поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.04.2021 Мәдәният

Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Идел” татар халык җыры ансамбле чираттагы концертын үткәрде

Хәер, чираттагы дип әйтү дөрес түгел ул. Ник дисәң, һәр концертны оештыру артистлардан һәм җитәкчеләрдән зур иҗади эш кенә түгел, оештыру, акча таба белү, тамашачының зәвыгына тәңгәл килгән программа әзерли алырлык сәләт таләп итә. “Үткән концертыбыз ошадымы икән, бүгенге концертка килүче булырмы икән”, дигән сорауларга җавап эзләп бер генә төн йокысыз узмаган бит инде. Бигрәк тә бу коронавирус чорында.

Чыннан да, кеше күп түгел иде. Күпчелегебез бер елдан артык халык арасына чыгу түгел, кибеткә дә йөрми. Ләкин батыр кешеләр табылды, залның яртысы матур тамаша күрергә килгән иде.
 
Матур тамаша дигән сүзем дә ялгыш ычкынмады, әлбәттә. Соңгы елларда Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге “Идел” ансамбле үсеш һәм сыйфат күрсәтә. Бигрәк тә Хәлимуллиннар гаиләсенә исем китә: балалары туа тора, сәхнәгә чыга тора, дип әйтергә генә кала. Салават Хәлимуллин җырлап, Эльвина Хәлимуллина саксофонда уйнап, сәхнәдә үстеләр, дисәң дә була. Олырак апа-абыйларына ияреп тагын ике яшүсмер Хәлимуллиннар сәхнә түренә чыгып басканнар санә! Бик үк кыю булмаган беренче адымнарын ясыйлар. Уң аякларыгыз белән керегез! Ә инде биш яшьлек Самир Сафинны кыюсыз адымнар ясый дип әйтергә тел әйләнми. Әтисе Мансур Сафин үзе дә заманча көйгә язылган “Гомер үтә дисез” һәм “Гафу, гафу” җырларын бик оста итеп башкарды. Аннары, оялгандай: “Безнең гаиләдә биш ел элек бер йолдызчык туган иде. Хәзер инде сәхнәгә чыгып җырлыйсым килә, ди. Җырлыйм дигәч, җырласын инде”, - дип әйтеп өлгермәде, сәхнәгә йолдыз түгел, Самир исемле комета атылып чыкты. Ул күзләр дисеңме, ул боргалану, ул кычкырып-кычкырып җырлау... Искиткеч энергетика ташып торган балада табигыйлык та, моң да, сәхнәдән курыкмау хисе дә бар. Бик уңай тәэсир калдырды Самир. Атасына да, үзенә дә зур рәхмәт.
 
Күп еллар элек “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә күренеп алган, ә хәзер “Идел”не үз иткән Алинә Шәйхетдинова да ансамбльнең отышлы табышы. Ул концертны да матур итеп алып бара, ә җырлап җибәрсә, урман чишмәседәй аккан саф, мелизмнарга бай тавышы тамашачыны әсир итә. Аның башкаруында “Гөлем сулды”, Рөстәм Вәлиев язган “Кил син”, Хәния Фәрхи төркемендә җырлаган Дәниф Шәрәфетдиновның “Миләшләр” җырлары бигрәк нәфис булып яңгырадылар.
 
“Идел” ансамбленең даими тамашачысы да бар. Алар Миләүшә Хәмидуллинаның, Илдар Хәкимьяновның, Мидхәт Әминовның җыр-моңнарын сагынып киләләр. Бу юлы Мидхәт гармунда да уйнады, үзе язган “Гомернең кадерен белегез” җыры премьерасын да ясады. Афәрин, тик ятмыйлар ветераннар, репертуарны алыштырып, баетып, тәҗрибә туплап кына торалар.
 
Шуны да әйтеп үтәсем килә: тамашачыларын да яраталар. Сәхнәгә биергә чыккан бала булсынмы, чәчәк күтәреп килгән апа-абый булсынмы, һәрберсенә күчтәнәчләре әзер. Салават белән Эльвина балаларны биергә чакыргач, барысы да йөгерешеп чыктылар, рәхәтләнеп биеделәр һәм кесәләренә алар өчен махсус әзерләп куелган конфетларны тутырып, төшеп утырдылар.
 
 
“Идел” ансамбленең күптәнге дусты Вагыйз Гата улы Мөхәммәтшин концертка оныкларын һәм туганнарын гына түгел, рус милләтендәге дусларын – Борис Ардалинны һәм табибә Татьяна Маслованы да алып килгән иде. Ни гаҗәп, алар да концертны ахырына кадәр карап бетерделәр, ә залдан чыкканда йөзләрендә канәгатьлек хисе балкый иде. Борис Ардалин телне бераз аңлый да кебек. Ул бит заманында Камышлыда эшләгән кеше. Җаны әле дә булса татар моңына тарта, бугай.
 
Менә шулай, моңлы, дәртле, күңелле, милли бизәкләргә бай концерт карап, күңел ачтык. Әйе, халыкка тамаша һәм ипи кирәк, дигән борынгы грек шагыйре һәм сатирик Ювенал. Ә без, “Самар татарлары” журналы редакторы Данияр Сәйфиев белән мин, бер сәгать алдан килеп, газета-журналларыбызны җәеп салдык та, берәрсе кызыксынып алыр, бәлки, кызып китеп, язылыр да дип көтеп утырдык. Әйләнеп караучы да булмады. Шундый мизгелләрдә күңел төшә бит, әй. Нишләп йөрибез утыз ел буе өч тиенгә эшләп, мәкаләләр язып, газета-журналлар чыгарып? Телефоннан шалтыратып булса да әйтегезче, бүгенге татарга, тамашадан гайре, басма матбугат кебек җитдирәк әйбер кирәкме?
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 27.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»