|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2021 Җәмгыять
Миллион сумлык чыршыны сүтәргә акча юк...
Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә әлегә кадәр яңа ел алдыннан куелган пиксельле чыршы тора. Бүген социаль челтәрләрдә яшәүчеләр агач белән фотога төшкән. "Миллион сумлык чыршыны куйдылар, ә алырга акча җитмәдеме? Җәй көне шулчаклы күп бәйрәмнәр була, алар барысы да Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?" - дип гаҗәпләнә шәһәр халкы.
Шәһәр башлыгы Фәнис Гыйльванов сөйләвенчә, чыршыны сүтү 800 мең сумга бәяләнә. Бу - транспортлау һәм саклауга чыгымнарны исәпкә алмыйча. Шәһәр бюджеты өчен бу - бик зур акча. Шулай ук ул Агыйделдә бу эш өчен белгечләр булмавын да әйткән.
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|