поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.04.2021 Ана теле

Ана теле: “Чит сөйләм”. Шивә сөйләме (диалектизмнар) да “чит” буламы?

Элекке язмабызны болай төгәлләгән идек: “Диалектизм категориясенә анализ ясауны бу юлы сөйләмият юнәлешендә максат итеп куеп, тел фәне нәзәриясенә таянып керешелде. Шулай да тел фәнендә шәхси сөйләмгә өстенлек бирелсә, без инде анализга күбрәк иҗтимагый сөйләм төрләрен җәлеп итәргә омтылдык. Киләсе язмалар шушы юнәлештә булыр дип ниятлибез”.

Вәгъдәдә торыйк. Әйтик, матур әдәбият мисалларына җентекләбрәк тукталуыбыз очраклы түгел. Образлы-сурәтле фикерләүдә җирле сөйләм чаралары өстәмә экспрессия-тасвир көченә ия дип санала. Әсәрләрендә бу төр лингвистик хәзинәне аеруча урынлы  кулланып, тасвир-сурәт мөмкинлекләреннән оста файдаланган әдипләрнең без күзәткән тәҗрибәсен һәм аларның үзләренең бу максатта ничек иҗат итүләре турындагы фикерләренә колак салыйк әле.
     
Мирсәй Әмир хәтирәләреннән:...Тагын бер кешене “Дәген Якуп” дип йөртәләр иде. Ни өчен андый кушамат? –Аларның бабалары “дәген-дагын” дигән сүзләр  кыстырып сөйли торган булган,–дип аңлатты әни. Ни өчен кыстырганнардыр  ул “дәген-дагын”ны барыбер төшенмәгән идем. Еллар үтеп, үсеп буйга җитеп, Казанга килгәч аңладым. Редакция тирәсендә була башлаган беренче танышларымнан җурналист Фазыл Мөбәрәкшин – “Кызыл яшьләр” газетасының шул еллардагы редакторы – шулай “син дәген, мин дәген, ул дагын” дип сөйли торган кеше булып чыкты. Татарстанда шулай сөйләшә  торган аерым кешеләр генә түгел, авыллар, кантоннар бар, имеш. Димәк, безнең авылдагы “Дәген Якуп”  нәселе дә кайчандыр шушы яклардан килеп чыккан булган.
   
Игътибар итсәң, тел дигән нәрсә гаҗәп тылсымлы көчкә ия бит ул. “Чәч тә баш китереп” дигән гыйбарәне мин безнең авылга гына хас сүз дип йөри идем. Баш белән чәч кебек, икесе бер бөтен тәшкил итә торган әйберләрне яки бер гаилә булып яшәргә тиешле кешеләрне бер-берсеннән аерып, таратып, туздырып бетерүне аңлата торган бу сурәтләү чарасын, кабиләчелек булыр дип шикләнеп, үз әсәрләремне язганда кулланмый килгәнмен. Көтмәгәндә бу сүзне Гомәр Бәшировның “Намус” романында очраткач, зур бер ачыш ясаган шикелле куандым.
   
Тагын күптән түгел генә Ш.Маннурның “Агым суларга карап” повестен укыганда “айбата” дигән сүзгә тап килеп, шулай булдым. Минем ул сүзне үзебезнең авылдан башка беркайда да ишеткәнем, әдәбиятта да очратканым юк иде. Хәтта Стәрлетамакта чагымда иптәшләр арасында шундый сүз ычкындыргач, миннән көлгәннәр иде, ягъни нинди мәгънәсез сүз ул! Шуннан соң мин аны, акылга саерак кешегә карата әйтелә торган бу мәгънәле сүзне, язганда түгел, сөйләгәндә дә кулланмый идем. Баксаң, безгә кайчандыр Казан губернасыннан, Арча, Тәкәнеш якларыннан ияреп килгән сүзләр икән алар. (14 б.);
 
Диалектизм берәмлекләрне әдәби әсәрдә куллану тәҗрибәсен анализлаган менә мондый “тел сабакларын” без заманында Н.Фәттах, Г.Бәширев, Х.Сарьянның бу өлкәдәге  мул хәзинәсеннән китергәләгән идек инде. Форсаттан файдаланып үткәннәрне кабатлап, зиһенне яңартып алу зыянга булмас, тырышып карагыз.
   
