерләр: Мөхәммәт Мирза:    Ана телен җуйган – башка күп телләр белүенә карамастан, милләтсез (332 б.); Милли мескенлек – телсез калу. Тел булмагач – ишеткәнне, күргәнне, белгәнне дә әйтеп булмый. Кирәкне сорап, булганны биреп булмый... Телсезлек – бөтенләй бетү билгесе. (335 б.) (Тере су. ТКН. 2007); Шагыйрә Нәҗибә Сафина: Тәхетләргә менеп тә, төшеп тә, мендереп тә, төшереп тә була, ә менә үз милләтеңнән үк куылсаң, кире кайтулары “едва ли”. Нәкъ шул җаһиллек белән шөгыльләнә  Башкортстандагы “милләт ясау осталары”. Ни-нәрсәгә, нинди биеклеккә кизәнгәннәрен, нинди изге хисләр белән уйнаганнарын аңласалар, болай ук кыланмаслар иде. Чик сызыгын үзгәртеп кенә миллионнарның милләтен, телен үзгәртеп булмый  ул. Мин президент булсам, әле Русия президенты да булсам: “Җәмәгать, ташлагыз бу шөгылегезне, сез бер Идел – Урал республикасында яшәүче уртак телле, динле, җирле, мәдәниятле, әдәбиятлы, ифрат тырыш, эшчән халык. Сезне бөтен дөнья халыкларына үрнәк итеп куярлык. Кайда гына беләләр үз керемнәренең сиксән процентын башкаларга биреп баручы һәм шул хәлләрдә дә үзләре булып калучы милләтне?! Алай бүлгәләү-ботарлау белән шөгыльләнгәнче, уртак рухи һәм матди байлыкларыгыздан бергәләп файдаланыгыз”, – дип әйтер идем... Башкортстанда ...бөтен халык арыды бу уеннардан.(Үзе булганның үзәге нык. Татарстан яшьләре. 22апр.2021).
   
Хәер, тел тирәсендә бик сай йөзгән сәясмәннәр үзләре дә тора-бара, халык фикеренә колак салырга акыллары җитеп, гадел фикергә киләләр шикелле.  Менә “Азатлык” радиосы белән әңгәмәдә сәясәтче Альберт Исмаил: “Бу безгә борынгы әби-бабайлардан мирас булып калган тел. Ул әдәби башкортчадан да аерылып тора, казанчадан да аерылып тора. Һәм ул тел Татарстан белән Башкортстан республикалары барлыкка килгәнче үк булган һәм сакланып калган. Бу ике республика барлыкка килгәч, берсе аны татар теленең диалекты дип карады, икенчесе башкорт теленең диалекты дип карады. Һәркем үз ягына каера. Мин аны төрки тел дип кенә атар идем”, ди Исмаил. Аның фикеренчә, асылда бер тел булса да, акцент кына башкача. “Монсы казанча сөйләшә, монсы уфача, монсы пермьчә сөйләшә, дип әйтәләр”, ди ул, әмма ниндидер язу кагыйдәләре рәсми расланса, аны факультатив рәвештә укуны оештырып булыр иде дип өметләнә.
 
 ”Азатлык” тарих фәннәре кандидаты, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков фикерләрен дә белеште.
“Мин үзем Чакмагыш районыннан – төньяк-көнбатыш төбәгеннән. Безнең төбәктә башкортларны микроскоп аша гына табып була. Ләкин тулы бер төбәкне диалект дип атап булмый, алар татарның урта диалектына карый. Алар гомер буе татарча сөйләшкән. Диалект дип атау өчен ул фәнни нигезләнгән булырга тиеш. Мәсәлән, мари, мордва телләрендә ике диалект бар, алар фәнни дәлилләнгән. Аларның фонетикасы, кагыйдәләре эшләнгән, ә монда уйлап чыгарылганны тагалар. Аскын районында бер төрле, Дүртөйледә икенче төрле сөйләшәләр. Туймазыда, Бәләбәйдә үзләренең аерымлыклары бар. Алар барысы да татарның урта диалектына карый.
 
Минемчә, Радий Хәбиров үзе башкорт телен дә, татар телен дә камил белми, аның башын бутаганнардыр инде. Ул мәсьәләнең эченә дә кермәгәндер дип фаразлыйм. Татар белән башкорт арасында бернинди дә аерма юк. Алар бер-берсе белән тылмачсыз аралаша. Бу эшнең башында торучылар үзләре өйрәнсеннәр һәм үзләренең балаларын башкортчага өйрәтсеннәр иде. Азат Бердин, Салават Хәмидуллин кебек идеологлар үзләре башкорт телендә бер камил җөмлә дә төзи белмиләр”.
   
Мондый мисаллар белән укучыбызга булышабызмы, әллә башын гына катырабызмы !? Әйтүе дә кыен.  Мәсьәләгә  шушындый дөньякүләм буталчык караш хөкем сөргәндә адәм баласына иң дөресен сайлау, әлбәттә, җиңел түгел. Әмма шигебез юк – |һәр кардәшебез үз акылында. Аннары, шөкер, ап-ачык бер хакыйкать безгә таяныч: татар кавеменең икейөзлелекне күрә алмау сыйфаты аның канында. Чын татар беркайчан да икейөзле булып азапланмас, бу темага сәясәт уеннарына кысылмас, бүтәннәрнең  корбаны булмас, иншалла.
                                      Илдар Низамов.
                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 06.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»