поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.04.2021 Җәмгыять

“Йоклаганда рәхәт булгандыр, нигә хәзер үгездәй үкереп ятасыз!?"

Туганнан туганымның Казанда яшәүче кызы­ бәбиен быел Майамида табарга исәп­ләгәч, әллә ни исем китмәде. Хәзер яшьләрнең аяктан егардай теләкләренә, гадәттән тыш кыланмышларына аптырап тормыйбыз ич инде. Телиләр икән, сә­ламәт­лекләре, мөмкинчелекләре бар икән — рәхим итсеннәр!

Сигез-тугыз айлык корсак белән унике-ундүрт сәгать самолетта очу — үзе бер батырлык! Хәзер бу гамәл яңалык түгел инде. Русиядән Штатларга бала табу өчен бер ай эчендә йөздән артык хатын-кыз килүе билгеле. Элегрәк танылган­ җырчыларның, артистларның Майами, Лос-Анджелес, Нью-Йорк, Бостон, Солт-Лейк-Ситида табуын ишетү аптырашта калдыра иде, әлбәттә. Кем нинди ихтыяҗны күздә тотып­, нинди мәгънә, отыш эзли бит әле бу чарадан?! Ни өчен күпләр Штатларда табарга тели нарасыйларын?
 
Беренчедән, Америкага барып бала табу, үзенә күрә бер инвестиция булып тора. Икенчедән, мондагы җылы климатта тудыру — үзе бер ләззәтле өстенлеккә ия булудан тыш, бик дәрәҗәле санала һәм соңгы вакытта мо­дага кереп китте. Өченчедән, туризм һәм авыл хуҗалы­гы белән генә шөгыльләнгән Флорида штатында экология искиткеч чиста һәм яхшы, чөнки зур заводлар, фабрикалар юк. Шуңа күрә Майамида табарга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Баланың якты килә­чәген кайгыртып, аның биредә төпле белем алуына, перспективалы эш урыны булуына, дәүләтнең социаль ярдәменә зур өметләр баглап, әти-әни шушы адымга бара да инде.
 
Күпләр монда тапсалар да, бирегә килеп, яшәп китүдән баш тарталар, әлбәттә яисә кышкы салкыннарны, җаннарына, кү­ңелләренә хуш климатта уз­дыралар. Аның каравы бу искиткеч зур чыгымнар сорый торган ният. Кызыбызның Америка граж­данлыгы, страховкалары була торып та күп кенә акча чыгаруларын беләм чөнки. Әмма, бу гамәлнең үз хикмәте бар! Монда табу — бик файдалы һәм әкәмәт табышлы чара! Биредә туган бала шундук Американың гражданлык хокукын ала. Бу аңа закон нигезендә Штатларда калу һәм анда төпләнү өчен мандат кебек роль уйный. Аның өстенә ул, 184 илгә бернинди визасыз керә һәм чыга ала, барып-кайтып йөри ала. Америкага виза ясау өчен күпме кәгазь, документ тутыру, рәсмиләштерү, ничаклы инстанцияләргә җитәргә кирәклеген белгәннәр, моның уңай ягын шундук күрәчәк, әлбәттә. Тагын бер яхшы ягы — бала тапканнан соң туристик виза шундук алты айга озайтыла. Шуның аркасында ата-ана Штатларда бер ел буе яшәргә хокуклы.
 
Америка законнары буенча, балага 21 яшь тулгач, гаиләсе белән яңача бергәләшү, кушылуы хакында документлар бирү мөмкинчелеге бар. Бу ни дигән сүз? Ягъни, бала монда туып-үскәнлектән, әти-әнисенең, әби-бабасының да бирегә күченеп килеп, шушында урнашып яшәү хокуккы барлыкка килә.?Моның өчен бала үзе, һичшиксез, Америкада яшәргә тиеш.
 