Кызганыч ки, бу юнәлештә җиң сызганып эшләп яңа казанышларга ирешкән белгечләребез барлыгы мәгълүм түгел. “Диалектизм” төшенчәсе еш ишетелә ич!”—диярсез. Тик исеме шул булса да хәзер җисеме икенчерәк. Ләкин бу хәл безнең бүгенге темабызны һич тә чикләми, киресенчә, сөйләм кысаларын иҗтимагыйлык хисабына киңәйтә генә. Эш менә нәрсәдә.
   
Диалектология бүген, аерым алганда Татарстан фәнни мохитендә,  лексикология өлкәсеннән политология (сәясәт) өлкәсенә күчә бара сыман. Анда  иҗтимагый фикерләү  көчәйгәннән-көчәя. Моңа сөйләмият фәне игътибар итәргә тиештер. Бүген гамәли тормышта да. фәнни хәрәкәттә дә беренче чиратта иҗтимагый факторларга диккать ителә. Әйтик, җанисәп сәбәпле 2020-2021 елларда үткәрелгән төрледән-төрле рәсми, фәнни, җәмәгать чараларында  диалектизм төшенчәсе еш кына телгә алына. Әйдә, карыйк әле: шул лингвистик термин нинди мәгънәләрдә күзалланып анализга җәлеп ителде икән. Мәсәлән, Актанышта үткәрелгән фәнни конференциядә Башкортстанның   Илеш районыннан килгән төбәк белгече Әнәс Әхмәтов  милләтнең беренче билгесе — аның теле, ә Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы авылларда сөйләм теле Татарстандагы диалектлар белән аваздаш икәнен белдерде. Димәк ки, ”тел”, “диалект” төшенчәләрен белмичәме, әллә махсусмы бутау күзәтелә;
   
Әлеге рәсми, фәнни чаралар барышында бу төшенчәгә карата  гади укучылар, интернетчылар белдергән фикерләрнең төрле (фәнни дәрес тә,  ялгыш та) булуы бездә дә теркәлгән. Менә кайберләре генә: “К.К.Илдус 02.12.2020 22:34
Әдәби татар теле шивәләр (диалектлар) белән баетылырга тиеш. Мишәр шивәсе белән дә, кырымтатар..., себер сөйләше белән дә, башкорт теле дип аталып йөртелүче Урал арты сөйләше (кувакан диалекты) белән дә. Лексикасы да фонетикасы да.
   
“Азатлык” радиосыннан:
 
Бүген, 24 апрельдә, Башкортстанда башкорт телендә халыкара диктант яздылар.
 
"Төньяк-көнбатыш диалектында" язучыларга "Без башкортлар" хәрәкәте җитәкчесе, "Исмаил" төркеме җырчысы кайчандыр Казанда яшәп "Мин татарча сөйләшәм" чараларының үзәгендә кайнаган Альберт Исмаил укыды. Ул "Хикмәтле чишмә" исемле текст яздырды, авторы әйтелмәде. Текстта "билдәле" (билгеле), "ете" (җиде), "атайлар" (әтиләр), "ич" (эч), "ниндәйдер" (ниндидер) кебек кайбер диалекталь сүзләрне искә алмаганда, калганы татар телендә булды. Диктант ирекле дип аталса да, төньяк-көнбатыш диалектында мәҗбүри яздырган төбәкләр дә булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләрен мәҗбүр итеп яздыруларын хәбәр итте. Алар исемнәрен атамауны сорады.
Соңгы вакытларда Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды. Азатлык Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюе турында экспертлар белән сөйләшкән иде. "Диктантны беркайда да, беркайчан да диалект нигезендә уздырмыйлар. Диктантны әдәби язма телдә үткәрәләр. Аңлашыла, бу – җанисәп алдыннан ясалган ясалма проект" дип белдерде сәясәт белгече Руслан Айсин.
Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов "төньяк-көнбатыш диалектта" диктант оештыруны провокация дип атаган иде. Аның фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.
   
