|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2021 Медицина
“Дөмексәң ярар иде!” - дәваханәдә пациентны мәсхәрәләү очрагын тикшерәләр
Русия Тикшерү комитеты рәисе Алекандр Бастрыкин Мәскәү шәһәре дәваханәләренең берсендә өлкән хатынны мәсхәрәләү очрагын тикшерергә һәм нәтиҗәләр буенча хисап бирергә йөкләгән. Бу хактагы хәбәр ведомство сайтында пәйда булды. Хәбәрдә Тикшерү комитеты башлыгы хезмәткәрләрдән бу хәлне җентекләп тикшерүне таләп итүе белдерелә. Әлеге вакытта тикшерүчеләр челтәрдә урнаштырылган видеоязманы анализлый, диләр Тикшерү комитетында.
Башкаланың 36 санлы дәваханәсендә төшерелгән өлкән яшьтәге хатынны мәсхәрәләү турындагы видеоязманы челтәргә йөкле пациентка Лея Леонова урнаштырган. Кадрларда исерек шәфкать туташы авыртудан газапланып яткан пенсионерканы ат-юлы белән сүгә, кычкыруын туктатуны таләп итә.
“Аны палатадан этеп чыктылар, палатадагыларга йокларга комачаулагангадыр. Ул төне буе коридорда ятты, елап-ыңгырашып чыкты”, – ди Леонова.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: anews.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|