• 19.05 Иркә. Тормыш җилләре hэм "Бәйрәм" ансамбле. Ленин клубы. 19.00
  • 20.05 "Казан" бию ансамбле. КЦ Чулпан. 18:30
  • 22.05 Премьера "Бер бәхетле көн" (0+), Кариев театры, 13:00
  • 23.05 Премьера "Бер бәхетле көн" (0+), Кариев театры, 13:00
  • 14.06 "Җәлил" спектакле. Җәлил ис. опера һәм балет театры. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - спортчы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Казанда Ак Паннон токымлы куяннар сатыла.3ай ярымлык.тел.89172651334
  • Туй күлмәге сатыла. 42-44 размер. Бары тик 4 сәг. киелде. Казан, тел. 8 9093 067845
  • Бодай кирэк иде. Актаныш. 89372917054.
  • Эш эзлим (подъезд идэн, савыт саба юам) шалтыратыгыз 89376137655
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Ищу девушку к себе на подселение Оплата : 10000р всё включено Квартира расположена в Азино-1, ул. Закиева Тел: 89655873557
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • Казанда хозяйкадан гостиница яки бүлмә снимать итә.Риэлторлар борчымасын иде.89274823084
  • Казаннын Ибрагимов тукталышында кызларга бер булмэ арендага бирелэ. Автобус тукталышлары, кибетлэр якын. Комиссиясез. Бэясе 7 мен сум. +79179361290 (ватсап)

 
 

 
Архив
 

               

03.05.2021 Тарих

Сугыштан кайткан көн

Машинист кинәт тормоз биреп, поездның йө­решен акрынайтты. Аны-моны көтмичә тигез генә текердәп барган теплушкалар дөбер-шатыр бер-берсенә бәрелде. Дөньясын онытып яткан Зөфәр башы белән вагон стенасына төртелде һәм чәчрәп уянды. Күпме вакыт йоклавын хәтерли алмады, алай да аз булмаска кирәк. Чөнки ул монда кичкә таба, күз бәйләнә баш­лаганда кереп яткан иде, ә хәзер яп-якты.

Баш авыртуы бераз басылгач, исенә килеп, Зө­фәр торып утырды. Ул башта шактый вакыт үзенең монда ничек килеп эләгүен, кая баруын аңыша алмыйча ятты. Хәтере ачылгач, чиктән тыш дулкынланды. Туган ягына кайта бит ул! Иленә кайтып бара! Озакламый Казанга кайтып җитәргә тиеш! Бу хәлгә, бер караганда, ышану да кыен иде... Аның бу юлга чыгуына ике ай була ич инде, ике ай!
 
Ниләр күрмәде дә, ниләр кичермәде бу баш! Пленнан котылгач, ярты елга якын эвакогоспитальдә ятты. Сәламәтлеге яхшыланса да (“яшьлегең коткарды, брат, яшьлегең” диде аңа врач), яңадан сугышка керерлек хәлгә килә алмады, демобилизациягә эләкте. Башта җи­ңел генә кайтып китәр кебек тә күренгән иде, бара торгач бөтенләй көтелмәгән хәлләр килеп чыкты.
 
Германиядән аларны Украинага кайтучы репатриантлар белән озаттылар. Аларны төягән состав тимер юлда ташбака кебек үрмәләде, юк кына станциядә дә поездны икешәр, өчәр тәүлек тоткарладылар. Тимер юллар тыгыз нагрузка белән эшли иде шул. Польша аша үзебезнең якка чыкканчы айдан артык вакыт узды! Октябрь урталарында эшелонны көч-хәл белән Брестка китереп бушаттылар. Юлга җылы җәйдә чыкканнар иде, монда аларны карлы-бозлы салкын яңгыр каршылады. Ничек тә эшелоннан аерылырга, ялгыз гына хәрәкәт итеп карарга кирәк иде. Монда ач-ялангач көе кышка ук калса, мәңге котыла алмасын Зөфәр аңлаган иде инде.
 
