|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2021 Хәвеф-хәтәр
11 яшьлек кыз котырынган эттән сеңлесен үз гәүдәсе белән каплаганСоңгы вакытта сукбай этләр проблемасы көнүзәккә әверелде. Илебезнең әле теге, әле бу төбәгендә иясез этләрнең өлкәннәргә һәм балаларга ташлануы хакында ишетеп торабыз, ә күптән түгел Башкортстанда Учалы районында булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Шушы көннәрдә Кушнаренко районында да этнең балаларга ташлану очрагы теркәлгән. Кушнаренко районында балаларга сукбай эт түгел, ә бәйдән ычкынганы һөҗүм иткән. Хәл болай булган. Ике кыз бала урамга уйнарга чыккан.
Саф һавада уйнаганда, кызларга бәйдән ычкынган эт ташланган. Бишенче сыйныфта укучы Азалия кечкенә сеңлесен хайванның очлы тешләреннән саклар өчен, аны тиз генә чокыр җиргә яткырып, үзе аны гәүдәсе белән каплаган. Бу вакытта читтәрәк уйнаган ахирәтләре, апа белән сеңелнең бәлага таруын күреп, бәйдән ычкынган этнең хуҗасына йөгергән. Ярый әле, ул өйдә булган, тиз арада чыгып, этен алып кереп киткән. Котырынган хайван Азалиянең аякларын тешләп өлгергән, ә менә сеңлесенә тия алмаган.
Унбер яшьлек кыз баланың батырлыгы сокланырлык! Тәнендәге җәрәхәтләре тиз төзәлсен дип телибез аңа! Ә менә эт хуҗасына закон каршында җавап бирергә туры килер.
Фото: zooclub.ru
--- |
Иң күп укылган
|