Иң мөһиме, күңелгә ятышлысы — бала табучы әниләргә мөнәсәбәт. Биредә, мәсәлән, авырлы икәнен белгән көннән башлап, әни булачак кешегә бәйрәм башлана һәм ул бала тудырганчы дәвам итә. Туганнары, якыннары, хез­мәт­тәш­ләре — һәммәсе, һәр­да­им котлап, күңел үсендерүче сүзләргә күмеп тора. Хәтта урамда очраган узып баручы, бер бел­мә­гән кешеләргә чаклы, комплимент ясамыйча калмый. “Сезгә шулкадәр килешә авырлы булу! Сез чибәр, яшь әни! Бигрәк нур чәчәсез, балкыйсыз! Сез искиткеч ягымлы әни булачаксыз!” — дигән сүзләр, кемнең күңеленә май булып ятмас та, җанына җылы өрмәс! Тугыз ай буена шу­шы халәттә йөргән бәхетле әни өчен, тудыру йортына килгәндә, бәйрәмнең кульминацион моменты җитә. Аны монда: “Әлеге мизгелдә сез­дән дә бәхетле кеше юк! Сез тиздән үзегезнең нарасыегызны кулыгызга алачаксыз! Ул тизрәк әнисен күрергә теләп, сезгә бераз күңелсез авырту ясаячак! Ләкин бу мизгелдә сез бары тик нәниегез турында уйлап, бары аны күз алдына китерергә тырышыгыз. Бар да яхшы! Без һәрдаим сезнең бе­лән!” — дигән җилкенде­рү, мактау сүзләрен ише­тү өстенә, ярдәм күрсәтергә әзер торучылар булуын сизү никадәр мөһим бу вакытта.
 
Кызым сөйләгән шундый игътибарлы караш, хөрмәткә лаек мөнәсәбәт булуына ышана алмыйча, үземнең өченчегә авырлы икәнемне яшереп йөрүем искә төште. Кеше ни әйтер, хезмәттәшләрем көлмәс микән, туганнарым өнәмәс инде дип уйланып йөрдем чөнки. Югыйсә, яраткан ирем, даими эшем, торырга урыныбыз, машинабыз бар хәтта! Ул вакытларда, чыннан да, машина бик сирәк кешедә күренә иде. Һәм беләсезме, бригадада җиде ел бергә эш­ләгән хезмәттәшем, авырлы булуымны белгәч, миңа акаеп карап: “Хәерче арттырып ятасыз инде шунда!” — диде. Бездә ни өчендер йөкле булу — җинаять кылуда тотыл­ган карак бе­лән бер дә­рә­җәгә куелган булган. Бү­тәннәр, алай каты бә­рел­мәсәләр дә, барыбер үз сүзләрен әйтми калмады: “Малаегыз бар, кызыгыз бар, кем кирәк соң сезгә тагын? Әйдә, рәхәтен күр инде, алайса, туймагансың икән әле бала бугы юып!” Шун­дый төрт­мәле сүзләрдән соң җаныма урын таба алмый йөди идем.
 
Ничек табуым турында беркайчан да искә алмаска тырышам. Иң авыр, газаплы кичерешләр нәни сабыйны кулга алуга онытылып, ләззәтле мизгелләрдән генә тора ич! Түземлелек миңа тумыштан бирелгән! Башкалар акырып-бакырып, улап ятканда, мин тешне кысып, ирен­не чәйнәп тавыш чыгармадым. Шулай да, тү­зәрлек хәл калмагач, караватның баш-башындагы тимер рәшәткәләрен кул белән бөгеп, җәя ясаганга аты-юлы белән сүккәннәр иде. Башкаларга: “Йоклаганда рәхәт булгандыр, нигә хәзер үгездәй үкереп ятасыз!? Тагын бер мөгерәсәң, яныңа бүтән берсе дә килмәячәк, үзең табарсың!” — дип җикеренеп кычкырган тавышлар, бик озак онытылмыйча, колагымда яңгырап торды. Мондый мөнәсәбәт күп­ләргә таныштыр дип уйлыйм. Мыскыллы, хурлыклы сүзләр, рәнҗү булып кадалып, бик күпләрнең психикасына зыян ясагандыр. Шундый бәхетле минутлар, шатлыклы мизгелләр, бәйрәм тантанасы мондый чиркандыргыч мөнәсәбәтне юып түккәндәй оныттыра, билгеле, ләкин юшкыны кала...
 
Тыныч, матур, рәхәт яшә­­ешкә омтылу һәркемгә хас. Балаңны рәхәт-уңайлы шартларда, стрессларсыз, оптимистик рухта, курыкмыйча, тартынмыйча табу, үзеңне һәм сабыеңны ышанычлы, дәрәҗәле затлар кулына тапшыру бик зур әһәмияткә ия. Алдына куйган бурычын һәм максатын тормышка ашыру өчен, булачак әниләр шундый тәвәккәллек кыла икән, берүк Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын аларны!
 
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА.Флорида штаты, Орландо шәһәре.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.04.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»