|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Бала коега төшеп киткәнУфада кечкенә кыз әнисе белән йөргәндә коега төшеп киткән. Бу хәл 29 апрельдә Кузнецовский бистәсендә булган. Моның турында видео социаль челтәрләрдә пәйда булды. Язмада кызның бордюр буйлап атлавы күренә. Әнисе бер-ике секундка гына игътибарын читкә юнәлтә. Ул арада кыз люк кырыена баса һәм ул кинәт ачылып китә. Башта бала, коеның капкачы читенә бәрелеп, кое төбенә егылган кебек тоела, ләкин сабый нәрсәгәдер эләгеп кала. Ярдәмгә ташланган шаһитлар кызны тартып чыгара алган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ул җитди җәрәхәтләр алмаган.
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|