Бер кичтә, тимер юл тирәсендәге утларның сү­рәнлегеннән файдаланып, Берлин—Мәскәү поездының тамбурына кереп бер почмакка сеңде. Кузгалып ярты төн чамасы баргач, Благоега җиткәч, проводник аны колагыннан сөйрәп төшерде. Ялынып карады Зөфәр, ялварып, ләкин “синдәйләр бетмәс монда!” дип акырды проводник, жәлләмәде.
 
Байтак вакытлар изалангач, ул шактый зур тизлектә баручы икенче бер поезд вогонының буферына эләгеп китте. Аннан көч-хәл белән тагын тамбурга узды. Утыргыч асларында бөгәрләнеп ятты, рөхсәт итсәләр туалетта басып кайтырга да риза иде, тик илгә генә кайтсын! Туган иленә!
 
Мәскәүнең Казан вокзалына кайтып җиткәч, ул бәла-казалар артта калыр, хәзер бер сикереп, ике йөгерсә туган илдә булачакмын дип уйлады. Ләкин Мәскәүдә шыгрым тулы залларны, энә тө­шәр­лек тә урын калмаган платформаларны күреп, менә кайда икән ул хикмәт дип шаккатты.
 
Юк монда кайтып җиткәч ул көтеп тормас, җаен табар! Үз йомышы артыннан йөрми ләбаса! Ул билет сорап хәрби комендант янына керде, документларын чыгарып салды:
 
— Госпитальдән кайтып киләм, айдан артык инде юлда, — дип, комендантның йокысызлыктан кызарган күзләренә карады.
 
— Көтегез. Иң беренче чиратта демобилизацияләнгән солдатларны озатабыз, — диделәр аңа.
 
Тагын күпме көтәргә кирәк, ничек түзәргә була тагын?! Зөфәр көтәргә риза түгел иде инде, аның сабыры сынган иде. Ул ничек тә булса перронга эләгергә тырышты. Ләкин анда чыгар өчен дә энә күзеннән үтәргә кирәк, җентекләп тикшереп, кулында билеты булган кешеләрне генә чыгаралар анда. Билетлылар әнә, кара болыт кебек җыелган!
 
Зөфәр кебекләр байтак иде монда. Кайтучы солдатлар, хатын-кызлар, спекулянтлар, бала-чагалар, гарип-горабалар — һәммәсе дә бар иде ул көздә Мәскәүнең Казан вокзалында. Монда халык бер-берсенә төрле имеш-мимешләрне бик теләп тарата иде. Соңгы “имеш” шул булды: төнлә Казанга 508нче номерлы поезд китә икән. Ул моннан еракта, әллә кайдагы эчкәре юлларда тора имеш. Зөфәр бу имешкә ышанды һәм шушы поездга эләгергә карар бирде. Әллә ничә вагон астыннан шуышып барып, перронга өелгән брезент белән капланган йөкләр арасында качып торып (монда эләгә калсаң, карак дип утырталар, һичшиксез), ул 508 нче состав торган перронга җитте. Монда да халык иде! Билетлылар! Арада зур-зур төенчекләр, калын-калын чемоданнар, тимер йозаклы сандыклар тоткан хәрбиләр дә күзгә чалынды.
 
“Имеш” расланды, 508 нче чыннан да Казанга кайта булып чыкты. Ләкин вагон ишекләренә якын барырлык түгел, һәр җирдә өстәмә контроль куйганнар, иңнәренә кызыл чорналган кырыс чырайлы кешеләр билетсызларны тибеп кенә очыралар. Бердәнбер юл — вагон түбәсенә менеп яту. Көн салкын салкынын, озак кайтсаң түбәгә ябы­шып катасың, әмма бераз баргач ничек тә тамбурга эләгеп булыр дип өметләнде Зөфәр.
 
Йөри торгач, ул бер вагон ишеге төбенә үк барып баскан старшинаны күрде. Таныш кеше ич бу! Алар аның абыйсы белән бергә техникумда укыганнар иде.
 
