|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2021 Җәмгыять
26 градуска кадәр җылытачакТатарстан гидрометцентры республика халкын куанычлы хәбәр белән сөендерде. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе атнада бездә шактый җылытачак. Бүген аерым районнарда көчле яңгыр булыр дип көтелә. Көндез 11-16 градуска кадәр җылылык көтелә.
Дүшәмбе көнне, 3 майда алмашучан болытлы һава булса да, яңгырлар вәгъдә итми синоптиклар. Көньяк-көнбатыштан талгын гына җил исүе көтелә. Һава температурасы төнлә 4-0 градус булса, көндез 16-21 градуска кадәр җылытачак. Ә инде 4 майда яңгыр да көтелә, шул ук вакытта һава температурасы 17-22 градус, ә кайбер районнарда +26 градуска кадәр җылытырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|