поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.04.2021 Мәдәният

Колготка киеп балетта бииләр

Бер видео карап утырам. Өч егет ду китереп, сызгыра-сызгыра туйда биеп яталар. Шәп бииләр! Биюләре дә шәп, егетләре дә чибәр. Гомумән, ирләр биегәнен яратам мин. Сәхнәдә тулы бер ансамбль биегәндә дә һәрчак егетләрне күзәтеп утырам.

Улларымның остаз-хореографы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Наскаевның: “Теләсә-кайсы хатын-кызны биергә өйрәтеп була, ә менә ир-атлар белән, киресенчә, күбесенә гади генә бию хәрәкәтләре дә авыр бирелә”, – дип әйткәне бар. Хәзерге яшь егетләр арасында бии белүчеләр шактый, шуңа куанып туя алмыйм. Тик менә бу видеода гайрәтле, дәртле ир-егетләрчә биюне шактый гына мескенләндерә, мәзәккә әйләндерә торган бер әйбер күзне тырный: шәп егетләр шәп биюне “колготка” киеп бииләр. Дөресрәге, чалбарлары шундый – ботларына сыланып тора, менә ертылып китәр дә, бөтен “байлыклары” күренер кебек. Хәзер бит модасы шундый, килешәме-килешмиме, карап тормый яшь егетләр, кәкре, нечкә яки кыска аякларына тар чалбар киеп куялар. Бу видеода да шул күренеш: “колготка”лы ботлар һәм шул нечкә ботлы аякларда алагаем зур күренүче бәтинкәләр... Безнең татар биюенә пародия бииләр бугай бу балеруннар.

Минем язганны яшьләр укыса, “мыжгып утырмасаң ярамаган иде” диячәк бит инде. Һәр чорның үз модасы шул. Менә безнең яшьлектә, дөресрәге, үсмер чагымда, клёш чалбарлар модада иде. Берсеннән-берсе уздыра-уздыра балакларын киңәйтәләр иде егетләр. Никадәр киңрәк булса – шулкадәр матуррак тоелгандыр инде. Хәер, минем үземә егетләрнең балакларына урала-урала йөрүләре һич тә ошамый иде. Шушы урында туктыйм да, укучымның игътибарын клёшлы чорлардан бер истәлеккә юнәлтим әле.

Социаль челтәрләр аша танышкан дустым Розалия ханым Ибраһимова әледән-әле үзенең “ВКонтакте”дагы шәхси битенә бик кызыклы сәхифәләр яза. Шуның берсен, үзеннән рөхсәт сорап, сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдым.
 
“Табигатьнең көннән-көн уянып, яз исе килә торган чагына җитсәк тә, онытмыйк: гомер көзенә якынлашып, “без бу дөньяда кунак кына бит” дигән сүзләрне еш кабатлаучы буын вәкилләре ич без. Шуңа ишарәләп, уенын-чынын бергә кушып, иремә дә “өйгә кайтып китсәм, бәхил бул” дим. Уйлап карыйм да, яшьрәк чакта иркенләп сөйләшеп тә утырмадык бит инде. Бер-бер артлы балалар туды, аларны ашатырга-киендерергә, мәктәптә, институтта укытырга, башлы-күзле итәргә кирәк дип, дөнья куып эшләдек тә эшләдек. Шулай сизелмичә үтә дә китә икән ул гомер. Хәзер икебез дә лаеклы ялда булгач, сөйләшергә вакыт барлыкка килде. Әле менә үзебезнең яшь чакта кигән киемнәрне искә алып утырдык. Җитмешенче елларда клёш балаклы чалбарлар модасы керде бит. Яшьләр балакларын берсеннән-берсе уздырып киңәйтә башлагач, тегүчеләргә балакларны 40 сантиметрдан арттырмаска кушылган булган ди, имеш. Аның балак очларына, җирдә сөйрәлеп тузмасын өчен, бер тиенлек акчаны бөкләп, беркетеп чыга иде егетләр. Төймәләр тезеп чыгучылар да булды. Ирем: “Мин армиядән дә клёш чалбар киеп кайттым”, – ди. Ничек, мин әйтәм, солдат формасын бозарга ярамый бит?! Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Хәрби хезмәтен тәмамлагач, поездга утырып китәр алдыннан, барысын да рәткә тезеп киемнәрен тикшереп чыкканнар. “Мин, алдан ук, балагына “клин” өстәп киңәйтелгән солдат чалбарын чемоданның төбенә үк салып куйган идем, үзем исә гадәти, уставча тегелгән чалбарны кигән идем. Хезмәттәш егетләрнең барысы да диярлек клёштан басып торалар. Командирлар ул чалбарларны салдырып алдылар да, уставчаны кияргә куштылар. Поездга утыруга мин модалы теге клёшны киеп куйдым. Малайлар минем элек кигән чалбарымны кискәләп, чалбарларының балакларын киңәйтеп, тегеп кайттылар. Әй, миңа рәхмәт укыдылар инде! Теккән “клин”нарын чылатып, өстеннән шешә тәгәрәтеп “үтүкләп” киеп, модный солдат рәвешенә керделәр аннан”.
 
Розалия Ибраһимова Яшел Үзән районы, Норлат авылында яши. Мин аның бик тә кызыклы сәхифәләрен укып барам. Дөрес, иң кызык язмаларына ул “60+ дусларым өчен” дигән билге куя. Безнең ише 60ы тулып җитмәгәннәргә дә бик кызыклы! Теге “колготка”лы егетләр аңламаса гына. Алар без язганны укымый да укымый инде анысы. Аларның тар чалбары безгә ошамый, ә безнең чор клёшын күрсәләр алар егылып көләрләр иде. Ул тар чалбарны эч-бил турылары шардай кабарган ир-уртасы кешеләр дә киеп куялар әле. Зур корсаклы гәүдәдән нечкә генә аяклар тырпаеп тора. Чөгендерне хәтерләтә, валлаһи. Ир кеше өчен тар чалбарның зыяны турында сөйләп тормыйм. Кем демография өчен кайгыра – монысы алар темасы.
 
Тагын теге биюче егетләргә әйләнеп кайтыйм әле. Татар егетләре биюе ниндидер хәрәкәтләр җыелмасы гына түгел. Татар халык биюе – халыкның холкын да, ир-егетләрнең көч-гайрәтен дә, батырлыгын да күрсәтүче сәнгать ул. “Колготка”лы ирнең гайрәтлелегенә шик-шөбһә туа... Йә чалбарны ирләрчәне кияргә, яисә биемәскә кирәк. Биемичә түзеп булмаса – балетка барырга!
Фото: пиксабай
 
 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.04.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»