|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2021 Милләт
Татар теленең эзе дә калмады...Татар теленең бүгенге хәле турында күп сөйләнелә, күп языла. Минем дә аның хакында әйтер сүзләрем шактый. Оптимистлар татар теле элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә яшәячәк диләр, ә менә пессимистлар патшалар, коммунистлар чорларында да яшәгән телебез бүген бетүгә бара дип белдерәләр. Мин үзем беренчеләренә зур сорау куеп, икенчеләре белән килешә төшәм.
Өлкәнрәкләрнең исендәдер: үткән гасырның туксанынчы еллары нинди матур башланган иде. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителгәч, республиканың бөтен шәһәр-районнарында татар телле мәктәп, лицей, гимназия, балалар бакчалары ачылды. Яңа газета-журналлар дөнья күрде, булганнарының тиражлары артты. Татарстанның бөтен оешма-предприятиеләрендә түрә-җитәкчелекне татарчага өйрәтү курслары ачылды. Кайбер югары уку йортларында, студентларга татарча белем бирү нисбәтеннән, уку әсбапларын татарчага тәрҗемә итүләр башланды. Җәмәгать транспортында тукталышларны һәм игъланнарны ике телдә әйтү, кибетләрдә товарлар исемнәрен татарча-урысча язу мәҗбүриләнде. Берсендә хуҗалык кибетенә кергәч, электр лампочкасы астына куык дип язылганны күреп башта аңламый тордым. Бераздан гына куыкны элек 5ле-7ле керосин лампаларына кигерткәннәре искә төште. Күрәсең, сатучылар бөтен нәрсәнең исемнәрен татарча язарга дигән күрсәтмә алгач, лампочкага башка исем тапмаганнардыр.
Мәктәпләрдә, укучылар нинди милләттән булуга карамастан, мәҗбүриләп татар теле дәресләре укыта башладылар. Шул елларда бер тел белгече “чит милләт балаларын татарчага өйрәткәнче бөтен көч-ресурсларны үзебезнең татарларга юнәлтсәк отышлырак булмасмы?” дигән иде. Әүлия булган икән. Бүген без ярык тагарак янында утырып калдык түгелме?
Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстан халкының 53 проценты татарлар, урыслар 39 процент, калганнары башка милләттәгеләр. Шулай булгач, ягъни күпчелекне тәшкил иткәч, татар телен урысныкы белән рәттән дәүләт теле итү дөрес гамәл. Дәүләт теле булгач, татар телен башка милләт вәкилләре дә белергә тиешләр югыйсә. Чуаш, мари, удмуртларны татарчага өйрәтергә була, ә менә үзләрен “бөек һәм кодрәтле” милләт вәкилләре дип санаучыларның моңа каршы чыгып, Мәскәү ярдәмендә, метеорологик тел белән әйткәндә, флюгерны кирегә борачаклары көн кебек ачык иде. Бу шулай булып чыкты да. Берничә ел элек, Мәскәү тарафларыннан әмер килеп төшү белән, прокуратура хезмәткәрләре, республика җитәкчеләрен дә искәртеп тормыйча, мәктәпләргә барып, татар телен укытуны тыеп, укытучыларны куркытып йөрделәр. Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләренең күпчелеге татарлар дип беләм һәм андый “ялкынлы татар патриотлары” өчен миңа оят. Шунысы аяныч: Мәскәү алдында Татарстан мәнфәгатьләрен якларга тиешле Дәүләт Думасы депутатлары, Федераль Совет сенаторлары бу гаделсезлекне төзәтүгә омтылыш ясау урынына, аны ишетмәгән-белмәгәнгә сабышып, авызларына су каптылар.
Татарстанның үзендә ризасызлык күрсәтү булмады дисәм бик үк дөрескә туры килмәс, чөнки берәү булды. Унбишләп егет-кыз республика парламенты бинасы каршында “Туган тел”не җырлап, протестларын белдерделәр. Мәскәү тарафыннан телебезнең тамырына балта чабу менә шулай тыныч кына үтте дә китте.
Прокуратуралылар мәктәпләрдә йөргәннән соң озак та үтмәде, Русия президенты сайлаулары булды. Туган телебездә укытулар чикләнүен һәм меңнән артык татар теле укытучыларының эшсез калуларын искә алып, кара акылым белән, халкыбызның күпчелеге президент сайлуларына бармас, барганнары да бу президентка тавыш бирмәс дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Татарстан, Чечнядан гына калышып, иң күп тавыш бирүче төбәк булды.
Туксанынчы еллар башында Русия телеяңалыклары һәрчак Татарстандагы вакыйгалар белән башланып, шуның белән тәмамлана иде. Бу татарларның бәйсезлек даулап бөтен илне шаулатып, дер селкетеп торган вакытлар. Шул елны безнең көрәшне үз күзләре белән күрергә теләп читтә яшәүче бер туган кунакка кайтты. Аның белән уннарча мең халыкны җыйган митингларда да йөрдек, ачлык игълан итеп палаткаларда яшәүчеләр белән дә очрашып сөйләштек. Бу бит СССР таркалып, элекке союздаш республикаларның шактыенда бәрелеш-чуалышлар барып, безнекеләрне “Русские в Рязань, татары в Казань!” дип куган чорлар. Бездә дә шул хәлләр кабатланудан куркып, татар булмаганнар артларын кыскан вакытлар. Урам-кибетләрдә урысча сөйләшүләр юк диярлек, бөтен җирдә игълан-белдерүләр, музыка үзебезнең телдә. Туганыбыз киткәндә: “Молодцы, Чаллыны чын татар шәһәре иткәнсез!” – дип аркадан кагып киткән иде. Былтыр шул туганыбыз тагын кайтты. Бу юлы ул: “Шәһәрне танымадым, элекке татарлыкның эзе дә калмаган. Хәзер ул без яшәгән урыс шәһәреннән берничек тә аерылмый”, – диде.
Фото: Татар-информ
Абугали ГАЛИМОВ, Чаллы |
Иң күп укылган
|