|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2021 Җәмгыять
Мәктәп баласына ел саен 10 мең сум?Дәүләт думасына уку елы алдыннан мондый түләүләрне ел саен күздә тотучы закон проекты кертелде. Дәүләт думасы депутатларының уку елы башланыр алдыннан мәктәп балаларына 10 мең сум акча түләүне законлаштыручы документ өстендә эшләве турында ЛДПР фракциясе башлыгы урынбасары Ярослав Нилов сөйләде. "Без баланы мәктәпкә әзерләү өчен ел саен 10 мең сум түләргә тәкъдим иттек. Ата-аналарның матди ихтыяҗының ниндидер критериен билгеләү өчен без бер фикергә килергә тиеш", - дип аңлатты Нилов «Видеодум» telegram каналына. Депутат, барлык балаларга да мондый түләү кирәкми, дигән фикердә, чөнки кайбер гаиләләрнең тормышы бик җитеш.
1 сентябрьгә балалы гаиләләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында белдерде. Дәүләт башлыгы, мондый ярдәмне балаларга 2021 елның августында ук түләргә кирәк, диде. Алдагы елларда бу түләүләрне беренче сыйныф укучылары өчен генә билгеләү планлаштырыла иде.
Нилов билгеләп үткәнчә, мәктәп укучыларына акча бирү буенча закон проекты өстендә эш уку елы алдыннан дәвам итәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|