|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2021 Мәдәният
Бүген Зөһрә Сәхабиевага 70 яшь (ФОТО)Бүген – 27 апрельдә халкыбызның яраткан җырчысы, ТАССРның халык артисты Зөһрә Котдус кызы (Бигичева) Сәхәбиеваның туган көне! Аны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, иҗат уңышлары телибез. Зөһрә Сәхәбиева заманында әле зур сәхнәгә килгәнче, Сара Садыйкова җитәкләгән җыр түгәрәгенә йөри. Сөекле композиторның фатыйхасы белән Казан дәүләт консерваториясенең вокаль факультетына укырга керә. Студент елларында ук Татар дәүләт филармониясе, Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективлары белән Республикабыз районнары буйлап чыгыш ясый. Зөһрә Сәхәбиева Казан дәүләт консерваториясен 1977 елда тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә солист буларак эшкә җибәрелә. Шул ук елны Республикабыз хакимияте карары белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына күчерелә. Ул 1977-1984 елларда — М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, 1984-1993 елларда — Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1993-1996 елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында, 1996-1999 елларда— «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә эшли. 1993-1998 елларда – Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы факультетында вокал укыта. Зөһрә Сәхәбиева үзенең концерт программалары белән илебезнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясый. «Җидегән чишмә» (С. Садыйкова муз., Г. Бәширов сүз.), «Сусау» (С. Садыйкова муз., С. Хәким сүз.), «Әнкәй» (С. Садыйкова муз., Т. Миңнуллин сүз.), «Рәхмәт сиңа» (Р. Яхин муз., Ш. Маннапов сүз.) һ.б. җырлар белән тамашачы күңеленә юл яра ул. Репертуарында тагын С. Сәйдәшев, М. Мозафаров, Ф. Әхмәтов, Р. Еникеев, Б. Мөлеков һәм башка күренекле татар композиторларының әсәрләре дә бик күп урын ала. Аның тарафыннан әзерләнгән «Без – Тукайлы халык», «Күңел йолдызы», «Таян Аллага» исемле, халык җәүһәрләре – мөнәҗәтләрдән, Г.
Тукай сүзләренә язылган җырлардан, татар халык җырларыннан торган концерт программаларын да җыр сөюче тамашачы бик яратып кабул итә. Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева бүгенге көндә дә төрле концертларда, Татарстан һәм Россия төбәкләрендә чыгыш ясый, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә аны көтеп ала. Аның башкаруында бик күп вокал әсәрләре Татарстан радио һәм телевидениесенең алтын фондына керә.
1. Зөһрә Сәхәбиева. 2004 ел
2. Сулдан уңга: Равил Шәрәфи, Римзил Вәлиев, ..., Хәйдәр Бигичев, Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Алмаз Имаев, Зөһрә Сәхәбиева, Ганс Сәйфуллин. Казан. Ирек мәйданы.1983 ел
3. Сулдан уңга: (алда) Сара Садыйкова, Мөнир Якупов, Фәхри Насретдинов, артта: Мингол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Әхмәт Кәримов. 80 нче еллар
4. Сулдан (беренче рәттә): Зөһрә Сәхәбиева, Мәхмүт Хөсәен, Вафирә Гыйззәтуллина, икенче рәттә Халидә Хәсәнова,... .., Венера Шәрипова, Равил Фәйзуллин
5. Сулдан уңга: Рамил Курамшин, Гөлзада Сәфиуллина, ..., Зөһрә Сәхәбиева, Мингол Галеев. Төркиядә фольклор фестивалендә. Стамбул. 2000 нче ел
6. Сулдан уңга: Нәҗип Бәдретдинов, Гөлчирә Бәдретдинова, Фәрдия Сәфәргалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Шакиров, Лена Шагыйрьҗан, Фердинанд Фәтхи, Резидә Галимова, артта: Равил Шәрәфи, Рөстәм Вәлиев, Кирам Сатиев. Габдулла Тукайның тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдән соң. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. 2004 ел
7. Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева. Сарман. 2004 ел
8. Зөһрә Сәхәбиева, баянда – Фәрит Хатыйпов. 2015 ел
--- |
Иң күп укылган
|