|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2021 Шоу-бизнес
Алсу Фазлыева мәрхүм әтисенең машинасын саткан: "Төшебезгә керә башлады..." (ВИДЕО)Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева әтисенең КАМАЗын сатып җибәрүе турында уртаклаша. “Әтиебез төшкә керә башлады. Әйтерсең лә, машинаның тик торганына уфтанган кебек тоелды...” - ди ул. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Фидаил абыйның вафатыннан соң, үзе эшләгән Камазы 1 ел тик торган. Үзе исә узган елның 10нчы мартында озак авырудан соң бакыйлыкка күчкән иде. Балтач районының алдынгы, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре исеменә лаек булган кеше ул.
"Соңгы вакытларда күбебезнең төшебезгә шул машинасы белән эштән кайткан кебек керә башлады. Әйтерсең лә, нишләптер, эшләп торган машинаның тик торганына уфтанган кебек тоелды... Исән чагында әти үзе ерак юлдан кайтып кермәде. Эш белән кайнап, эшнең тәмен белеп, бик яратып эшли иде. Эшләгән, тырыш кешеләрне ярата иде... Озак уйлаганнан соң, сораучылар булгач, әтинең машинасын эшкә кулланышка сатып җибәрдек. Бу Камаз киткәндә, күңелләребез әрнеде, гүя Камазы белән әти дә еракка киткән кебек булды... Әтинең җаны да шул машина белән киткән кебек булды... Ләкин әти сөенеп ятадыр дип уйлыйм. Бу Камазда эшләүчеләр исән-сау йөрсеннәр, юлда ватылмасыннар, шатланып эшләргә язсын”, - дип тели Алсу Фазлыева.
--- |
Иң күп укылган
|