поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.04.2021 Шоу-бизнес

Җәвит Шакиров Зөлфиясез кала язган

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән Питрәч районы Чыты авылындагы концерт вакытында кызыклы хәл булды. Башта концертка ничек эләгүем турында сөйлим әле. Шимбә көн. Кичке сәгать алтынчы яртылар.

Эштән кайтып, ял итеп утырганда, авылдан әни (иремнең әнисе, алар Питрәч районы Чыты авылында яши) шалтырата. Видеоэлемтә аша. Экранда – Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар! Күземә күренәләр дип торам! Концерт алдыннан безгә чәй эчәргә кергәннәр икән. Әнинең “фирменный” өчпочмакларын мактап-мактап ашыйлар.
 
“Әйдә, кайтыгыз! Концерт авыз ачкач кына башлана. Кайтсагыз, башламый торабыз!” - ди Җәвит абый. Сикереп тордым да, иремә шалтыраттым. Ул эштә иде. “Кайтабыз!” диде. Шулай итеп, авылга кайтып кердек. Клуб мөдире Миңнур Шәмсетдинов безне коймаклар, мәтрүшкәле чәйләр белән каршы алды. Гомумән, Миңнур – тырыш егет ул, клубны тик тотмый, гел чаралар оештырып тора.
 
Баксаң, бу авылда Зөлфия Шакировага гашыйк ир-ат яши икән. Ул артистканың килүен түземсезлек белән көткән. Кыюлык өчен бераз “җибәреп” тә алган бугай. Һәрхәлдә үзен тотышы буенча шулай сизелде. Абый әле бер яктан килеп чыга, әле икенче ишектән керә. Авыл кешеләре куып та карады үзен, кая инде? Күзе томаланган, Зөлфиядән башка беркемне күрми.
 
Мәхәббәтле абый Зөлфия апага клуб мөдире бүлмәсендәге гөл төбеннән ясалма чәчәк тә бүләк итте. Чәчәк дигәннән, Зөлфия апага дип алган чәчәкләремә дә сузылды әле ул. Кулымнан тартып ала язды. “Берне генә бир инде. Жалко булса, сатып алам, ничә сум?” - ди. “Абый, җаным, сиңа берне бирсәм, үземә дүртәү кала. Дүрт чәчәк бирмиләр бит инде!” - дим. Берзаман сәхнәгә үк менеп басты, сәхнәдәге эскәмиягә дә барып утырды. Үз өендәге кебек йөри бу. Халык бер мәлгә концертны онытып, абыйны күзәтә башлады. “Хатынсыз калам икән”, - диде Җәвит абый. Халык егыла-егыла көлә, Җәвит абый сүзсез калды, Зөлфия апа көлә-көлә сәхнә артына ук кереп китте.
 
Ярый, дәртле абый озак тормады инде, акылына килеп кайтып ук китте. Югыйсә концертның ямен ала башлаган иде. Әмма клубтагы халыкның көчле алкышлары Шакировларга дәрт-көч өстәде. Тамаша кызганнан-кыза барды.
 
Концертка килгәндә, Чыты авылы мондый тамашаны беренче тапкыр күрде! Беренчедән, концерт ике өлештән торды. Аның беренчесе "Кәмит Җәвит" сыман капка төбе форматында җырлы, биюле һәм уенлы узды. Икенчесе концерт форматында тәкъдим ителде. Җәвит абый юморны сипте генә. Кайлардан исендә кала диген? Андагы мәзәкләрнең иге-чиге юк. Ул сөйләгәндә, авыз бөтенләй җыелмады. 
 
Икенчедән, “авыл” дип программаны кыскартмаганнар. Шакировлар өч сәгатьлек тамаша күрсәтте. Хәтта тәнәфес тә булды. Шакировлар үзләре генә түгел иде. Сәхнәдә бертуган талантлы егетләр чыгыш ясады - Рамил Гөзәеров җырлады, Таһир Гөзәеров баянда уйнады. Яшь җырчы Илүзә Шәрипова да матур җырларын бүләк итте. "Айфара"ның элеккеге солисты Рамил (Рамай) Кадыйров аппаратура артында музыка көйләп утырды. Артистларның сәхнә киемнәре аерым игътибарга лаек. Зөлфия апа курчак кебек, нәрсә кисә дә, килешә аңа! 
 
Шакировларга чын күңелдән афәрин диясе килә! Авыл халкын өч сәгатькә генә булса да, дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, матур концерт куйганнары өчен зур рәхмәт! Ни дисәң дә, өлкән һәм урта буын артистлары кешеләрне, авылларны сортка бүлми. Кечкенә авылларга да баралар. Әле озак еллар буе гөрләп иҗат итәргә язсын аларга!
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.04.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»