— Һәй якташ! — дип кычкырды Зөфәр аңа беретын салып болгап. Старшина аны танымады, әлбәттә. Әйе, танырык түгел шул аны. Башында берет, өстендә ят пальто (беретны концлагерьдан котылгач бер француз бүләк иткән иде, пальтоны поляк хатыны бирде). Ай буе кырынганы юк, бит юмаганына да өч-дүрт көн. Йөзен куе кызыл сакал баскан. Зөфәр бу старшинаның исемен дә, кайсы яктан булуын да оныткан, техникумда абыйсы белән бергә уку­ын гына хәтерли. Алай да мең кешене ерып, ул аның янына якыная алды. Старшина бик текәлеп аңа карап торды, төсмерләде:
 
— Зөфәр абый, син түгелме соң бу? — диде һәм бик ачылып сөйләшергә тотынды. Якташы авызыннан “Зөфәр абый” дигән туганнарча эндәшүне ишеткәч, Зөфәрнең ике күзеннән дә кайнар яшь бөртекләре килеп чыкты, ул күзен пальто итәге белән сөртә-сөртә, аңа үз хәлен сөйләп бирде. Баш­та бик бирелеп, түбәнчелек белән тыңлап торган старшина аның пленнан котылып кайтуын ишеткәч, кинәт суынды, каядыр ашыга ук башлады.
 
— Сез курыкмагыз — диде Зөфәр сизенеп, — мине госпитальдән демобилизацияләделәр. Документларым тәртиптә.
 
Старшина аның кәгазьләрен карап тормады, иптәшләре белән каядыр китеп тә барды.
 
Рәнҗегән күңелне кузгатырга күпме кирәк тагын. Кәефе нык кырылды Зө­фәрнең. Аптырап, катып калды. Авызы кипте, егәре бетте. Кайтуның да кызыгы калмаган төсле тоелды. Шулвакыт аны янына озын мыеклы, мөлаем йөзле бер солдат килеп басты. Ул Зөфәргә ни кирәген, хәзерге мизгелдә ниләр кичергәнен сүзсез аңлап алды.
 
— Әйдә, якташ! — диде ул йомшак кына иңбашына төртеп. Ул уртадагы вагонга сикереп менде дә, Зөфәргә кулын сузды. — Аның билеты миндә, миндә!
 
Зөфәрне очыртып кына менгерде мыеклы солдат.
 
— Хәзер китәбез. Син кер дә, әнә шунда йомылып ят. Мин әйтмичә беркая кузгаласы булма, — диде ул шыпыртлап, уң яктагы сәке астын күрсәтеп.
 
Чемоданнарны, тартмаларны, солдат капчыкларын аралап, Зөфәр сәке астына шуышты. Кереп яту белән йокыга да китте. Поездның кузгалуын сизмәде, мыеклы солдатның кат-кат чакыруын ишетмәде. Поезд аның күпне күргән җанын туган ягына — Казанга алып кайтып бара иде.
 
Вагон бик нык селкетсә дә, юлдашлары уянмадылар. Ул сәке астыннан башын күтәреп карады, әле барысы да йоклыйлар иде. Кем утырган хәлдә башын артка ташлаган, башларын бер-берсенең иңенә салган юлчылар да байтак, аны вагонга сөйрәп керткән мәрхәмәтле солдат кына кысылып сәкегә кереп яткан.
 
Ул тын алырга да куркып ишек ярыгыннан кояшлы тышны күзәтте. Поезд акрын гына гүләп күпергә килеп керде. Әллә Идел аша узалар инде?! Идел, Идел, Идел күпере! Хәзер Зөфәргә качкан урыныннан чыкса да була, Иделне узгач җәяү дә кайтып җитәчәк ул! Мүкәйләп булса да кайтыр!
 
Йокламый ятучылар да булган икән, поездның күпергә кергәнен абайлап, алар берәм-берәм калкына башладылар. Торган бере ишеккә якынрак килергә тырыша иде. Әйе, алар да бит Зөфәр шикелле күпме вакытлар инде газиз туган җирләрен кү­рергә интеккәннәр, күре­шү өмете белән яшәгәннәр. Бөтен кеше өчен дә туган җир бер генә! Баштан кырык үлемне кичергәннән соң туган илгә кайтудан да сөенечлерәк тагын нәрсә бар бу дөньяда!
 