Күренә ки. гап-гади бер лингвистик берәмлек тирәсендә күпме ссәясәтләштерелгән “ыгы-зыгы”, хәтта, галим әйтмешли, фальсификация, провакация. Аны фәннән ерагайтуга юл куймаска иде.   Диалектизмның лексикология категориясе буларак әсәси хәсиятен тәмам ачыклап бетерү белән бергә аны сөйләмдә куллану кагыйдәләрен дә рәсмиләштереп бетерергә кирәк. Югыйсә. ТНВның 2021 ел 23 апр. “Точка опоры” тапшыруында югары рәсми, фәнни оешмаларның күренекле генә галимнәре дә диалектизм төшенчәсенең асылын, аның әдәби тел төшенчәсе белән мөнәсәбәтен бик томанлы  аңлауларын күрсәтте. Бер галим “Бу категорияне әдәби тел белән бәйләнештә карау гомумән дә кирәкмәс эш”, дигәнрәк фикер әйтте.
   
Ә бу тайпылыш телләр яшәешенә, аларның үсешенә карата төрле-төрле, хәтта каршылыклы фикерләр туарга сәбәп була. Менә берничә генә мисал:        “Шуннан 03.12.2020 08:33. Татар һәм башкорт галимнәре биш елда, ун елда милләтләренең лексиконына керәчәк сүзләр турында уртак фикергә килергә тиеш. Шуннан бер 30 елдан ике тел аерымлыклары бетә язачак. Ул вакытта татар-башкорт саны да аз калган булачак. Урыс авызына кереп беткәнче, ике милләт кочаклашып, туганлашып, каршылыкларын онытып китәчәк.
   Татарлар 07.02.2020 00:08. Башкорт оешмасы туган телләрен яклауда актив. Бу эштә алар тарафыннан татарларга карата да гадел мөнәсәбәтләре саклансын иде. Аңлагыз, башкорт теленең дошманы татар теле түгел. Алар туганнар!
 
   
Уфа губернасы татары 07.02.2020 23:54.
Урал тауларына килеп башкырларга шул сүзләреңне әйт, кемнең кемгә туган һәм игезәк икәнеңне бик яхшылап тукмагач аңларсың, башкырса һөйләшә башларһың аузза тештәр булмаһа...
   
Ә бит диалектизмга карата татар фәнендә элек-электән иҗтимагый фикер юнәлешендә дә гадел караш формалашып килгән. Әдипләребез бу мәсьәләдә дә сизгер булган. Алар калдырган фәнни мираска игътибарлырак булу бүген кайбер хаталардан азат итәр иде.
   
Гаяз Исхакый:  ”1917 елның июлендә Казан мөселманнарының өч съезды уза. Аларның берләштерелгән утырышында Идел–Урал өчен милли-мәдәни мөхтәрият игълан ителә. Милли мәҗлес чакырыр өчен вакытлы бюро сайлана.  1917 елның ноябрендә Уфа шәһәрендә Милли мәҗлес үзенең эшен башлап җибәрә. ...Милли-мәдәни мөхтәтиятнең төп кануннарын раслый һәм дини, мәдәни-мәгариф, финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиешле Милли идарә сайлый (37 б.); Милли мәҗлес Идел–Урал төркиләрен төрки-татарлар дип атый, шуңа күрә бу язмада да мин халкыбызны шул исем белән атадым (38 б.); 1920 елдан башлап большевиклар андый республикаларны төркиләр өчен дә төзиләр. Төрки халыкның һәр кабиләсе аерым “милләт” дип игълан ителә. “Бүлгәлә һәм хакимлек ит”, дигән мәгълүм кагыйдәгә тугры калып, теле, әдәбияты, мәктәбе, гореф-гадәтләре уртак булган төрки халыкны большевиклар дистәгә якын милләткә аера. Большевиклар “кабәхәт патша реҗимы” эшли алмаганны башкардылар... төркиләрдә ничә кабилә булса, ягъни “милләт” булса алар шулкадәр әлифба иҗат иттеләр (40 б.); Башкортстандагы хәлләр куанырлык түгел – җитәкчеләр арасында җирле халык вәкилләре бик аз...
     
