поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.05.2021 Фаҗига

Янгында 10 кеше үлгән

Республикада ел башыннан 2053 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел бу сан 1700 генә булган. Быел янгында һәлак булучылар саны да арткан. 2020 елның 4 нче маена кадәр янгында 45 кеше үлгән булса, быел бу сан 87 гә җиткән!

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр иттеләр. Очрашуны Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев сүзләренә караганда, күп кенә районнарда халык белән эшләү җитми.
 
– Аксубай, Әлки, Алексеевск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай, Теләче, Чирмешән районнарында янгын очраклары арткан. Үлем очраклары исә Әлмәт, Чаллы, Югары Ослан, Бөгелмә, Лаеш, Чирмешән районнарында күзәтелде, – ди Сергей Сергеев. – Янгынның 47 проценты коры үлән яну, 41 проценты яшәү урыннарында, 12 проценты башка сәбәпләр аша килеп чыкты. Майның 4 көнендә генә дә янгында 10 кеше һәлак булды. Ел башыннан янгын куркынычы таләпләрен бозган өчен 281 беркетмә төзелде. 534 мең сумлык штраф салынды.
 
Сергеев табигать янгыннарына тукталды. Ел башыннан 700 дән артык шундый очрак теркәлгән.
 
– Мондый янгыннар вакытында чүп һәм коры үләнне җыештырмаганга килеп чыга. Бүген яна торган үлән узган елгы бит инде ул. Димәк, алар вакытында җыелмаган. Быелгы ел бигрәк куркыныч, – ди Сергей Сергеев.
 
Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да моның кадәр янгын булганын өлкәннәр дә хәтерләми, ди.
 
– Республикада соңгы елларда янгын хакында хәбәр бирүче җиһазлар куела башлады. Димәк, янгын очраклары кимергә тиеш иде. Тик кызганыч, әлегә киресе күзәтелә, – диде ул.
 
Алексей Песошин янгыннар саны артуның сәбәпләрен ачыкларга кушты.
Фото: пиксабай

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»