|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2010 Җәмгыять
БӘЛЕШБүген тагын Камал театрына бардык. Яратам мин шушы театрны. Ник дип сорамагыз да, чөнки әйтә алмыйм. Бер ел буе, Лос-Анджелеста яшәп, Камалдагы премьералар турында интернеттан гына укып, кызыксынып яттым. Суга сусаган кебек кайттым Казанга. Бәйрәмгә җыенган кебек әзерләнеп бардык. Рәхәтләнеп Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ен карадым. Елап карыйм мин аны. Уйнап-көлеп, тулы хыяллар белән тормыш иткән татар яшьләре язмышына олы сынау – сугыш килеп керә. Монда йә исән каласың, йә ятып каласыңЙ Авыр тойгыларны уята шушы күренешләр. Җыр-бию белән кушылып баручы спектакль күңелдәге әллә кая яшерелгән хисләрне уята. Ирексездән күздән яшьләр ага башлый.
Әсәрнең күңелле урыннары да җитәрлек. Кызлар-егетләрнең җыр-биюе, такмак әйтеше бик матур куелган. Наилә Гәрәеваның нурлы әбисе дә спектакльгә нур өсти. Ә ул пешереп китергән бәлеш?! Сез тойдыгызмы аның исен? Нинди бәлеш булды икән ул? Мөгаен, итле бәлеш булгандыр. Улының туена эчәк бәлеше пешереп тормагандыр. Ә ите – казныкы микән, әллә яшь сарыкныкымы?
Бу сораулар миндә юктан тумады. Мин үзем дә бәлешне еш салам. Ул хәзер бәйрәм ашына караганда, көндәлек ризыкка әйләнеп бара.
Беренче тапкыр бәлешне курка-курка гына ясаганым исемдә. Камыры артык йомшак чыкты, токмачка җәйгән кебек юка итеп җәйгәнмен. Анысы тишелеп, эченә салган шулпасы агып, мичкә төшеп, бөтен йортка көйгән ит исе чыккан иде. Аннан соң пешерә-пешерә кул да ияләште, үзем дә остардым. Башкортстанның Шаран районына командировкага барып, бәлешкә туенып кайткан идем бервакыт. Анда бәлешне йорт саен салалар икән. Төп ризыклары – бәлеш дисәң дә артык булмас. Үзем остаргач, кайда яшәсәм дә шул ризыкны әзерли башладым. Америка Кушма Штатларына да бу шөгылем ияреп барды. Анда-санда американ дусларны да, бәлеш пешереп, сыйлый торган идем.
Башта бик катлаулы кебек тоела ул. Бер ияләшеп китсәң, аннан да гади әзерләнүче ризык юк төсле.
Иң алдан камыр басып куям. Шулай итмәсәң, әрчеп туралган бәрәңге карала да башлый. Ә камырны төрлечә әзерлим. Суыткычта ни бар: сөтме ул, каймакмы, катыкмы – барысын да эшкә җигәм. Юк-юк, бәлеш камырына йомырка сыту кирәкми. Ул камырны катырып җибәрә. Ә безнең бәлеш йомшак кына булып, авызда эреп торырга тиеш. Аннары тәменчә тоз, серкәдә сүндерелгән сода салам. Камырны әзерләгәч, полиэтилен пакетка салып, суыткычка ыргытам да, эчлек әзерләргә тотынам. Еш кына икешәр бәлеш салына безнең өйдә. Берсе, гадәти, итле-бәрәңгеле-суганлы булса, икенчесе – вегетарианча, ягъни итсез.
Ике бәлеш сугышмыйча гына, газ мичендә сәгать-сәгать ярым утыра. Аңарчы аны бер-ике алып, шулпасының күләмен, бәрәңгесенең яки кабагының пешү-пешмәвен тикшерәсе. Шул арада фатир буйлап тәмле ис тарала. Авыз суларын тыеп кына, исен иснәп, тикшерәсең дә, яңадан ябып куясың.
Кунаклар булса, иң көтелгән мизгел – мичтән бәлеш алу. Бәлешләрне китереп куюга, халык өстәлне сырып ала. Бәлешнең авызын ачу процессын һәркем кызыксынып көтә. Пычак белән өстен кисеп алганны күреп, бәлеш күрмәгән американнар кул чаба. Капкачны кискәләп куям. Алар аңарга эчлекне ягып ашый. Ит ашаучылар итлесенә, вегетарианнар дөгеле-кабаклысына ябыша. Бер мизгел – аннары өстәлдә бәлешнең төбе дә тәмле исе генә кала. Төбен тагын ваклап, чәй эчкәндә ашап бетереп куябыз.
А. ГЫЙМРАНОВА |
Иң күп укылган
|