поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.04.2021 Тарих

Киләчәкне кайгыртып, үткәннәрне онытмыйча яшиләр

Похвистнево районының Гали авылында иң беренче музей 1962 елда ук барлыкка килә. 2008 елда тарих укытучысы Ядкарь Мөнир улы Гәрәев аны мәктәптә оештыра. Күрше Рысайкино авылы мәктәбен төзекләндерү эшләре башлангач, андагы укучылар Гали авылы мәктәбенә йөреп укый башлыйлар.

Шул сәбәпле музей вакытлыча авыл советы бинасына күчерелә һәм шунда төпләнеп кала да. Биредә, мәктәп директоры урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова җитәкчелегендә, укытучылар һәм укучылар ярдәме белән, авыл музее барлыкка килә.
 
Спонсоры, әлбәттә, мәрхүм Расих Мөҗаһит улы Латыйпов иде. Экспонатлар җыюда, залларны бизәүдә китапханә җитәкчесе Фәһимә Зарипова күп ярдәм итә. Ә музей җитәкчесе итеп мәктәпкәчә белем бирү укытучысы Сания Әмирова билгеләнә. 2017 елга кадәр ул укучылар өчен бик күп бәйгеләр оештырып килде, аның берсеннән-берсе кызыклы проектлары район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. 2019 елда авылдашыбыз, эшкуар Дания Тулова музейда төзекләндерү эшләре башлап җибәрә. Җиһазландыру, яңа стендлар әзерләүдә, әлбәттә, авылыбыз эшмәкәрләре дә зур ярдәм күрсәтәләр.
 
Хәзер музейда барлыгы 5 зал эшли. Беренчесендә - авыл тарихы. Монда әби-бабаларыбызның көнкүреше - җир эшкәртү, мал асрау, сәүдә белән шөгыльләнү экспонатлары урнашкан, Тарзиев исемендәге колхозның район алдынгылары сафында баруын раслаучы документлар җыелган. Мәктәп тарихына кагылышлы документлар да байтак.
 
Авылыбызда динле халык яшәгәнлектән, 4 мәчет эшләп тора, мәдрәсә дә бар. Дин йортлары, мәдрәсә һәм имамнар турында мәгълүмат тупларга Марат Акиров ярдәм итә. Шулай ук 25 ел элек китапханәче булып эшләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Моратова һәм музейның беренче җитәкчесе Ядкарь Гәрәев истәлегенә фотоальбомнар урнаштырылган.
 
Икенче залда авыл халкыннан җыелган борынгы эш кораллары, өй җиһазлары тәкъдим ителә. Өченче залда борынгы авыл өен күрергә була. Алтын куллы авыл осталарының эшләнмәләре дә анда урнаштырылган. Бу залны бизәүдә Руфия Фәхретдинова һәм Флера Низамова зур ярдәм күрсәткәннәр.
 
Дүртенче зал Дан залы дип атала. Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган беренче стендта аларның рәсем-нәре, сугыш юллары, батырлыклары турында мәгълүмат урнаштырылган. Икенче стенд тыл хезмәткәрләре турында сөйли. Шулай ук Әфган сугышында катнашкан - уналты, Чечняда тәртип урнаштырган - тугыз, Чернобыль атом-төш электр станциясен төзекләндерү эшләрендә катнашкан ике авылдашыбыз турында мәгълүматлар, фотоальбомнар, рәсемнәр, хатлар урнаштырылган. Авылда музей эшли башлаганны ишеткәч, читтә яшәүче авылдашларыбыз Әлфия Алькинская һәм Әминә Афиевич, яшьлеге безнең авылда үткән полковник Зөфәр Моратов бик күп документлар, китаплар җибәргәннәр.
 
Бишенче зал “Без тарихта эзлебез” дип атала. Биредә музейны оештыручы һәм 2008 елдан башлап соңгы сулышына кадәр музей җитәкчесе булып эшләгән Ядкарь Гәрәев, авылыбызны үстерү, бөтен дөньяга таныту өчен бөтен көчен куйган Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов, гомерен грек-рим, татар көрәшенә багышлап, бөтендөнья чемпионы, СССР чемпионы исеменә лаек булган Наил Гәрәев, башка күренекле кешеләр, язучылар, рәссамнар, галимнәрнең китаплары, уңган ханымнарның иҗат җимешләре урнаштырылган. Әнисә Садриева, Мәскәүдә яшәүче Равил Сәлимов, Фидаил Нуриев, үзләренең 10 буынга кадәр нәсел җебен табып, шәҗәрәләр төзеп, авыл музеена бүләк иттеләр. Авыл һәм мәктәп шәҗәрәсе дә төзелде. Киләчәктә авыл тарихын туплаган китап бастырырга да исәп бар.
 
Музей җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова, аның урынбасары Гөлчәчәк Исхакова авылыбызның үткәнен күзаллап, киләчәген кайгыртып, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен янып-көеп, армый-талмый халыкка хезмәт итәләр. Коронавирус пандемиясе вакытында халыкка җиңел булмады, әмма тормыш туктамады. Җаен табып, онлайн форматта булса да, төрле бәйгеләр, чаралар оештырып торалар. Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова белән элемтәдә булып, Кәүсәр Шәйхетдинова авылның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе вазифасын да алып бара. Узган елда хатын-кызлар сөлгеләр чиккән булса, быел намазлыклар чигү, дисбеләр тезү өстендә эшлиләр. Кәүсәр Шәйхетдинова балалар бакчасы өчен татар һәм рус телләрендә төрле стендлар әзерләп биргән. Ә хәзер мәктәптә һәм музейда уздырылачак “Татар малае - татар кызы” бәйгесенә әзерләнә.
 
Бөтендөнья татар конгрессы оештырган конкурслар өстендә дә эш алып барырга җыенабыз. Инша Алла, алдыбызга куелган максатлар тормышка ирешә. Иң мөһиме - исән булыйк, күңел төшенкелегенә бирелмик. Музей җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова һәм аның урынбасары Гөлчәчәк Исхакова яңа инфекция җиңеләчәгенә, яңа хыяллар туачагына ышанып, музей эшен бик тырышып алып баралар. Кайчан гына музейга керсәң дә алар компьютер мониторына текәлгән – нидер эзлиләр, материаллар әзерлиләр, хатлар җибәрәләр. Без аларга исәнлек-саулык телибез. Шунысын да әйтеп үтмичә булдыра алмыйм: ярты гомере - мәктәптә, икенче яртысы музейда узган Кәүсәр Шәйхетдинова үз эше өчен акча алмый. Ул авыл киләчәген кайгыртып, изгелекләр эшләп яшәргә омтыла. Афәрин!
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 26.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»