|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2021 Мәгариф
Соңгы кыңгырау бәйрәме кайчан узачагы билгелеБашкортстанда соңгы кыңгырау бәйрәме 22 майда, шимбә көнне узачак. Бу дата 9 һәм 11 сыйныфларда белем алучы чыгарылыш укучылары өчен бердәм көн буларак билгеләнгән. Бу хакта БРның Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итәләр. Роспотребнадзор бәйрәмне үткәрү буенча киңәшләр әзерләгән. Документка ярашлы, балалар катнашлыгындагы чараны битлекләрдә, термометрия үткәреп, катнашучылар арасында социаль дистанция белән, өстәл артына 1ешәр генә кеше утыртып, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба белән тәэмин итеп ачык һавада оештырылырга тиеш.
Хәтерегездә булса, былтыр пандемия сәбәпле мәктәп укучылары соңгы кыңгырау бәйрәмендә онлайн катнашты.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|