Менә поезд мең язмышны, җиңүче солдатларны төяп, Иделне кичеп чыкты. Салкын җил ыжгырып кереп торса да, алар ишекне япмадылар инде. Ишек төбендә кеше артканнан-арта барды. Менә як-якта урманнар, кырлар җәелеп ята. Зөфәр 1940 елны армиягә алынып, шушы юлдан билгесез юнәлештә туган җиреннән аерылып киткән вакытларын күз алдына китерде. Ел ярымнан өйгә кайтырга исәпләп чыгып киткәннәр иде, йөри торгач биш елдан артык вакыт узып китте. Биш ел! Еллары нин­ди әле тагын!
 
Зөфәрнең уйларын бүлдереп, кемдер иңбашына кулын салды. Аның артында үзен вагонга алып кергән мыеклы солдат басып тора иде.
 
— Нихәл, якташ? — диде ул елмаеп. — Йокың туйдымы? Кичтән мин сине тарткалап карадым, уянмадың.
 
— Арылган иде шул.
 
— Менә кайтып та җи­тәбез. — Солдат һаман елмая иде. — Тукта әле, сүзгә мавыгып тамак ягын онытмыйк. Синең ашаган юк бит.
 
Зөфәр тартынып маташкан булды, солдат аны ай-ваена карамастан вагон эченәрәк өстерәде. Үзе тиз генә сәке астыннан чемоданын өстерәп чыгарды да, ачып, Зөфәр алдына берәм-берәм ризыклар тезде. Ни генә юк иде монда! Колбаса, ит консервасы, ак калач, хәтта шоколад та бар иде. Зөфәрнең ашыйсы бик килә иде, аның тәүлектән артык берни капканы юк иде.
 
Зөфәр чеметеп кенә колбаса кисәген капты, ипи сындырып алды. Ул ашаган арада солдат әйберләрен җыештыра башлады.
 
— Кайтып җитәбез ич! — диде ул күз кысып. Аның берничә чемоданы, плащ-палатка белән төргән төенчекләре бар иде. Иң ахырда, сәке өстенә җәелгән өр-яңа одеалга күрсәтеп:
 
— Менә бу сиңа булсын, берәр нәрсәгә ярар, — диде. — Ал-ал, кирәк булмаса сатарсың, анда һәрбер чүпрәк кадерледер.
 
Поезд туктауга көтеп торучы халык вагоннарны сырып алды. Кайсы елый, кайсы шатлана. Елаганнары да шатлана бугай, белеп бетереп булмый.
 
— Рәхмәт сиңа! Син булмасаң ятасы идем атна буе поезд көтеп, — диде Зөфәр мыеклы солдат белән хушлашканда.
 
Бу вакытта төш җитеп килә иде инде. Зөфәр бик озак вокзал алдындагы мәйданда басып торды. Кая барырга белмичә аптырашта калды. Шунда гына ул үзе киткәндәге вокзал белән бүгенге вокзал арасындагы кискен аерманы абайлады. Кешеләр! Алар үзгәргән иде. Чебен кебек тыз-быз чабучы кешеләрнең күзләре, күз карашлары бөтенләй башкача иде. Алар беркемне күрмичә, бәреп-сугып каядыр ашыгалар, күзләре суырылып эчкә баткан, иреннәре мәңге аерылмас кебек бер-берсенә ябы­шып кысылган. Арада хәр­би киемнәр дә күп күренде. Зөфәрдән ерак түгел юлда яткан кечкенә ташка абынып бер кеше егылды. Күренеп тора: сугыш инвалиды! Юа-юа уңып төсен югалткан гимнастеркасындагы медальләре чыңлап куйды. Зө­фәр шунда тагын бер нәрсәгә игътибар итте: урамда йөрүче һәр ирнең икенчесе дип әйтерлек гарип иде.
 
Ул бер максатсыз Нариман урамы буйлап китте һәм бара торгач колхоз базарына килеп чыкты. Сәүдәнең иң кызган чагына туры килде Зөфәр. Аның күзе әле анда, әле монда сикерде. Нәрсә бе­лән генә сату итмиләр иде монда! Башта ул азык-төлек рәтенә эләкте. Зө­фәр дөньясын онытып ризыкларга карап торды да, кесәсен капшап куйды. Аның күзгә кырып салырлык та акчасы юк иде. Гомумән, бик күптәннән акчаны кулга тотып та караганы юк аның. Ничек кенә булса да азрак акча табарга кирәк! Әле ярый бүген ул бер башы, тәрбиясендә хатыны да, бала-чагасы да юк. Кызганычка, туганнары да юк аның Казанда. Ә ашказаны акча дип тормый, майлы өчпочмакларны, хуш исле пә­рәмәчләрне күргәч ашарга таләп итә. Ә акча юк! Барып, баш орып акча сорап торыр кеше дә юк.
 
