|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2021 Җәмгыять
Аю баласы урманнан кешеләр янына килгәнБашкортстанда нәни аю баласы Зилаер районының Кананикольский авылында кешеләр янына килгән. “Ауыл уттары” гәзитендә хәбәр итүләренчә, аю баласы хәлсезләнгән булган, әмма үзе янына якын китермәгән. Кешеләр аны эләктергәч, аю үзен агрессив тоткан, бик каты ырылдаган. “Хәзер инде кунакчыл хуҗалар аю баласы белән нишләргә дип аптырашка калган. Мөгаен, инә аюны браконьерлар аткандыр да баласы ялгыз калгандыр”, – дип яза гәзит.
Күптән түгел генә (төгәлрәк әйткәндә 22 апрельдә) Караидел районында транспорт компаниясе хезмәткәренә аю һөҗүм итүен язган идек.
Ике хезмәткәр Нагретдин авылында урнашкан базага юлланган булганнар. Юлда алар аюны күреп кала. Туктап, аны яхшылап карар өчен машинадан чыгалар.
Кайсыдыр моментта кыргый хайван ирләрнең берсе янына якын килә һәм аңа ташлана. Коллегасы кычкыра-кычкыра һәм монтировка белән аюны куып җибәрә. Ахырда аю һөҗүменнән каза күргән ирне Уфа дәваханәләренең берсенә озатканнар.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Видеодан скрин
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|