Гомәр Бәширев: Татар әдәбиятының башкорт әдәбиятына йогынтысы һәм хезмәте аз булмады диясем килә.... Туган туфрак кеше күңелендә соңгы сулышына хәтле саклана, тик ул аны, вакыты җиткәч, калдырып кына китә.... Дүрөйледә мин татар белән башкорт арасында бертөрле дә аерма сизмәдем диярлек. Бәлки монда татар күбрәк булганга күрәдер....Ләкин хикмәт анда гына түгел шикелле. Бигрәк тә тел мәсьәләсендә. Әгәр дөрес сизгән булсам, монда ниндидер бер гибрид тел әкрен генә көчәя бара кебек. Ике телнең якынлыгы күптән билгеле. Татар һәм башкортта уртак сүзләр (ягъни берүк сүзләр) 90 проценттан да ким түгел. Соңыннан башкорт үзе керткән яки татар әдәбиятыннан күчкән сүзләр калган 10 процентка кереп бетәдер. Әмма төп аерма сүзләрнең әйтелешендә иде: безнеңчә– “сәнәк”, башкортча– “һәнәк”, без “бармый”, “килми” дибез, башкортлар “бармай”, “килмәй” диләр...Менә шушы фонетик аерма әкренләп югала кебек. Колак салам: татар сүзе – чын татарча, мәгәр әйтелеше башкортча... Бигрәк тә сүзнең ахырын – фигыльне (глаголны) – башкортчага әйләндерәләр...Татар, башкорт арасында чыккан тел җәнҗалын мин беркадәр ишетеп белә идем... Әлбәттә, бу гаять җитди, нечкә мәсьәлә. Ахырда шушы мәсьәлә тар-башкорт арасын бозды да инде. Монда гаеп, минемчә, “атта да тәртәдә дә бар”. Татар түрә булырга ярата, ә башкорт татарны шуның өчен яратмый. Монда ике төрле язмыш, ике төрле психологиянең роле зур булса кирәк...; ...Татарны башкортча сөйләшергә өйрәтеп маташуның һич тә хаҗәте юк, минемчә. Телләребез бер дип әйтерлек. Казан татарларын мишәрчә сөйләшергә өйрәтү шикелле кирәкмәгән бер эштер...Ул әнә ике халык арасын бозуга гына китерде. Хәлбүки, Башкортстанның киләчәге татар һәм башкорт халкының татулыгы белән бик нык бәйләнгән. Алар бер-берсенә бик кирәк халык.... (1999, сент.);
   
Наҗар Нәҗми: Мин милләтем белән башкорт, әмма анам теле – татар теле, Татарстанда да мине татарпәрвәр дип язып чыктылар. Димәк мин, икеләтә милләтчемен, шундый булуым белән горурлана алам...
 
Мостай Кәрим: Безне башкорт типтәрләре диләр. ХҮ1 гасырда ук әле көчләп чукындырулаардан качкан Идел буе халыклары Башкортстанга ябырыла. Качакларның бер өлеше башкортлар тарафыннан ыруга кабул ителә, бер өлеше, җир-суга тиенеп, башкалана. (?). Келәш авылының төп халкы гасырлар сузымында читтән килүчеләр – татарлар – белән аралаша, шул аркада телләр бутала, ләкин сөйләшнең лексик нигезе, гореф-гадәтләр, йолалар башкорттоконса саклана. Минем кардәшләремнең рухи культурасы. шулай итеп, ике халыкның  әхлак һәм эстетик тәҗрибәсеннән оешкан (441);
   
Башкортстан аша борон-бороннан Европа белән Азия арасындагы кәрван юлы үтә. Башкортстан шулай ук ике культураның  – Көнбаеш һәм Көнчыгыш культураларының – карван юлы өстенә тап килгән. Безнең йортыбыз ике яктан да яктыртыла. Әгәр дә без, башкорт әдипләре, шушы ике бөек культураның поэтик тәҗрибәсен иҗади үзләштерүгә ирешсәк, иң тәүдә үзебезнең милли укучыбыз өчен әсәрләр тудыра барып, якындагы һәм ерактагы халыклар йөрәгенә дә җитә алырбыз. Бына шушы шартларда гына безнең милли әдәбиятебез озын гомерле булыр, бөтен дөнья күләмендә әһәмият казаныр. Автономиялы культуралар булмады да, булмаячак та (4 том. Тормыш сәхифәләреннән. 461 б.);
 .   
“Без аның белән һәрвакытта да татарча сөйләштек. Гаиләдә дә татар телендә араша идек. “Мостай Кәрим татармы, әллә башкортмы?” дигән еш бирелә торган сорауга ул: “Минем ана телем – татар теле, рухи телем – башкорт теле. Шуңа күрәдер минем өчен бу ике телнең икесе дә кадерле!”, ди торган иде”. (34 б.). ( Сөембикә. Сент. 2019. Нәзифә Кәримова. Күкрәгемнән кошлар очырам...
   
Айдар Хәлим: “Рәсәй империясе үзенең  тарихи культиваторы булган татар акылы һәм хезмәте белән башкортка тел һәм дәүләт төзеп бирде. Әлбәттә. татарның үз хисабына. Башкорт теле татарның шул ук керәшен “теле” кебек диалекты ул: ява – татарча. җава – керәшенчә. Якты – татарча. җакты – керәшенчә. Елый – татарча. җылый – керәшенчә... Бүгенге башкорт телендә әдәби мәдәнияте булган татарга аңлашылмаган бер генә сүз дә юк. Мөеш. алыс. мәргән. күнәк. ырыс һәм башка кайбер сүзләр татар һәм гомумтөрки ареалы өчен күптән билгеле һәм уртак төшенчәләр. Бүгенге башкорт телендә оригиналь дип исәпләнерлек бер генә сүз дә юк. Бәлки “тәлмәрйен” (бака) оригинальдер? Алай дисәң.һәр авылның үз диалекты бар бит ул (541 б.).    
 
Айдар Хәлимнең диалектизмга карата янә бер фикере: Башкортстан шагыйре Хәсән Назаровның аңа атап язган “Утлы камгак” дигән шигыре турында: ...”бу язмада байтак сүзләр татарга түгел. башкортка да юньләп аңлашылып җитмәгәнлектән, мин аларны сиземләп кенә шәрехләргә тырышам: камгак – җен арбасы. ытырганып – өзгәләнеп. аңыштарзы – аңсызларны. тасырайтып – чекрәйтеп. касаратың – юньсезең. әйтте ниһәң. әйтте дисәң. болгак – бутаучы... (429 б.)”. 
   
Үзебездән өстик: монда аптырарлык, сукранырлык сәбәп юк – һәр ыруда, һәр авылда берәр генә булса да шивә сүз табылмый калмый  -- аны урынлы куллана белү – чын шагыйрьлек билгесе дә. Аннары, мондый очракларны бәяләгәндә  һәр телне төпле белү таләп ителә, әйтик, бу юлы татарның аңышу, тасыраю, болгау кебек чын тамырларын  башкорт шивәсе дип бәян итү -- наданлык билгесе, дияргә дә була.
   
Тел фәненнән бераз тайпылган, сөйләм гамәле өчен күбрәк кирәкле мондый “төерләр”не өстәмә ачыклау сорала. Бүгенге мәктәп програмнарында аларга җитәрлек  вакыт тәгаенләнмәгән. Аерым алганда, үзебезгә диалектология, этимология, орфография, орфоэпия юнәлешләре буенча өстәмә күнегүләр үтү зарур.
   
Равил Шаммас: “Атаем Бакый авылының бик чибәр ятим кызына  Раузага өйләнгән. Әниемнең атасы  -- Һидиятулла картатай. Алар – башкортлар. Картатай безнең белән башкортчарак сөйләшә торган иде. Мин кечкенә чакта: “Картатай сакау”, ди торган идем. Тел аермалыгын аңламаганмын инде” (49 б.).
   
“Тел” димәктән, “сакаулау” димәктән, Равил абыйның халык алдында әсәрләрен укыганда-сөйләгәндә дә, болай аралашканда да  ана телебездән тайпылуын, аны ничек тә зәгыйфләгәнен ишеткәнем булмады. Шуңа күрәдер инде Башкортстан халык шагыйре дигән олуг исемне биргәннән соң Уфа телевидениесе хәбәрчесе белән сөйләшкәндә ничектер ясалма-көчәнебрәк, сакаулабрак сөйләвен ишетеп, аптырабрак калдым. Сакаулый бит! Заманында республиканың татар язучылары төркеме рәисе дә “ясалма тел” сәясәте корбаны булды микәнни?!
   
Әсәрләрен укыганда һич алай дип уйламассың.  “... Ныкышты”;  “Шүрләү билгеләре һызатлана”;   Чү. мавыгыла түгелме! Без инде уңай-үрнәк мисаллар рәтендә  әдибебез текстыннан шивә, диалектизм теркәлгән өлешеннән китерә башлаганбыз. Татар әдәби теле нормарыннан тайпылган фонетик, грамматик, лексик күренешләр. Алары да күзгә чалына.  “Әлеге ләпелдек егет аны култыклаган...”; “...Өйдәгеләр дә өлтөрәп тора: аш салынган, мунча ягылган...”; “Инде аркасы көмрәйеп барган бу картка чынлап та мыек үсми”;
   
Менә аның шагыйрь Рәшит Әхтәри,  аның китабы турындагы язмасында мондый юллар бар: “Рифма яңгырашлары белән мавыгып китеп, әлегә күпләр аңлап җиткермәгән бер яңгырашлы  яңа сүзләр дә уйлап чыгаручандыр...”. (2 т. 533 б.).  Бу иҗади гамәл Равил аганың  үзенә дә кагыла лабаса – аның иҗат мирасында үз ыру-кавемдә генә бик тә сирәк кулланылган сүзләр яисә шуларга охшатып үзе ясаган кәлимәләр очраштыргалый бит. Рәсми белешмәләрдә аны башкорт халык шагыйре дип атау өчен шул нигез була ала дип саныйлар, күрәсең.
   
Нурмөхәммәт Хөсәенов: “Башкорт әдәби теле 1924 елда гына гамәлгә кертелә. Аңа кадәр бар да татар телендә сөйләшкән. Бу — кануни адым түгел. Халыкка гына түгел, фәнгә дә төкерү булып тора. Әле моңа кадәр татар теленә каршы көрәш алып бардылар, хәзер диалектка әйләндерү омтылышы башланды. Сез — башкортлар, ләкин икенче төрле сөйләшүче башкортлар дип аңлатырга тырышалар. Бу сан арттыру өчен генә кирәк. Мәгариф, мәдәният министрлары һәм урынбасарлары вазифасына беркайчан да төньяк-көнбатыш районнарыннан чыгучы татар телле башкортлар билгеләнгәне булмады. Хакимият бүлешкәндә алар читтә кала”, диде Хөсәенов “Азатлык” радиосына.
 
Күренә ки, тел категорияләрен, аерым алганда диалектизмнарны, сәясәт максатларында күзәтү-анализлау фикер чуарлыгына, кайбер очракларда хата нәтиҗәләргә дә китерүе ихтимал. Бу хакта фикер алышуны дәвам иттерү сорала бугай.
                          Илдар Низамов,
                  филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 29.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»