Ул солдат биргән одеалын сатарга ниятләде. “Берәр нәрсәгә ярар” диде бит яхшы күңелле солдат. Хәзер коткарса шул одеал гына коткара Зөфәрнең ач ашказанын.
 
Ул тотылган әйберләр, иске-москылар сатыла торган рәткә барып басты. Башта боегып кына карап торды, аннары иңе­нә аркылы салган одеалны ике кулына тотты, алгарак узды.
 
— Күпме сорыйсыз?
 
Аның каршысында яңагын марля белән урап бетергән, юбалгы гына кеше басып тора иде. Зөфәр аптырап калды. Күп сорарсың да, бу кешенең гайрәтен чигерерсең дип курыкты.
 
— Теләсәң өч акча, — диде теге кеше. Зөфәр шатланып риза булды.
 
Өч йөзлекне эләктергәч, ул бу тирәдән тизрәк китү ягын карады. Өч йөз тәңкә! Рәхмәт теге солдатка, мең яшәсен!
 
Бара торгач Киров урамына килеп чыкты Зөфәр. Ашыгып атлагангамы, аның хәле китте. “Их, — дип уйлады ул, — хәзер берәр җылы җиргә кереп ял итәсе иде”.
 
Шушы гади уй күңеле­нә килгәч, сөенеп куйды: бардыр ич әле Казанда мунчалар?! Юынмаганга ни гомер, җылынып та чыгар, акчасы бар, аннан тамак ягын кайгыртыр. Аннан күз күрер, танышларын эзләп карар.
 
Болак буенда да үзгәреш юк иде. Мунча да үз урынында, хәтта билет бәясе дә үзгәрмәгән. Берникадәр вакыт Зөфәрнең йөзлеген вата алмый җө­дәделәр. Эш көне булгангамы, чират әллә ни зур түгел иде, юыну бүлмәсендә дә иркен дип әйтерлек. Зөфәр шуннан файдаланып, эчке күл­мәклә­рен дә юып чыгарга уйлады. Йөк итеп кулга тотып йөрмәс өчен, ул бар булган киемен өстенә кигән иде. Өч пар күлмәк-ыштан иде аның өстендә. Өчесе дә керләнеп беткән. Аларны агартыр өчен Зөфәргә шактый азапланырга туры килде. Аннары кием кыздыру камерасында керләрен киптереп тә алды.
 
Мунчада юына торгач, тамагы нык кипте аның. Һич чыдар әмәл юк! Киенеп, бер пар чиста киемнәрен капчыгына салып, шуны култык астына кыстырып, буфетка юнәлде. Тез буыннары чак кына калтырый, бөтен тәнен рәхәт җиңеллек биләгән иде. Буфетка сыра ки­тергәннәр икән. Сыра! Тәмен дә онытып бе­терде инде аның Зөфәр. Сыраның кружкасы унбиш сум тора икән. Ул буфетчы хатынга утызлыкны сузды:
 
— Ике кружка!
 
Рәхмәт сиңа, мәрхә­мәтле солдат! Одеал бүләгең бирмәсәң болар берсе дә булачак түгел иде бит!
 
Аның баскан килеш, ашыгыч кына эчәсе килмәде, сыраның тәмен татып, рәхәтләнеп кинәнәсе килде. Тәрәзә кырыендагы биек өстәл артына басып, озак эчте ул. Ә аннары урамга чыкты һәм тиз-тиз атлап Кабан кү­ленә таба китте. Күл буендагы җансыз фонтан янында басып бераз уйланып торгач, сугышка кадәр яшәгән фатирына — Гарифә апаларга барып керде.
 
Әнәс ГАЛИЕВ. Романнан өзек

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.05.2021
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar